Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:47

Феофан Татарстан мәктәпләренә православ динен кертүдә Мәскәү ярдәменә өметләнә


Феофан Мәскәүдә чыгыш ясый

Феофан Мәскәүдә чыгыш ясый

Феофан Татарстанга килгәндә үк төп максаты итеп православ мәдәнияте нигезләрен укытуны куйган иде. Ул инде бу мәкерен гамәлгә ашырырга кереште.

Ярты ел элек астыртын рәвештә Сембердән Татарстанга күчерелгән митрополит Феофан әле Казанга килгәнче үк республикада “Православ мәдәнияте нигезләрен” укытуны максат итеп куйган иде.

"Минемчә, яңа эш урынында да (ягъни Казан митрополиясендә), православ мәдәнияте нигезләре, ислам мәдәнияте һәм башка дин нигезләре белән бергә мәктәпләрдә укытылырга тиеш", дигән иде ул Сембердәге соңгы матбугат очашуында.

Элекке эшенә нәтиҗә ясаганда, ул төбәктә эшләгән бер ел эчендә "Православие мәдәнияте нигезләре" дәресләрен сайлаган укучылар санының 20%-тан 50-гә җиткерә алуын әйтте.

Феофан Татарстанга килгәндә үк максат иткән бу ниятен инде гамәлгә кертүгә кереште дияргә мөмкин. Һәм ул бу эшендә Мәскәүнең Казанга тиешле басым ясавына өметләнә. Гыйнвар азагында Мәскәүдә Русия Федерация шурасында “Раштуа очрашулары” дигән чара узган иде, шундагы утырышларның берсе кысаларында ул, Татарстанның үзендә моңа салкын карауларына ишарә итеп, эшне активлаштыру өчен Мәскәүдә һәр төбәк белән эшләр өчен махсус төркемнәр төзергә һәм аларны төбәкләргә җибәреп басымны арттыруны тәкъдим итте.

Әлбәттә, Феофан моны турыдан бәреп әйтмәде, шактый мәкерле алым кулланды - православ динен укытуны бар Русия буйлап патриотизм тәрбияләүгә бәйләде. Казан митрополиты фикеренчә, хәзерге мәктәпләрдә укучылар тиешле дәрәҗәдә патриот түгел, моны төзәтү һәм патриотизмны көчәйтү өчен мәктәп програмына православие нигезләрен укытуны кертү кирәк.

Татарстан православлары башлыгы үзенең шушы белдерүен кайда, ничек, ничә укучы катнашында уздырылганлыгы әйтелмәгән ниндидер бер яшерен фикер белешү нәтиҗәләренә нигезли. Шул тикшеренүнең бары Татарстанның кайсыдыр бер районында уздырылганлыгы гына әйтелә.

Феофан әйтүенчә, бу тикшеренү мәктәпләрдә укучылар арасында ватан язмышы өчен җаваплылык хисен тойганнарның бары 12% кына булуын күрсәтә, 90%-ында илдәге хәлләрне яхшырту өчен ни дә булса эшләү теләге юк, ә 76%-ында ватанга патриотизм хисе тәрбияләнмәгән икән.

Феофан үз чыгышында мондый саннарны бик күп китерде. Аның сүзләренчә, патриотизм хисләренең ни дәрәҗәдә булуын укучыларның үз идеалы итеп кемне санаулары дә бик ачык күрсәтә.

Утырышта катнашучылар

Утырышта катнашучылар

Укучыларга 10 танылган шәхес исемнәре тәкъдим ителгән һәм шуларның бишен идеал буларак сайлап алу соралган. Исемлеккә Гайсә пәйгамбәр, Александр Суворов, Владимир Путин, Арнольд Шварценеггер һәм Һарри Поттер да кергән. Гадәти, дөньяви мәктәптә укучы балалар арасында Суворовны идеал итеп күрүчеләр 14,5% булса, якшәмбе православ мәктәбендә укучылар арасында бу сан 56%, Гайсә пәйгамбәрне идеаллаштыручылар гади мәктәптә 29%, православ мәктәбендә 91%, Путинны идеаллаштыручылар икесендә дә 24% чамасы. Ә менә Арнольд Шварценеггерны һәм Һарри Поттерны идеал итеп күрүчеләр гади мәктәптә 19%, дини мәктәптә 0% икән.

