Accessibility links

Кайнар хәбәр

"StarLex"та татар теле инглиз теле кебек популяр"


"StarLex" телләр өйрәнү кушымтасы татар сүзләрен хәрефләр белән тулыландырырга тәкъдим итә
"StarLex" телләр өйрәнү кушымтасы татар сүзләрен хәрефләр белән тулыландырырга тәкъдим итә

Тел өйрәнергә ярдәм итүче "StarLex" кушымтасына татар сүзләрен керткән Гүзәл Баһаветдинова татар теленең популярлык ягыннан инглиз теленнән кала икенче урында булуын белдерә.

Смартфоннар һәм планшетлар өчен ясалган "StarLex" телләр өйрәнү кушымтасында чит телләр белән беррәттән татар теле дә өстәлгән. Кушымта авторы Гүзәл Баһаветдинова сүзләренчә, татар теле белән кызыксыну инглиз теле дәрәҗәсендә.

Соңгы елларда iOS, Android, Windows системнары өчен татар телле кушымталар ясау мәсьәләсе көн кадагына әйләнде. Тик бу юнәлештә актив хәрәкәт әлегә күзәтелми. Барлык татар кушымталарын саный башласаң, алар бер дистә чамасыннан артмас. Шул ук вакытта бу татар теленең реаль кулланылышын чагылдыра торган күрсәткеч, чөнки замана кешесе көн дәвамында даими рәвештә смартфон һәм планшетларында унлап кушымта куллана.

Смартфоннар өчен чит телләрне өйрәнү максатыннан меңнәрчә кушымта бар. Тулы дәресләр, көненә берничә сүз өйрәнү, грамматик лабораторияләр, сүзлекләр, сөйләвекләрне популяр телләр өчен күп табып була. Системы да бик гади. Көненә берничә минутка смартфоннан берничә яңа сүз карап, өйрәнеп алу уңайлы һәм тел үзләштерү өчен файдалы.

Татар телен кушымталар аша өйрәнү програмнары әлегә юк. Интернетта берничә файдалы сайтны табып булса да, смарфон-планшет даирәсе өчен әлегә мондый мөмкинлек юк. Инглизчә, кытайча, испанча, төрекчә өйрәнергә теләсәң – дүрт ягың кыйбла, мөмкинлекләр күп. Татар телен өйрәнү кушымтасын эзләсәң – табып булмый.

Тик "StarLex" дип аталган телләр өйрәнү кушымтасында чит телләр белән беррәттән татар телен өйрәнү мөмкинлеге дә бар икән. Кушымта ярдәмендә инглиз (аның британ һәм американ вариантын), алман, француз, итальян, испан, рус, татар һәм төрек телләрен өйрәнеп була. Аны һәм iOS һәм Android платформаларында да табып була.

Азатлык радиосы әлеге кушымта авторы Гүзәл Баһаветдинова белән элемтәгә кереп, аннан бу кушымта турында, татар телен ни өчен анда өстәве турында сорашты.

Гүзәл үзе Сембердә туган, инглиз һәм алман телләре укытучысы белгечлеген алган. 2009 елда ире белән Казанга күченгән. Башта үзе инглиз телен укытса, соңыннан үзенең чит телләр укыту үзәген ачкан.

– Гүзәл, бу “StarLex” идеясе сезгә кайдан килде?

Гүзәл Баһаветдинова
Гүзәл Баһаветдинова

– 2010 елда ук булган бу. Эш барышында шуңа игътибар иттем: телне интенсив өйрәнү курсларында күләмле материалларны берничә ай эчендә укытып бетерергә кирәк. Бер атна эчендә берничә йөз сүзне өйрәнеп чыгу реаль түгел.

Укучыларыма өй эше булып 50-шәр сүз ятларга биргәндә, сүзләрнең бик авыр ятлануын күрдем. Баш мие өчен исемлектән сүзләрне ятлау табигый түгел, сүзләр үз-үзеннән, табигый үзләштерелергә тиеш.

Студентларыма сүзләрне ятлау өчен күнегүләр уйлап чыгарырга туры килде. Тик моңа бик күп вакыт кирәк иде. Үзем моңа багышланган китапларны тапмагач, сүзләрне ятлау өчен күнегүләр китабын яза башладым. Күнегүләр бертиплы иде, аларны компьютер үзе чыгарса, шәп булыр иде, дип уйладым. Өстәвенә, мондый китапны кеше һәрвакыт үзе белән йөртергә тиеш бит. Шунда мобиль кушымта идеясе туды.

2012 елда проектны башлап җибәрдем. Тик үземнең акчама гына эшләгәч, күп эшне үземә башкарырга туры килде. Рәсемнәр эзли идем, сүзлекләр төзи идем, темалар тәртибен уйлый идем. Моңа якынча бер ел китте.

– Татар телен нигә өстәргә булдыгыз соң? Гадәттә, мондый кушымталарда чит телләр генә бар бит?

– Әйе, башта проект үзем укыткан инглиз теле өчен генә уйланылган иде. Эш барышында башка телләрне дә өстәргә булдым (тәрҗемәләр ясау авыр түгел бит).

Соңрак, ә нигә татар телен өстәмәскә соң, дип уйладым. Бу бик матур, борынгы тел. Бу тел минем күпгасырлы тарихы булган халкымның бай мәдәниятен чагылдыра. Шул ук вакытта, Татарстан мәктәпләрендә укучылар татар телен өйрәнә, аларга да кушымта файдалы була ала, дип уйладым.

StarLex кушымтасы татар телен өйрәнүдә ярдәм итә ала, дигән фикердә калдым. Бу татар теленең һәм мәдәниятенең таралышына ярдәм итәчәк. Өстәвенә, татар теле өчен мондый кушымталар әлегә юк икән.

– Материалларны кем әзерләде? Дәреслекне кулландыгызмы?

– Мин әнием белән эшләдем. Русча-татарча сүзлекләрне күпләп кулландык. Тавышландыру белән Yummy Music-тан танылган җырчы һәм композитор Әмирхан Корбанов шөгыльләнде. Моның өчен аңа рәхмәтлемен.

Гомумән, Yummy Music студиясеннән егетләр бик нык ярдәм иттеләр. Аеруча Илдар Кәримгә рәхмәтлемен. Ул дикторны табып, татар телен бушлай яздырды. Бу проектка ярдәм итүчеләр булуы бик нык шатландырды.

– Татар телен өйрәнү өчен сайлаучылар күпме? Башка телләр белән чагыштырсак?

– Кушымта эшли башлагач, шунысы ачыкланды – татар телен инглиз теле дәрәҗәсендә диярлек сайлыйлар, сатып алалар. Татар теле популярлык буенча икенче урында. Хәтта француз, алман телләреннән зур аерма белән алда бара ул. Бу хәлгә гаҗәпләндек, шул ук вакытта горурлык та булды.

Татар телендә бер проблемга юлыктык. Apple җиһазлары өчен уңайлы татар телле клавиатура юк. Шуңа күрә диктант кебек кайбер күнегүләрне калдырып үтәргә туры килә. Ә менә Android җайланмалары өчен мондый проблем юк. Хәзер Apple белән бу проблеманы чишү юнәлешендә эшлибез.

– Киләчәккә эш планнарыгыз нинди?

– Әлегә Starlex-ны үстерергә, таратырга кирәк. Бюджетыбыз кысан булу сәбәпле, эш акрынлап бара. Безгә акча түгел, кушымтаның киң кулланылышта булуы кирәк. Чөнки кушымта телләр өйрәнүдә яхшы һәм файдалы.

XS
SM
MD
LG