Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Төшләр иле" исемле су тамашасы бара


Казанда "Төшләр иле" исемле су тамашасы бара
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:42 0:00

Казанда "Төшләр иле" исемле су тамашасы бара

2-9 гыйнвар көннәрендә Казанның су спорты төрләре сараенда "Төшләр иле” (“Страна снов”) исемле үзенчәлекле тамаша бара. Су өстендә узучы бу спектакль Татарстан президенты, Казан мэриясе ярдәмендә оештырыла. Тамашачыларга “Төшләр иле”ндә кара көчләрнең, явыз дошман образларының күп булуы ошап бетми.

Яңа ел бәйрәмнәрендә башкаланың иң зур су спорты сараенда узучы “Төшләр иле” (“Страна снов”) исемле тамашаны Олимпия чемпионы Мария Киселева җитәкли. Ул моңа кадәр Казанда “Су анасы һәм пират хәзинәләре”, “Зазеркалье” проектларын күрсәткән иде. Быел да Мария ханым республика җитәкчелеге ярдәмендә атна буе, көнгә өч тапкыр шоу-тамаша куеп казанлыларның күңелен ача. Тамашада вакыйгалар бер үк вакытта җирдә, суда һәм һавада бара. Билет бәяләре – 500 сумнан 1200гә кадәр. “Төшләр иле” спектакленә реклама бер ай алдан баруга карамастан, без сораштырган тамашачыларның күбесе чакыру, бушлай бирелгән билетлар белән кергән иде. Әле алай да буш урыннар калды.

Тамашада 70тән артык спортчы һәм артист катнаша. Алар арасында татарстанлылар да бар. Мәсәлән, хореография коллективы тулысы белән республика егет-кызлары иде, синхрон йөзүче кызлар – Чаллыдан икән. Оештыручылар сүзләренчә, спектакль 0+ категориясенә керә. Тик музыка тавышы көчле булу сәбәпле, өч яшькәчә балаларга спектакльне карау зарарлы булырга мөмкин диелгән.

“Төшләр иле”ндә Даша белән Саша төшләргә сәяхәт кыла. Ә Тишка исемле песиләре аларны төш мәгънәләренә төшендерә. Спектакльдә, гадәттәгечә, начарлык белән яхшылык көрәшә. Төрле биюләр, спортчылар, акробатлар чыгышлары, егет-кызлар бүгенге хәрбиләр киемендә дә биеп алды. Мөгаен, оештыручылар шул рәвешле тамашачыларның патриотик рухын арттырырга теләгәндер. Спектакль Русиянең рәсми каналларында барган хәбәрләрне хәтерләтте, читтән дошманнар килеп чыгып матур әкиятне, “төшләр иле”н җимерергә, юк итәргә теләде.

Бу шоу-тамашаның бер үк вакытта өч киңлектә – һавада, суда, җирдә үтүе күп тамашачыларга ошап бетмәде. Күзәтүчеләр фикеренчә, спектакльның шушы рәвешле бүлгәләнүе уйларны чуалта һәм балалар өчен аңлаешлы түгел. Гади, бер сюжет һәм бер яссылыкта төзелгән тамашаны каравы күпкә мавыктыргыч һәм балалар өчен дә аңлаешлы, ди бер төркем әти-әни.

“Гомумән кечкенә балалар белән килергә киңәш итмәс идем”, ди Эльвира исемле тамашачы. “Спектакль башында ук экраннан кара төстә буялган тәреле зиратлар, өрәк шәүләләре белән башланып китте. Тамаша барышында кара көчләр, тискәре геройлар күбрәк булды. Безнең кызыбыз күрсә, куркып елар иде. Кара киемле клоуннарның куркыныч тавышларын ишетеп яныбыздагы кечкенә балалар елап утырды”, ди ул.

Кечкенә улын тамашага алып килгән Данилга спектакль гомумән ошамаган.

“Композиция болганчык һәм үземә дә аңлашылмады, биш яшьлек улыма да ошап бетмәде. Бер сәгатьләп барган шоуда спорт номерларын күзәтеп утырдык. Әйтергә кирәк, монда артистлар түгел, ә спортчылар катнаша. Шуңа күрә игътибарны синхрон йөзү, суга сикерүләр күбрәк җәлеп итте”, ди әти кеше.

Тамашадан тулаем канәгать калучылар да табылды. Ольга исемле ханым Мария Киселева проектына беренче тапкыр гына килми икән.

“Без Киселева оештырган шоуда икенче тапкыр инде. Үземә дә, кызыма да бик ошады. Синхрон сикерүчеләрне карап таң калдык, шоуның музыкаль бизәлеше дә, артистларның чыгышлары да югары дәрәҗәдә”, диде ул.

XS
SM
MD
LG