Accessibility links

Рудольф Нуриев вафатына 23 ел


2013 елда Казанда Рудольф Нуриев турында фильм күрсәтелде
2013 елда Казанда Рудольф Нуриев турында фильм күрсәтелде

Танылган биюче Рудольф Нуриевнең кабере Парижда. Франция музеенда аның шәхси әйберләре даими күргәзмәгә куелган.

Бүген танылган сәхнә остасы, биюче Рудольф Нуриев вафатына 23 ел. Владивостокка барган поездда туган Нуриевның әнисе Казаннан, әтисе Уфа янындагы авылдан була. Балеттагы иҗатын Нуриев Уфада башлый. 1961 елда Парижга китеп кире кайтмый. Нуриев Парижда җирләнгән.

Советлар Берлегендә Рудольф Нуриев онытыла, әмма көнбатыш балет театрлары аны үз патшасы дип саный. Инде соңгы 1-2 дистә елда Казанда һәм Уфада Нуриев исемендәге балет фестивальләре оештырыла, күргәзмә почмаклар, музей бүлмәләре ачыла. Дөньяда аның турында китаплар нәшер ителгән.

Франциянең сәхнә киемнәре үзәгендә Нуриевка багышланган даими күргәзмә эшли. Анда аның киемнәре, көндәлек тормышта кулланган шәхси кирәк-яраклары, барлыгы 300ләп әйбер саклана.

"Әйберләр генә түгел, аларның кайчан кем тарафыннан тегелгәне, кайда сатып алынганы турында да документлар бар", дип белдерде Франция телевидениесенең мәдәният бүлегенә Сәхнә киемнәре музей-үзәге җитәкчесе Дельфин Пинаса.

Биючеләр чиратлашып Нуриев каберенә үз бию башмакларын - пуантларын китерә
Биючеләр чиратлашып Нуриев каберенә үз бию башмакларын - пуантларын китерә

Рудольф Нуриев кабере янында һәрвакыт кеше бар
Рудольф Нуриев кабере янында һәрвакыт кеше бар

Рудольф Нуриев Париж янындагы Сэн-Женевьев-де-Буа зиратында җирләнгән
Рудольф Нуриев Париж янындагы Сэн-Женевьев-де-Буа зиратында җирләнгән

XS
SM
MD
LG