Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:52

Мәскәүдә күренекле балет биючесе Рудольф Нуриевның тууына 75, вафатына 20 ел тулуга багышланган "Нуриев – бию" дип аталган зур гына күргәзмә ачылды.

Майда Казанда тәкъдим ителәчәк күргәзмә Мәскәүдә 31 мартка кадәр эшли. Аны Черномырдин фонды, Бахрушин музее Татарстанның вәкаләтле вәкилчелеге һәм Мәрҗәни фонды ярдәме белән оештырды. Алар бу күргәзмәне башкалардан аерылып торучы күргәзмә дип атады, чөнки монда Нуриевның үз әйберләре түгел, ә аның иҗаты сәнгать юнәлешендә чагылыш табуы хакында иде.

Фонд җитәкчесе Светлана Черномырдина сүзләренә караганда, Нуриевка багышланган күп төрле бәйгеләр уздырылган. Ә Строганов училищесында рәссамнар арасында шушы бәйгедә җиңеп чыгучылар эшләре күргәзмәдә урын алган.

Ни өчен Черномырдин фонды оештырды дигәндә, Светлана ханым моны фондның “мәдәниятләр диалогы” дигән бүлегендә итальян дуслары да катнашуын һәм Нуриевның соңгы елларда Италиядә яшәвен һәм анда аңа зур ихтирам белән карауларын әйтте.

"Алар бездән Нуриевка багышланган шушы күргәзмәне оештыруны үтенеп сорады", диде ул.

Башта ул күргәзмә Нуриев яшәгән урыннан ерак булмаган Капри утравында үткән, хәзер Мәскәүдә, аннары Петербурда, шуннан соң май аенда Казанга кайтырга тиеш, ә аннары инде Уфада күрсәтеләчәк.

Күргәзмәдә күп кунаклар катнашты, әмма вернисаж кунагы булган Бордо опера театры балет төркеме җитәкчесе, Нуриевның дусты Шарль Жюд тәкъдим ителмәде.

Шулай ук Нуриев турында төшерелгән фильмны да күрсәтергә дип вәгъдә итсәләр дә, "тасмасы бозылган" дип аны халыкка күрсәтмәделәр.

Күргәзмәгә шактый халык җыелган иде. Әлеге күргәзмә безнең күп кенә милләттәшләребезне кызыксындырачак дип уйлыйм. Күргәзмәгә килгән Наил һәм Наилә Гәрәевалар сүзләренчә, (алар тумышы белән Нуриевның әнисенең авылыннан икән) һәм Франциягә барып Нуриевның кабере янында, ул эшләгән театрда булып үзләрен Нуриевның туганнары дип танытып күп кенә кызыклы әйберләр белеп кайтканнар һәм күп кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашканнар.

"Мин яшь чагында обкомда эшләгәндә Нуриев Парижда калганнан соң, аның турында язылган һәрбер яшерен кәгазьләрне укып “беркайда да таратмыйм” дип вәгъдә биреп һәм имза куеп хәтердә саклап йөргән кеше. Чит илдә безнең татар халкы данын күтәргәне өчен күңелемнән горурланып, шатланып йөрдем. Аның турында башта начар китаплар чыгардылар, аннары Франциядә, Англиядә, Америкада чыккан китапларны табып берничә тапкыр укыдык, бөтен тормышы белән таныштык. Татарстанның Русиядәге тулы вәкаләтле вәкиллегендә 2004 елны аңа багышланган кичә үткәрдек. Аның алдыннан Парижда Нуриев музеенда аның опера театрына кердек, күмелгән зиратында көн үткәрдек, чөнки һәрбер килгән кеше аның кабере янына килеп фотоларга төшеп, мәгълүматлар алырга тырышты. Без Африка, Кытай, Япониядән килгән кешеләргә аның тарихын сөйләп тордык.

Соңыннан Парижда елгада корабта без туристлар буларак карарга чыккач, анда ун телдә мәгълүмат бирәләр иде, шул урыс телендә сөйләгәндә: "Париж - безнең Мопассан иле, Париж - безнең Золя иле диләр һәм башкалар исемнәрен атыйлар, иң соңыннан Нуриев иле диделәр. Шуннан соң чыккан вакытта музыка уйнаганда мин чыдый алмыйча бии башлаган идем, мине урап алдылар. "Бу бит Нуриев иле дисез, ә мин - Нуриев туганы, Нуриев авылыннан килдем дип әйткән идем, безне җибәрми тордылар. Шуннан соң опера театрына кергәч “Нуриев туганнары” килгән дип, артистлар сәхнәдән төшеп безне урап алып залларны күрсәтеп, репетицияләргә кертеп, тәрҗемәчеләр табып безнең белән ике сәгать вакыт үткәрделәр. Аннары Нуриев үзе уйнаган дүрт дискын бүләк иттеләр. Париж урамнарына озатып чыктылар.

Шулай ук аның яшәгән фатирын эзләп таптык. Ремонт булганлыктан бикле иде һәм анда керә алмадык, ләкин фотоларга төшереп кайттык. Без Нуриевның татар булуы белән бик горурланабыз. Аның турындагы истәлекләрне буыннан-буынга сакларга кирәк", диде Гәрәев.

XS
SM
MD
LG