Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Җамалага каршы басымын дәвам итә


Җамала
Җамала

Русия сәясәтчеләре кырымтатар җырчысы Җамаланың Евровидениедә "1944" җыры белән чыгыш ясавына юл куймаска тырыша.

Русия Дәүләт Думасының Мәгълүмат сәясәте комитеты рәис урынбасары Вадим Деньгин Евровидение оештыручылар Җамаланың сөргенлек турында җырын бәйгегә җибәрмәс дип өметләнүен белдерде.

Вадим Деньгин
Вадим Деньгин

“Сәер сайлау. Мин имин Русияне көчсезләндерү өчен анда тавышларны махсус әвеш-тәвеш китереп өстәгәннәр дип исәплим, дигән иде ул февральдә РИА Новости агентлыгына. Аның фикеренчә, Җамаланың композициясен яклау конкурсның сәясиләштерелүен исбатлый.

Шулай ук Деньгин, үзе дә сизмәстән, сәясәткә кереп китеп Украинада “эш хакы, пенсияләрне алмаганнар Евровидениене карый алмаячаклар, аларның ут өчен түләргә акчалары юк, гомумән, алар Евровидениегә төкереп карыйлар” дигән.

Под Джордан
Под Джордан

Евровидение бәйгесе вәкиле Пол Джордан Җамала җырлаган “1944” җырының тексты норматив булмаган лексикага тикшереләчәген белдерде.

“1944” исемле җыр кырымтатарларның сөргенлек фаҗигасе хакында. Анда мондый юллар кырымтатарча яңгырый:

Мин бу җирдә яши алмадым,
Яшьлегемә туя алмадым.
Ватаныма хәсрәт булдым,
И, гүзәл Кырым!

Бу сүзләр “норматив” лексикага керәме, юкмы 14 мартта билгеле булачак. Пол Джордан әйтүенчә, соңгы карар шул көнне чыгачак икән. Җамаланың пиар мөдире Денис Козловский исә җырның текстында башка бер мәгънә дә юк диде.

Шулай итеп мәҗлес рәисе Рефат Чубаровның Русия ягыннан Җамалага зур психологик һөҗүм оештырыла дигән сүзләре чынбарлыкны чагылдыруы күренә. Дума депутатының ул чыгышын Евровидениегә карата сәяси басым, Украинаның эчкә эшләренә тыкшыну дип бәяләргә мөмкиндер.

Кырымда Мәскәү куйган хакимият башлыгы Сергей Аксенов та Русиядәге кайбер хакимият вәкилләренә кушылып Җамаланың бу җырын тәнкыйтьләде. Алар бу җырны "сәяси" һәм "Русиягә каршы" дип атый. Крым.Реалии хәбәрчеләре Акмәчет урамнарында очраган кешеләрдән Җамала бу җыр белән Евровидениедә Русия исеменнән чыгыш ясый алыр идеме дигән сорау белән фикер белешү уздырды.

Кырымда Җамала турында фикер белешү
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:38 0:00

Русия ягыннан Җамалага ясалган, йомшак итеп әйткәндә, хөрмәтсезлек, аны бәйгеләрдән ничек тә булса читләштерү гамәлләре беренче тапкыр гына түгел.

Җамала – 2009 елда Юрмалада үткән “Новая волна” җыр бәйгесендә беркем көтмәгәндә гран-при яулаган җырчы. Барлыкка килгән традиция нигезендә киләсе “Новая волна - 2010” конкурсында Җамала үткән бәйгенең җиңүчесе буларак катнашып конкурсны ачып җиберергә тиеш иде, ләкин аңа соңгы минутта, ул инде һава аланында булганда, “сез җырламаячаксыз” дип шалтыратканнар, конкурска чакыруын да гамәлдән чыгарганнар иде. Моны Русия шоу-бизнесы үз теләге белән эшләгәнме, өстән килгән күрсәтмә булганмы – әле дә сер булып кала.

Җамала Евровидениедә Украинаны тәкъдим итү өчен 2011 елда "Smile" җыры белән ярышып финалга чыгып анда икенче урынны яулаган иде, ләкин Евровидениегә Украинадан узган Мика Ньютон барды, ул анда икенче унлыкта гына урын алган иде. Бу хакта жюри әгъзаларының берсе: "Җамала ул вакытта Украинаны тәкъдим иткән булса, иң югары урынга лаек булыр иде Украина", диде.

Җамала 4 октавадан да киңрәк уникаль тавышка ия җырчы. Ул Акмәчеттәге музыка училищесын, Киев консерваториясенең вокал бүлеген тамамлаган.

Украинадан бу юлы Евровидениегә аның сайлануы Кырымдагы кырымтатарларның тавышларыннан тыш узды. Кырымда яшәүчеләр смс белән тавыш бирүдән мәхрүм булдылар.

XS
SM
MD
LG