Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар галиме Җиргә янаган астероидны шартлатмакчы


Астероид күренеше
Астероид күренеше

2036 елда Җиргә якынлашачак астероидны баллистик ракета белән юк итәргә тәкъдим ителде. Бу эшне башкарырга җыенган белгечләр арасында татар галиме Сабит Сәетгәрәев тә бар.

Егерме елдан, 2036 елда Җир шарына 99942 номерлы Апофис дип аталган астероид якынлашачак. Планетабыз тирәсеннә ул инде 2013 елда очып узган иде, 2029 елда да ул Җиргә якын узачак. Тик нәкъ 2036 елда аның Җиргә бәрелү ихтималы бар дип санала. Әлеге мөмкинлекне NASA галимнәре кире какса да, кайбер галимнәр куркыныч ихтималы бар дип саный.

2013 елда Урал төбәге өстеннән метеорит очып узган иде. Ул шартлап, кисәкләре төрле шәһәрләргә, авылларга коелган иде. Бу вакыйганың өч еллыгына багышлап Чиләбе өлкәсенең Мияс шәһәрендәге Макеев исемендәге дәүләт ракеталар үзәге матбугат очрашуын үткәрде. Үзәк мәгълүматларына күрә, Җиргә мондый зурлыктагы метеоритлар гасыр саен берничә тапкыр төшә. Февраль аенда гына Һиндстанга метеорит төшеп, бер кешене үтергән.

Макеев үзәге галимнәре фикеренчә, Чиләбе метеоритының шартлау көче 500 килотоннга җиткән. Аның траекториясе бераз башка булса, миллион кеше яшәгән Чиләбе шәһәрендә зур һәлакәт була алыр иде.

Бүгенге көндә дөньяда астероид һәм кометалардан яклау системнары юк, ләкин технологияләр мондый мөмкинлекне бирә. Әлеге систем, галимнәр фикеренчә, өч өлештән торырга тиеш: куркыныч тудырган объектларны табу һәм аларны күзәтү җиһазлары, ул җисемнәрне юк итү җиһазлары (атом-төш коралы турында сүз бара) һәм бу җиһазларны галәмгә чыгара алган ракета.

Макеев исемендәге ракеталар үзәгендә татар галиме Сабит Сәетгәрәев тә эшли икән. Матбугат очрашуында ул куркыныч тудыра алган җисемнәрне галәмнән үк күзәтергә һәм аларны баллистик ракеталар ярдәмендә юк итәргә тәкъдим итте.

Сабит Сәетгәрәев (уртада)
Сабит Сәетгәрәев (уртада)

"Күпчелек ракеталар сыек ягулык ярдәмендә эшли. Аны ракетага тутыру очыш алдыннан 10 көн кала башлана, шуңа күрә Чиләбе метеориты кебек куркыныч җисемнәргә каршы алар файдасыз. Чиләбе метеоритын без бары тик берничә сәгать алдан гына күрә алдык. Мондый очракта заманчалаштырылган кыйтгаара баллистик ракеталарны куллану мөмкин", диде ул матбугат очрашуында.

Әлеге заманчалаштырылган баллистик ракетаны 2036 елда Җиргә якынлашачак Апофис астероидына каршы куллану күздә тотыла. Хәзерге вакытта модернизация планнары төзелә, бу эшкә хакимият рөхсәтеннән тыш берничә миллион доллар да кирәк булачак, диде Сабит Сәетгәрәев.

Белешмә. Сабит Сәгыйть улы Сәетгәрәев – Чиләбе дәүләт университеты мөгаллиме, техник фәннәр кандидаты. Казан авиция институтын тәмамлаган. Макеев исемендәге дәүләт ракеталар үзәге хезмәткәре.

Апофис – 2004 елда ачылган астероид. Җир шарына 2013 елда якынлашкан. Якын киләчәктә 2029 һәм 2036 елда Җир тирәсеннән очып узачак. 2013 елда, астероид узып киткәннән соң, NASA аның 2029 елда Җиргә бәрелү ихтималын кире какты, 2036 елда бәрелү ихтималын бик түбән бәяләде.

XS
SM
MD
LG