Accessibility links

Кайнар хәбәр

Android өчен татарча кушымталар күбәя бара


"Сүзне тап" мантыйк уены күренешләре
"Сүзне тап" мантыйк уены күренешләре

Android операцион системы өчен шактый күп кушымталар татар теленә тәрҗемә ителә. Бу эш башында торган Ирек Хаҗиев сүзләренчә, күп кенә програмнар татарчага тәрҗемә өчен ачык, моның өчен активлык кына кирәк.

Бүгенге көн кешесе тормышын смартфонсыз күз алдына китереп булмый. Балалар, яшьләр, урта яшьтәгеләр һәм хәтта кайбер өлкән кешеләр кесә телефоннарын даими куллана, кирәкле һәм җайлы кушымталар йөкли, аларның мөмкинлекләреннән файдалана.

Татар теленең XXI гасырда үсешенә нәкъ әлеге өлкәгә кереп калу мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Көн дә куллана торган програмнар, кушымталар татар телендә дә эшли икән, димәк татар теле дә кулланылышта була. Тик, әлеге вакытта, бу өлкәдә хәлләр мактанырлык түгел.

Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта күпчелек смартфон һәм планшетлар өч төрле операцион системга, платформага нигезләнә: iOS, Android һәм Windows (моннан тыш BlackBerry, Symbian, Tizen кебек системнар да бар). Шулар арасында иң киң кулланылганы - Android платформасы. 2015 елның сентябрендә Google Android системлы җайланмалар саны 1,4 миллиардны узып киткән дип хәбәр итте.

Шуңа бәйле Азатлык беренче чиратта Android платформасы өчен татар теленә тәрҗемә ителгән програмнар турында белешергә булды. Бу тәрҗемәләр берничә фидәкарь егет тырышлыгы белән башкарыла, бу эшләрне алар бары тик үз теләге белән башкара.

Ирек Хаҗиев
Ирек Хаҗиев

Тәрҗемәләр башында торган Ирек Хаҗиев – Мамадыш егете. Медицина өлкәсендә югары белем алды. Хәзерге вакытта табиб һөнәрен үзләштерә башлады. Буш вакытта ул тәрҗемәләр ясый. Ирек Азатлыкка эшчәнлеге турында сөйләде.

–​ Ирек, хәзер Android системында нинди кушымталар татар теленә тәрҗемә ителгән? Бу програмнарны санап китеп, тасвирлап алчы.

– Бүгенге көндә Android кушымталарын тәрҗемә итү теләген күп очракта кулланучылар үзләре тәкъдим итә. Шактый програм авторлары кулланучыларны туган телләренә тәрҗемәләр ясарга чакыра. Алар махсус тәрҗемә үзәкләрен булдыра, алар ярдәмендә програмнар төрле телләргә тәрҗемә ителә. Кайбер акча эшләүгә корылган кушымталар исә тәрҗемәләр өчен ябык була. Алар үзләре кирәк санаган телләргә генә тәрҗемәләр ясый.

Татар теленә инде тәрҗемә ителгән берничә файдалы кушымтаны санап китим. Аларны татарча кулланып булганын күпчелек кеше белми шул.

1. Mx Player. Барлык диярлек видео һәм аудио файлларны уйната алган програм.

2. Telegram. Хәбәрләр белән алмашу өчен түләүсез кушымта.

3. EbookDroid. Төрле форматтагы китапларны (PDF, DjVu, XPS, cbz, cbr, fb2, fb2.zip) уку өчен җайлы програм.

4. AIMP. Күптөрле аудио-файлларны уйната алган програм.

5. Moon+ Reader. Күпсанлы мөмкинлекләре булган, җайлы интерфейслы китап уку кушымтасы.

Югарыда әйтелгән кушымталарның барысын да Google Play хезмәтендә табып, йөкләп була. Шуннан соң көйләүләр битендә татар телен сайларга кирәк.

6. Kate Mobile. ВКонтакте социаль челтәре өчен клиент. Ул шактый уңайлы һәм тиз. Бу кушымтаны Kate Mobile’ның рәсми сайтында табып була.

Түбәндәге кушымталарны исә сез 4pda.ru сайтында таба аласыз. Аларны рәсми кушымта кабул итмәсә дә, татар телен өстәп, кулланып була.

7. Навител Навигатор. Күп мөмкинлекле, 63 ил өчен төгәл хариталы GPS навигация програмы. Бу кушымта өчен татарча тавышлы күрсәтмәләр дә бар. НН тәрҗемә үзәге тәрҗемәне бюрократик тоткарлык өчен кызганычка каршы кабул итмәде.