Әлеге саннарны китереп, Феофан депутатлар, патриархия һәм җәмәгатьчелек вәкилләреннән мәктәпләргә православие белемен кертү юнәлешендә эшләячәк махсус төркем төзергә чакырды. Аның фикеренчә, әлеге төркем православие укытуга каршылыклар булган төбәкләргә барып анда кирәкле аңлату эшләре уздыра алыр иде.

Татарстанда "Православ мәдәнияте нигезләре" һәм "Ислам мәдәнияте нигезләре" дәресләре әлегә укытылмый. Аның урынына этика, йә бар диннәр турында дөньяви рухтагы дәресләр керә. Дөнья диннәрен укыту өчен дәреслек эшләүдә катнашкан Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, көннән-көн активлаша барган Феофанның Татарстанга килүе бер дә очраклы түгел, ул тәҗрибәле дин әһеле дип әйтә.

“Православ диненең йогынтысын бигрәк тә мәктәпләрдә көчәйтү кирәклеге хакында Русия патриархы Кирилл да әйтеп тора. Аның бу өлкәдә Татарстанны тәнкыйтьләгәне дә булды. Феофан Татарстанга шул тәнкыйтьтән соң китерелде дә.

Мәктәпләрдә дөнья диннәре мәдәнияте нигезләрен канун нигезендә укыталар. Ул төрле модульлларга бүленгән. Кем тарафыннандыр өстән эшче төркемнәр төзеп мәҗбүри тага торган эш түгел бу. Шуңа күрә әлеге эшче төркем нишләр икән? Мин аны ачык кына күз алдына китерә алмыйм. Алар ата-аналар белән сөйләшерләрме? Бүген ата-аналарның мәктәптә дин укытуга карашлары төрле. Ул бит әле дини белем бирү генә түгел, ә балаларның үзара мөнәсәбәте дә. Толерантлык принциплары бозылмасмы? Толерантлыгы белән горурланган Татарстанда Феофанның бу тырышлыклары диннәр арасындагы мөнәсәбәтләргә бер чөй кагу булмасмы?

Феофанның сүзләре Мәскәүгә шикаять кебек кенә яңыгырый. “Без үзебез хәл итә алмыйбыз, сез аларга өстән кушыгыз” кебек. Татарстан позициясе инде билгеле. Бер сыйныфта утырган бөтен балалар бөтен диннәрнең нигезләрен өйрәнеп чыгарга тиеш. Бу дөньяга карашны формалаштыру өчен кулай дип санала.

Икенче яктан, православ дине нигезләре кертелсә, ислам дине дә укытылачак бит. Шуңа да Татарстан ягыннан ниндидер югалту булмаячак”, дип фаразлый Мөхәммәтшин.

Тарихчы Нурулла Гариф, Феофанның әлеге планы Мәскәүнең яңа урыслаштыру идеологиясенә бик туры килсә дә, бу эш килеп чыгар дип уйламый.

“Мәктәпләргә дәүләтнең үз идеологиясен кертүе дә, дин әһелләренең аңа дини яктан тыгылулыры да мәгариф системасын алга җибәрмәячәк. Мәктәпнең төп функциясе - яшь буынга белем бирү. Киләчәк буынны кешелекле, алгы карашлы, демократик нигезләргә корылган җәмгыятнең шәхесләре итеп тәрбияләү. Мәктәптә хәзер өч әйбергә нык басым ясала: БДИ, патриотизм һәм спорт (ГТО).

Соңгы еллардагы үзгәрешләргә бәйле мәгариф системасы алга китмәде. Инде мәктәпкә динне дә шушы өч юнәлешкә таксак, аның артка тәгәрәве тизләнәчәк кенә. Бу факторны инде ата-аналар да күрә башлады. Бу аларда да ризасызлык тудырыр дип уйлыйм. Әмма яшь буынны кешелекле итеп тәрбияләү өчен нидер эшләргә кирәк. Бу дөрестән дә бик актуаль мәсәлә. Бу турыда дәүләт һәм дин әһелләреннән бигрәк интелегенция, милләтләрнең зыялылары уйланырга һәм үз сүзләрен әйтергә тиеш", диде Азатлыкка тарихчы Нурулла Гариф.

Белешмә. Русия конституциясенең 14нче маддәсе:
1. Русия федерациясе – дөньяви дәүләт. Бер дин дә дәүләт дине, яки мәҗбүри итеп куела алмый.
2. Дини оешмалар дәүләттән аерылган һәм канун алдында бертигез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG