Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:22

"Акыл фабрикасы" яшьләрнең кызыксынуы булганга күрә туган әйбер"


"Акыл фабрикасы" күренеше

"Акыл фабрикасы" күренеше

Чираттагы "Акыл фабрикасы" Әстерхан шәһәрендә узды. Анда ике ил, алты төбәк, тугыз шәһәрдән иллеләп кеше катнашты. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриc Яруллин белән сөйләштек.

Әстерхан шәһәрендә 5-6 март көннәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумының "Акыл фабрикасы" исемле чарасы узды. Ике ил, алты төбәк, тугыз шәһәрдән килгән илледән артык кеше милли мәдәни проектларны тормышка ашырырга өйрәнде. Әстерхандагы очрашулар һәм "Акыл фабрикасы" проектының якын киләчәккә планнары турында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриc Яруллин белән сөйләштек.

– Белеүбезчә, һәрбер "Акыл фабрикасы" нинди дә булса темага багышлана. Монсы нәрсәгә багышланган иде?

– Беренче ике "Акыл фабрикасы" Казанда узды. Иң беренчесен, хәзерге вакытта Казанда туризм темасы бик актуаль, дип, тарих һәм туризмга багышлаган идек. Икенчесенең темасын "Сабыйлар" үзәге тәкъдим итте, ул бала үсеше һәм тәрбия турында булды. Өченчесен без этно-мәдәни проектларга багышладык. Тема сайлаганда хәзерге милләт алдында нинди проблемалар кискенрәк торса, шуларны сайларга тырышабыз.

Көньяк федераль бүлгегә килсәк, анда күп кенә оешмалар әле аякка гына басып киләләр. Аеруча бу Кавказ төбәкләренә кагыла. Мәсәлән, Карачай-Чиркәс һәм Дагыстан. Анда татарлар күп түгел, аларга ниндидер яңа проектлар, яңа идеяләр кирәк. Аларны бала тәрбиясе темасы, туризм буенча җыю авыррак булыр иде. Алар өчен актуаль яңа этно-мәдәни проектлар. Без үзебез дә аны эшлибез, шуңа күрә аларга да шушы теманы сайладык, практикадан чыгып аңлаттык.

– Нәрсә соң ул этно-мәдәни проектлар?

– Гомүмән, татарга караган мәдәни проектлар. Аны чикләп булмый инде, фәкать мәдәни генә дип. Димәк, ул белем бирүгә дә, телне өйрәнүгә дә – төрле өлкәләргә карарга мөмкин.

"Акыл фабрикасы"ның үз тәртибе бар. Ул ике өлештән тора – башта без теориягә караган лекцияләр укыйбыз, шуннан соң ул әйберләре эшләп караган кешеләр, үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, чыгыш ясый, аңлата. Мәсәлән, безнең белән "Инициатива" бизнес-клубы башкарма директоры барган иде, ул клуб форматы турында сөйләде. Һәм инде лекцияләрне тыңлаганан соң, аралашканнан соң, сораулар биргәннән соң, аларга без сессия вакытын бирәбез. Сессия вакытында алар үзләре командаларга бүленеп, шунда үк төрле проектлар төзиләр.

Без аның башта тәртибен аңлатабыз. Иң элек идеялар сандыгын эшләдек – алар бүленәләр дә, башларына нинди татар проекты килсә, шуны язып баралар. Шундый "мозговой штурм" булды. Аларның һәрберсендә 30-40лап идея җыелган иде. Соңыннан без ул идеяләргә бәя бирергә керештек – кайсылары күбрәк бал җыйган, кайсылары реаль, быел яисә икенче елга эшләп була. Шушы нәтиҗәләргә таянып, алар 3-4 проект сайладылар. Һәм шулардан берсен тирәнрәк эшләп чыгардылар. Димәк, идеядән башлап башкаруга кадәр алар нәрсә эшләргә тиешләр, команда белән ничек эшләргә, мәгълүмәт чаралары белән, PR-ны ничек көйләргә.

– Нәтиҗәдә нинди булса да проектлар тудымы?

– Туды! Иң кзыклы истә калган өч проект: берсе, безгә моңарчы да таныш булган балаларны авылларга илтү – аларны Татарстан гаиләләрендә яшәтү идеясы. Волжскийдан (Волгоград өлкәсе) килгән делегатларның һәм командасының проекты иде ул.