8. Контактта. ВКонтакте социаль челтәренең рәсми кушымтасы.

9. Сүзне табыгыз. Мантыйк уены. Дүрт фоторәсемгә да туры килгән бер сүзне хәрефләр арасыннан табарга кирәк.

Безнең форумда тагын башка тәрҗемә ителгән кушымталар да бар.

"Walkman" кушымтасы
"Walkman" кушымтасы

Шактый күп програм тәрҗемәләре булып чыга. Бу эшне кемнәр белән эшләдегез? Команда белән эшлисезме, әллә аерыммы?

– Тәрҗемәләрне миннән кала тагын дүрт кеше ясый. Форумда без татарча чыккан яңа кушымталар белән уртаклашабыз. Кирәк вакытта килеп чыккан сорауларга җавап бирәбез, бер-беребезгә ярдәм итешәбез.

Казакъ милләтеннән булган бер дустыбыз татарча берничә файдалы кушымтаны үзе ясап бирде. Гомумән, ул Русиядә яшәгән төрле халыклар телләре өчен програмнар ясый. Аның “Русско-татарский разговорник” һәм “Татарча онлайн радио” кушымталарын шактый еш кулланалар һәм югары бәялиләр.

–​ Android өчен үз кушымталарын язу эше никадәр авыр? Әйтик, татарча берәр кушымта ясар өчен нәрсәләр кирәк: белгеч булумы, акчамы, әллә теләк кенә җитәме?

– Android өчен кушымталарны хәзерге вакытта ясау авырлык тудырмый. Интернетта програмнар ясау буенча төрле күрсәтмәләр бар. Аларны өйрәнеп, үзеңнең кушымтаңны ясап була. Теләк кенә кирәк.

Акча түләп тә ясатып була. Заказ белән кушымта ясаучылар аз түгел.

–​ Укучыларыбыз хәтерләсә, син бит әле Google тәрҗемәчесен татарчалаштыру белән дә шөгыльләнәсең? Бу эш ничек бара? Тәрҗемә итүчеләр хәзер күпме? Бу юнәлештә тагын күпме эшлисе калды?

– Бу ел башында Google Тәрҗемә берләшмәсендә (Translate Community’да) татар телен тикшерү мөмкинлеге ачылды. Бу татар телен системга өстәү өчен тагын бер зур адым. Димәк, берникадәр тәрҗемәләр җыелган һәм хәзер аларның дөреслеген тикшерергә кирәк. Бу эшкә һәр теләгән кеше кушыла ала.

Шулай ук тәрҗемәләр ясау турында да онытмаска кирәк. Google Тәрҗемә хезмәтенә татар теле өстәлүенә битараф булмаган һәр кеше берничә дөрес тәрҗемә ясап яки ясалган тәрҗемәләрне тикшереп, безнең телнең тизрәк өстәлүен якынлаштыра ала.

Навител Навигатор кушымтасы
Навител Навигатор кушымтасы

- Синеңчә, бүгенге көндә IT өлкәсендә татар теле үсеп китсен өчен нәрсәләр кирәк? Бу эшкә кемнәрнең ярдәме яки тотынуы кирәк?

- Хәзерге вакытта IT өлкәсендә татар телен куллануда техник яктан чикләр юк. ИТ өлкәсендә татар теле үсеп китсен өчен аны ешрак кулланырга кирәк. Беренче чиратта Татарстанда ясалган програмнарда татар теле булырга тиеш.

Дәүләт заказы буенча эшләнгән програмнар турында әйтеп тә тормыйм, аларда сорап та тормыйча ике дәүләт телен күрергә безнең хокукыбыз бар. Кайбер дөньякүләм танылган җайланмаларны (электрон җиһазлар, телефоннар һ.б.) безнең дәүләт татар теленә тәрҗемә итү заказларын биреп һәм ясалган тәрҗемәләрнең дөреслеген тикшереп торырга тиеш.

***

Гыйнвар башында гына Азатлык Android өчен татар телендә дөнья күргән “Сынау” интеллектуаль уены турында хәбәр иткән иде. Уен авторы - Казанның 2нче лицей-интернат укучысы Азат Баһавиев. Уенны йөкләп күп тапкыр уйлап була.

Шулай итеп, татар теле әкренләп булса да, смартфоннар һәм планшетларга үтеп керә бара. Бу эшне башкарган фидәкарь яшьләр теләктәшлек һәм ярдәмгә мохтаҗ. Битараф булмаганнар кешеләр дә бу эшкә кушылачак дигән өметтә калабыз.

XS
SM
MD
LG