Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кирмән биналарын даулаган Феофан татарларның тарихи хәтерен санламый


Казан Кирмәнендә ел саен Тәре йөрешләре уза
Казан Кирмәнендә ел саен Тәре йөрешләре уза

ЮНЕСКО утырышында Казан Кирмәнендәге элек Урыс чиркәвенә караган биналарны үзләренә кайтару мәсьәләсен күтәргән Феофанга белгечләр әлеге мәсьәләгә кагылмаска киңәш итә һәм әлеге тарихи урыннарның татар халкы күңелендә сеңеп калганын һәм аны кузгату яхшыга илтмәячәген әйтә.

Татарстан митрополиты Феофан Парижда “Дини оешмалар белән ЮНЕСКО хезмәттәшлеге тәҗрибәсе” форумында чыгыш ясап, Казан Кирмәнендә кайчандыр патша заманында Урыс чиркәвенеке булган биналарны кире кайтарырга теләве турында әйтте.

Феофан
Феофан

"Казан Кирмәнендә Урыс православ чиркәвенә караган берничә корылма бар. Шуңа да Татарстан митрополиясе дини җәмгыятьләрнең Бөтендөнья мирас объектлары белән идарә итүдәге ролен арттыру турындагы халыкара дискуссияне зур кызыксыну белән күзәтеп бара. Аның нәтиҗәләре Казан Кирмәнендәге дини биналарны идарә итү тәртибен булдыруда мөһим булачак", диде Феофан Татарстан җитәкчеләренә ишарә ясап.

"Вечерняя Казань" язуынча, Феофан беренче чиратта Явыз Иван тарафыннан нигез салынган һәм инкыйлабка кадәр Казан епархиясенең Җәмигъ чиркәве булып торган Блaговещение чиркәвен истә тота икән. Ул 1994 елдан бирле Казан Кирмәне музей-тыюлыгы карамагында.

Элегрәк Феофан Әрхәрәй консисториясе булган бинаны да чиркәүгә кайтарыгыз дип Татарстан җитәкчелегенә хат язган иде.

Әрхәрәй консисториясе, ягъни митрополия идарәсе булган бинада хәзер президент идарәсе утыра. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты урнашкан бина да үз вакытында консисториягә караган булган. Казан яулангач, шушы мөселман җирендә ислам эзәрлекләнеп, анда православлар өстенлек иткәндә, 1555 елдан алып 1917 елга кадәр Казан епархиясе белән идарә иткән православ епископларының резиденцияләре Казан Кирмәнендә була.

Ринат Нәбиев
Ринат Нәбиев

​Элек Татарстанның Дини эшләр шурасы рәисе булып торган галим Ринат Нәбиев Казан Кирмәнендәге мөлкәт мөнәсәбәтләрен үзгәртергә тырышу дәүләт белән дин арасындагы мөнәсәбәтләргә, республикадагы динара мөнәсәбәтләргә зур зыян сала алачагын әйтә.

“Тарихи хәтер дигән нәрсә бар. Аның белән шаярырга кирәкми. Безнең халыкта Кирмән урыны, аның тарихы нык сеңеп калган. Әгәр аны яңа форматка күчерәбез икән, бу толерант мөнәсәбәтләргә зур зыян китерә ала һәм китерәчәк тә”, ди ул.

Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Айрат Хәтмулла да Феофан бу җирләрнең тарихи татар җирләре булуын исеннән чыгармаска тиеш дип саный.

"Феофанның "кыюлыгы" аңлашыла – аның артында патриарх Кирилл тора. Аны куәтләүчеләр тагын да табылыр табылуын. Татар халкы коллыкка ияләнгән, шуңа без хәтта каршы сүз әйтүдән дә куркабыз. Хәзер инде урам җыеннарына рөхсәт алып булмый. Халыкны күтәрерлек киңкүләм мәгълүмат чараларыбыз да юк”, ди ул.

Айрат Хәтмулла
Айрат Хәтмулла

Хәтмулла әйтүенчә, "Казан Кирмәне" тыюлыгы ЮНЕСКОга карый һәм ул урыс чиркәве каршында аз гына чигенсә дә, бу, әлбәттә, чиркәүнең тагын да зуррак таләпләр белән чыгуына китерергә мөмкин.

“Кирмән ул ЮНЕСКО кулы астында. 2000 елдан ЮНЕСКО карамагында. Шуңа бөтен дәүләт оешмалары аннан чыгарылды. Тыюлык булгач ул шулай булып калачак. Кирмәнне сакларга һәм үстерергә кирәк. Хәзер күп туристлар аны күрергә килә. Әгәр анда урыс патшалары чорындагы кебек чиркәүләр генә басып калса, Татарстанның миллилеге дә, мөселманлыгы да югалачак.

Казан хәзер Русиядә бер мөселман үзәге булып тора. Әгәр анда яңадан чиркәү чаңнары гына яңгырый башласа, бирегә туристлар килүдән туктаячак. Ул үзенең шәрекъ башкаласы дәрәҗәсен югалтачак”, ди ул.

XS
SM
MD
LG