Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Әминов: "Болгар"ның милли ягын да, яңалыклар ягын да яхшырту кирәк"


Илшат Әминов һәм Мәдинә Тимерҗанова. ("Бизнес Online" фотосы)
Илшат Әминов һәм Мәдинә Тимерҗанова. ("Бизнес Online" фотосы)

"Татарстан Яңа Гасыр" ширкәтендә үзгәрешләр: кадрлар алышына, балалар өчен татарча яңа канал ачарга җыеналар, максатлары – мультиплекска да эләгү.

KZN телеканалын оештырган һәм ун ел аның җитәкчесе булган Мәдинә Тимерҗанованың 20 гыйнвар "Татарстан Яңа Гасыр" (ТЯГ) телерадиоширкәтендә генераль директор Илшат Әминовның урынбасары итеп билгеләнүе медиа өлкәсендә көтелмәгән хәл буларак бәяләнгән иде.

Тимерҗанованың ТЯГга килүенә әле бер ай да булмады, телерадиоширкәттә янә белгечләр алышына. ТЯГның урысча һәм татарча яңалыклар бүлеге башлыгы булып янә читтән – KZN телеканалында "Адымнар" тапшыруын алып баручы Сәрия Хәбибуллина килә. "Татарстан Яңа Гасыр"да татарча хәбәрләр бүлеге җитәкчесе булган Данил Гыйниятов "Болгар" радиосы директоры итеп куелган, моңа кадәр бу урында эшләгән Илнур Фәйзрахмановның кайда китүе билгесез.

Кайбер мәгълүмат чаралары Тимерҗанова ТЯГга килгәч телерадиоширкәттә зур үзгәрешләр көтелергә мөмкин дип тә язып чыккан иде. Бу үзгәрешләр читтән берәрсенең, мисал өчен "Татмедиа"ның тәкъдиме белән ясаламы, әллә "Татарстан Яңа Гасыр" җитәкчесе Илшат Әминовның үз теләгеме? Ни өчен дигәндә, Яңа ел алдыннан гына "Татмедиа"ның үзендә дә үзгәрешләр булды. Татарстан президенты сүзчесе булып эшләгән Андрей Кузьмин "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте җитәкчесе итеп билгеләнде. Әлеге сорауларга җавап эзләп Азатлык Әминов белән сөйләште. Илшат әфәнде Тимерҗанованы беркем дә тәкъдим итмәвен, ә шәхсән үзе чакыруын белдерде.

Мәдинә берүк эшли күрсен!

"Ышанасызмы, юкмы, мин аны үзем чакырдым һәм яңалыклар белән шөгыльләнергә үзем тәкъдим иттем. "Татмедиа" безгә кагылмый, белмим анда нинди сүзләр булгандыр. Мин: "Мәдинә белән бергә эшләячәкмен, ул тырыш кеше", дип әйттем. Аның үз карашы бар, ул караш миңа ошады һәм шуңа күрә мин аңа яңалыкларны һәм бөтен сәяси програмнарны бергәләп эшләргә тәкъдим иттем.

Мәдинә Тимерҗанова бик матур итеп эшкә тотынды, яңалыкларга яңа дәрт бирде. Берүк эшли күрсен! Минемчә, анда хәзер эш күп. График бизәлешкә үзгәрешләр кертә башлады. Миңа ярдәм итәр дип уйлыйм", ди Әминов.

Алга таба ТЯГда татарча яңалыклар һәм урысча яңалыклар бүлеге бергә эшләячәк һәм җитәкчеләре бер генә булачак. Әминов моңа кадәр KZNда эшләгән Сәрия Хәбибуллинаны бик көчле мөхәррир дип бәяли.

"Сәрия урысча да, татарча да белә. Мин әллә кайчаннан бирле инде татарча да, урысча да яхшы белә торган кешене эзләдем. Ике телне дә камил белә торган кешеләр бик аз. Урысча һәм татарча редакцияләр бер кеше кулы астында булганда бергәләп эшләп, мөмкинлекләрне бергә туплап, тагын да яхшырак эшләргә мөмкинлекләр бар", ди Әминов.

Гадәттә ике редакцияне берләштергән вакытта кыскартулар да булгалый. Бу очракта Әминов өздереп "юк, булмаячак", диде.

ТЯГда алда торган үзгәрешләргә килгәндә, Әминов иң зур максаты итеп татар телендә балалар каналы ачу икәнлеген әйтә. "Аны быел тормышка ашыра алсак, бик шәп булыр иде", ди ул.

Татарлар үзләренең каналын бөтен юллар аша карарга тиеш

ТЯГ Русия күләмендә цифрлы телевидениедә түләүсез карый ала торган каналлар исемлегенә, мультиплекс проектына әлегә кадәр кертелмәгән. Әминов әле кичә генә әлеге мәсьәлә белән Мәскәүдән кайткан.

"Безне мультиплекска кертәселәре килми, әмма без аңа керәчәкбез. Мин Татарстан дәүләт шурасына тәкъдим итәргә канунга үзгәрешләр әзерлим. Ул – Русиянең элемтә турындагы канунына үзгәрешләр. Хәзер депутатлар белән дә эшлибез. Татар халкы үзенең каналын бөтен юллар аша карарга тиеш. Мин шундый максат белән эшлим. Канунга үзгәрешләрне әзерләп Дәүләт шурасында кабул иткәч, ул Русия Думасына тәкъдим ителәчәк. Бу – чып-чын", ди ул.

"Болгар" радиосы җитәкче булган Илнур Фәйзрахмановның китүе, ә аның урнына Данил Гыйниятовның билгеләнүен Әминов "берсенә ике тапкыр тәкъдим булды, икенчесе ике тапкыр китәм дип килде", дип әйтте.

"Фәйзрахманов миңа бу юлы "китәм" дип икенче тапкыр килде. Беренче тапкырында аны мин: "Әйдә кал, бергәләп эшлибез", дип алып калган идем. Икенче тапкыр гариза белән килгәч мин кешене тотмыйм инде, чөнки аның үзенең тормышы, ниндидер максатлары бар. Беренче тапкыр ул ел ярым элек килгән иде. Белмим инде, нәрсәдер ошамый икән? Ул: "Мин икенче юнәлештә үземне сынап карыйсым килә", диде. Беренче тапкырында мин аңа "Шәһри Казан"ның баш редакторын үземә алам дип әйткән идем, белмим инде, әллә шунысы ошамады микән?

Гыйниятовка да "Болгар" директоры булырга дип ике тапкыр тәкъдим ясадым. 2011 елда Тәлгать Сабитов киткән вакытта беренче тапкыр тәкъдим иттек без аңа. Ул: "Мин әлегә әзер түгел", дип әйтте. Менә хәзер ризалашты. Кеше үскән, чөнки ул татар җанлы кеше. Ул татар халкының тарихын да, мәдәниятен дә, сәнгатен дә белә. Беләсез, ул татар журналистикасында озак еллар эшләде. Мин аңа да икенче тапкыр бу урынны тәкъдим иттем һәм икенчесендә менә ризалыгын бирде. Гадәттә мин бер генә тапкыр эш урыны тәкъдим итәм. Миңа радионың милли ягын да, яңалыклар ягын да күтәрү кирәк", ди Әминов.

XS
SM
MD
LG