Карачай-Чиркәс һәм Армавир шәһәре яшьләре берләшеп, ТatarТoТatar проектын тудырдылар, тәкъдим иттеләр. Ул проект нәрсәдән гыйбәрәт? Карачай-Чиркәстә яшәгән эшкуарларны берләштерү, базасын туплау һәм "лояльность картасы" булдыру. Димәк, шунда яшәгән мең ярым татар шушы эшмәкәрләргә киләләр, ул аларга ташлама ясый, үзенә эшкә ала. Ул идеяны тудыручы Рөстәм Бакиев. Бу идея аның күптәннән яшәп килгән булган инде, аның хәтта ниндидер базасы да булган, ләкин менә аларга бу идеяны яңартырга һәм аякка бастырырга кирәк иде. Һәм бу идея булып кына калмады, алар шунда үк ул сайтның доменын теркәп тә куйдылар.

Берничә туристик маршруты төзү идеясы туды. Әстерхан командасы "татар авылларын ничек җанландырып җибәрергә" дигән максат белән килгән иде. Һәм алар уйладылар – ничек шәһәрдә һәм авылда яшәгән татар яшьләрен бәйләргә. Нәтиҗәдә, веломаршрут төзеделәр. Аларның бик кызыклы урыннары бар икән. Бер 10 сәпитче белән башлап җибәрергә булдылар. Менә алар чыгалар, һәрбер тукталышта очрашулар ясыйлар, мәдәниятне өйрәнәләр. Хәтта шушы авылларның кайбер администрация вәкиллләре да бар иде.

Тагын бер кызык идея – ул командада төрле төбәкләрдән һәм шәһәрләрдән яшьләр җыелган иде, шул исәптән Сарытау, Дагыстаннан. Аларның төбәкләрендә авылларда һәм шәһәрләрдә яшәгән олы яшьтәге татарларның хәтирәләрен яздырып калдыру. Аларның язган хатларын, көндәлекләрен, үзләреннән интервью алган видеоларын туплап, сайтка урнаштыру. Олы яшьтәге кешеләрдән барып интервьюлар яздыртырга – аларның тарихы, яшьлек чоры турында истәлекләрне җыярга. Һәм бу истәлекләрдән сайт ясарга. Миңа бу идея бик ошады. Чөнки андый ысуллар хәзер бик популяр – тарихны кеше, шәхес аша күрсәту.

– Барлыгы ничә кеше катнашты һәм кайлардан?

– Барлыгы иллегә якын кеше катнашты. Әстерханның үзеннән, Карачай-Чиркәс, Дагыстан, Волгоград өлкәсе шәһәрләреннән, Сарытау, Казакъстаннын Атрау шәһәреннән һәм Казаннан без ун кеше бардык. Барлыгы ике ил, алты төбәк һәм тугыз шәһәр. Иң яшь катнашучыга 14 яшь иде, иң олысына – 39.

– Беренче ике "Акыл фабрикасы" Казанда узды. Монсын ни өчен Әстерханда уздырырга булдыгыз?

– "Акыл фабрикасы" ул фәкать безнең форумчылар өчен ясала торган гына проект түгел. Гадәттә без "Акыл фабрикасын" берәр партнер белән бергә ясыйбыз. Беренчедән, ул шул татар оешмаларын да, башка татар оешмаларын да күтәрергә ярдәм итәргә юнәлгән, максаты шул. Икенче максат – үзебезгә яңа партнерлар табу һәм татар темасын, даирәсен киңәйтү.

Шуңа күрә, беренчесен без Абада үзәге белән бергә ясаган идек, икенчесен мәгарифне үстерү институты һәм "Сабыйлар" үзәге белән бергә эшләдек.

Беренчесендә Әстерханнан татар яшьләре бар иде. Алар бу форматны күреп, бик ошаты, "мондый формат безгә дә бик килешә, бик кирәк, әйдәгез бездә дә оештырыйк", дигән тәкъдим белән чыктылар.

Без үзебез дә гел әйтеп торабыз: "Акыл фабрикасын" аена бер ясар өчен, проблематика кирәк, бу проблематика белән таныш булган кешеләр кирәк, без партнерлар эзлибез, әйдәгез төбәкләрдә дә оештырыйк. Әстерханнар тарафыннан шундый тәкъдимгә җавап. Алар шунда үк әйтте, әйдәгез Әстерхан өчен генә түгел, без башка төбәкләрне да җыя алабыз, әйдәгез бездә уздырыйк, дип. Шулай килеп чыккан иде.

– Яшьләр тарафыннан кызыксыну бармы?

– Кызыксыну әлбәттә бар. Гомүмән, "Акыл фабрикасы" яшьләренең кызыксынуы булганга күрә туган әйбер. Хәзер яшьләр белемгә тартыла, күп санлы тренингларга, белемне арттыру проектларга йөри, лекцияләр тыңлыйлар. Һәм без дә менә шушы татар яшьләрнең белемгә тартылу ихтыяҗын тормышка ашыру өчен шушы проектны ("Акыл фабрикасын") эшләгән идек. Бу көньяк бүлгедә беренче тапкыр ясалды. Яшьләргә бик ошады, алар бик канатланды. Күбесе без анда булганда үк тәкъдимнәр белән чыктылар. Мәсәлән, Казакъстаннан килгән делегат әйтте: "Бездә зур ярминкә уза, ә сез Печән базары, татар дизайнерлары турында сөйләдегез. Без татар дизайнерларын шушы ярминкә аша Казакъстанда танытырга әзер". Һәм башкалар, һәм башкалар. Мин берсен генә атап киттем. Тәкъдимнәр бик күп иде. Чынлап та, ул бүлге өчен бик кирәкле чара булып чыкты.

– Андагы татар яшьләре татарча сөйләшәме?

– Сөйләшә. Әстерхан өлкәсеннән, Волгоградтан килгән яшьләр, "без гаиләдә татарча сөйләшәбез, без татар телле", диделәр. Чөнки без башта үк сораган идек, чараны татар телендә алып барыргамы, рус телендәме. Ләкин, күбесе, әлбәттә, рус телле.

– Ә фабрика эшчәнлеге нинди телдә барды?

– Ике телдә – русча да, татарча да.

– Фикер йөртү буенча ул төбәк татар яшьләре Казан татар яшьләреннән аерыламы?

– Аерыла да, аерылмый да. Ментальность ягыннан, холкы, хәтта мәдәни яктан аларның, әлбәттә, үзенчәлекләре бар. Ул яктан без карашлар белән аерылабыз. Ләкин, без бит технология ягын карадык, ә ул яктан аларның ничек кабул иткәннәре миңа ошады.

Беренчедән, анда күбесе урта яшьтәге кешеләр катнашты. Аларның азмы-күпме ресурслары да бар, шул үк вакытта ниндидер яңалыкка да тартылалар, эшлиселәре дә килеп тора.

Мотивация ягыннан мин әйтер идем Казан яшьләренә бик якын. Ә инде фикерләү һәм башкасы – ансы алга таба ачыкланыр, "Акыл фабрикасының" нәтиҗәсе буламы, яңа проектлар туачакмы, юкмы – киләчәк күрсәтер.

– Әстерхан өлкәсе төрки халыклар белән бик бай. Татарлар гына катнаштымы, башка милләт вәкилләрен чакырмадыгызмы?

– Юк, башка милләт вәкилләрен чакырып тормадык. Чөнки мин сигез ел конгресста эшлим, Әстерханга беренче баруым. Максатыбыз, беренче чиратта татар яшьләре оешмалары белән танышу, татар аешмаларына карап эшләү. Шуңа алдан татарлар белән генә чикләндек.

– Киләсе фабрика кайда, кайчан үтә һәм нинди темага багышланачак?

– Безнең март ае шушы "Акыл фабрикасы" белән әлегә тәмамлана. Тема буенча берничә тәкъдим бар – бизнес буенча, Арча районында авыллардагы татар яшьләре өчен ясап карарга, авыл яшьләренә ниндидер этәргеч бирергә. Әлегә уйланып бетмәгән. Шуңа күрә, йә Арчада, йә Казанда бизнес буенча. Апрель ае безнең артык актив, артык кызу ай. Бәлки апрель азагында, яисә май башында уздырырбыз, Алла боерса.

XS
SM
MD
LG