Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:17

Татарстан читтәге татар һөнәрчеләренә ярдәм кулы сузмакчы


16 мартта Казанда башланган Бөтенрусия татар эшкуарлары җыены кысаларында умартачылар, балыкчылар, кул эшләре һәм татар аш-су осталары аерым җыелып сөйләште.

Татарстан мәдәният министрлыгы бинасында узган Бөтенрусия татар авыл эшмәкәрләре җыенына Азнакайдан килгән Фәридә Шәйдуллина чәкчәк, бавырсак һәм башка милли аш-суларның серләрен саклаучы буларак чакырылган иде.

"Чәкчәк пешерүне сорап килүчеләрдән малаегыз бармы, кызыгыз бармы дип сорашам, таныштырам, өйләнешәләр шулай"

Ул мәртәбәле форумның Һөнәрчелек секциясенә килүчеләрне үзе әзерләп килгән бавырсак белән сыйлады. Азнакайда туйларга чәкчәкне һәм башка камыр әйберләрен пешерүне сорап аның янына киләләр һәм ул осталык серләрен яшь буынга да өйрәтә. Азнакайда авыл хуҗабикәләре шулай итеп, милли ашлар пешереп көн күрә. Туйлар өчен татлылар әзерләүче булгач, күп кеше белән аралашкач, Фәридә ханым үзенә яучы вазифасын да алып, яшьләрне кавыштыра башлаган. "Чәкчәк пешерүне сорап килүчеләрдән малаегыз бармы, кызыгыз бармы дип сорашам, таныштырам, өйләнешәләр шулай", ди Фәридә ханым. Ул инде 5-6 гаилә булдыруда катнашкан. Фәридә Шәйдуллина мөнбәргә чыгып, үзенең чәкчәк осталыгы һәм тауарны тарату серләре белән уртаклашты.

Оренбур өлкәсенең Понамаревка районындагы Нәүрүз авылыннан умартачы Галимулла Хөснуллин да мөштәриләр белән эшләү серләрен ачты. "Үзеңне яхшы яктан күрсәтергә кирәк, анннан соң кеше ел саен бал алырга килә", ди ул. Аның хуҗалыгында хәтта бал кортына һәйкәл дә куелган. Ул бал кортлары гаиләсе тормышына сокланып, ярым шаярып, кешелеккә дә алардан һармонияле яшәү серләрен өйрәнергә кирәк, диде. Гомумән, ул һәркемне умартачы һөнәрен үзләштерергә чакырды. Бу шөгыль сезгә бәйсезлек бирәчәк, тормышыгызга ныклы нигез булачак дигән белдерүләр ясады ул. Ул шулай ук терлек тә үрчетә. Бал кортлары янында үземне президент, сарыклар янында район башлыгы дәрәҗәсендәге җитәкче итеп хис итәм, дип халыкны көлдерде.

"Суган ашагыз, күмәч кабып куегыз, аны су белән йотыгыз, әмма кредит алмагыз!"

Әлбәттә, фермер тормышында барысы да уен-көлкегә генә корылмаган. Хуҗалыкны үстерү өчен кредитлар алмаска тырышабыз дип сөйләде ул һәм башкаларга да шуны киңәш ите: "Суган ашагыз, күмәч кабып куегыз, аны су белән йотыгыз, әмма кредит алмагыз!"

Галимулла Хөснуллин кебек читтәге татар авыллары эшкуарларына Татарстан дәүләт програмнарында каралган финанс ярдәм белән булыша алмый, чөнки алар күбесенчә республика фермерлары өчен корылган. Әмма тәҗрибә алмашу, хезмәттәшлек итү мөмкин. Җыенда Башкорстандагы Татар конгрессы вәкиле Алик Локманов умартачылык өчен җаваплы Татарстан вәкиленә сорау биреп, Башкортстан умартачыларын алып килү турында килеште.

Җыенда балыкчылыкны үстерү тәҗрибәсе турында да чыгыш булды һәм читтәге балыкчыларга, балык үрчетүчеләргә Татарстанда укып, белем дәрәҗәсен күтәрергә тәкъдим ителде.

Нури Мостафаев

Нури Мостафаев

Татарстанның кул эшләре һәм һөнәрләрен үстерү дәүләт үзәге җитәкчесе Нури Мостафаев Русиянең ерак почмакларында урнашкан татар авылларындагы халык кәсепләрен саклап калырга һәм үстерергә чакырды. Аның өчен Татарстандагы сәнгатьчеләр белән аралашып яшәргә, күргәзмәләр оештырырга, Казаннан килгән осталар белән мастер-класслар үткәрергә тәкъдим ителде. "Арзанлы сувенир ясаучылар бик күп, сәнгать дәрәҗәсендәге милли әйбер ясаучылар, чигүчеләр, күнчеләр буыны өзелде, яшьләр юк диярлек", диде ул Азатлыкка. Мостафаев аңлатканча, бүгенге татар кызлары, егетләре бу һөнәрне сайламый, кечкенәдән чигәргә, тегәргә, читекләр ясарга өйрәнми, кәсеп үзләштерү генә җитми, останың шул ук вакытта рәссам, сәнгать кешесе булуы да кирәк.

Нури Мостафаев, авылларда үзлектән тегеп, чигеп, күн эшкәртеп, агачтан уелган бизәкләр ясаучылар бар икән, аларның эшләрен татар халык һөнәре дип күрсәтерлек сәнгать осталары дәрәҗәсенә күтәрү кирәк, ди. Югалу алдында торган кул эшләре осталарын саклап калу, алар хакында мәгълүмат җиткерү максатыннан Мостафаев җитәкчелегендәге Татар халык һөнәрләре үзәге яңа китап чыгарып, аны татар дөньясындагы осталарга таратырга җыена.

Әлеге чарада шулай ук Башкортстанның эчке туризм програмнарында катнашу, Уфадагы һөнәрчеләрнең кул эшләрен сату тәҗрибәсе белән танышу тәкъдимнәре дә яңгырады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG