Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:24

Курган шәһәре мәчетенә имам итеп билгеләнгән Али Якуповның бүген өендә тентү булды. Али хәзрәткә чеченнар, казакълар тарафыннан янаулар килә тора.

Бүген Курган мәчете имамы Али хәзрәт Якупов өендә тентү булды. Берничә сәгать сак астында тотканнан соң, аны җибәргәннәр. Якуповка карата җинаять эше ачканнар. Шул хакта аның үзе белән сөйләштек.

– Али хәзрәт, тентүне ни сәбәпле уздырдылар, сезне нәрсәдә гаеплиләр?

– Бүген иртән сәгать 10да тикшерү комитетыннан өйгә килеп тентеделәр. Телефоннарны, компьютерларны, китапларны алдылар. "Книга Единобожия" дигән ике китапны таптылар. Без аны мәчеттән өйгә яндыру өчен алып кайткан идек. Шуны күреп тыелган китап тотасыз, диделәр. Әмма ул бит күпләп тарату гына ярамый, ә без аны таратырга җыенмадык, киресенчә яндырмакчы идек.

Аннары мәчеттә тентү булды. Анда "Крепость мусульманина" китабын таптылар. Аны алдылар.

Аннары татар мәдәни үзәгенә бардык. Анда да тентү булды һәм Идрис хәзрәт Галяутдинның татарча, урысча китапларын алдылар. Фәүзия Бәйрәмованың "Ядерный архипелаг" китабын да алдылар.

Аннары полициягә алып киттеләр һәм аңлатмалар бирдертмәчкеләр иде, мин баш тарттым. Шуннан соң миңа чакырганда киләчәкмен дигән кәгазьгә кул куйдырдылар да җибәрделәр.

Али Якуповны Вконтактедагы язу өчен гаеплиләр

Али Якуповны Вконтактедагы язу өчен гаеплиләр

​Мине Вконтакте сәхифәсендә бер төркемдәге язу өчен гаеплиләр. Кытайда хиҗап кию өчен төрмәгә утыртырга мөмкиннәр дигән пост астына минем исемнән "Пусть Аллах уничтожит этих коммунистов за несправедливость и нечестие, которое они творят на земле" дип кемдер язган. Хәзер бит хакерлар нәрсә генә эшләми. Менә тикшерү бара, кем язган, кайсы компьютердан язганнар. Гомумән анда милләтара нәфрәт тудыру бармы дип тикшерәләр.

“Путь Аллах уничтожит коммунистов..." диелгән бит, "әйдәгез коммунистларны үтерәбез" диелгән булса инде 282нче маддәгә туры килер иде. Аннары коммунистлар дигән милләт тә юк. Аптыраган.

Мине 282нче маддәнең беренче өлеше нигезендә гаепләмәкчеләр. Әгәр хезмәттәшлек итсәң, эшеңне ябарбыз, әгәр юк икән инде тынычылкта калдырмабыз, диделәр.

– Сез шул Вконтактедагы язу өчен тентүләр булган дип саныйсызмы?

– Юк. Монда мәчеттә имамлыкка бәйле тарткалаш бара. Элекке имам милләте белән таҗик булган Зиедали Мизробов 15 ел эшләгән, әмма кешеләргә белем бирмәгән. Курганда мөселман оешмасы рәисе Рафаил Галиуллин белем алуны арттыру өчен Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе Нафигулла хәзрәт Ашировка белем бирү өчен имам сорап хат язган. Нафигулла хәзрәт мине тәкъдим итте. Сентябрьдә килдек. Устав нигезендә имамны Галиуллин билгели һәм төшерә ала. Ул мине билгеләде.

Элекке имам Мизробовның ачуы килде. Ул үз тирәсенә казакъларны, чечннарны туплый башлады. Миңа янау артыннан янау булды. Бер казакъ шалтыратып "Әгәр ике көн эчендә Курганнан китмәсәң, мин сине төрмәгә япсыннар өчен бөтен көчемне куям" диде.

Бу җомга көнне минем яныма бер чечен килде дә "Әгәр киләсе атнага мин сине тагын мәчеттә күрсәм, ни эшләтергә җаен табармын", диде. Аңа кадәр җомгада да янаулар булган иде, хәтта әлеге сүзләрне әйткән чечен төртеп тә җибәрде.

Без бу хакта бүген эчке эшләр идарәсенә гариза да язмакчы идек, җитешми калдык.

– Нәфигулла хәзрәт үзе килмәдеме?

– Юк килмәде. Киләм-киләм, диде, килмәде.

– Сез имамлык вазифаларын башкарасызмы?

– Әйе, мин дәресләремне укытам. Өч төркемдә белем бирәм.

– Мәчеттә намазларны кем укыта?

– Элекке имам. Без низаг тудырырга теләмибез. Эчке эшләр идарәсе, тикшерү комитетына башбактаклык турында гаризалар яздык. Әлегә хакимиятнең аларны яклавы күренә.

– Мәхәллә халкы кемне яклый?

– Биш вакыт намаз укучылар мине яклый, элекке имам аны якласыннар өчен районнан кешеләрне җыя.

Аларның 28 ноябрьдә үз җыены, ә безнең 13 декабрьдә үз җыелышыбыз булды. Рәис Галиуллин аларның җыелышы кануни түгел дип белдерде, чөнки анда шурадан 42 кеше җыелырга тиеш иде. Ә аларның беркеме дә килмәде.

Устав нигезендә имамны рәис билгели дә, төшерә дә ала. Элекке имам тарафлылар бу пункт белән риза түгел. Мизробов рәис тә, имам да булмакчы, шуңа Галиуллинга да, аның урынбасарына да чеченнар тарафыннан янаулар булды.

Без инде аннан мәчетләрнең бөтен ачкычын алган идек, хәзер тентү вакытында тикшерү комитеты вәкилләре кире ачкычны аңа бирде. Ул кануни имам, диләр. Мизробов үзен кануни имам һәм кануни рәис дип саный. Кайдандыр килгән таҗикның 15 ел дигәндә үз тарафлыларын туплап, гомер буе татарлар яшәгән Курганда үзен хуҗа итүе бик кызык инде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG