Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыл эшмәкәрләре үз җыеннарының башкача узуын тели


Авыл эшмәкәрләре җыенына килгәннәр конгресста теркәлү уза. 21 март 2013
Авыл эшмәкәрләре җыенына килгәннәр конгресста теркәлү уза. 21 март 2013

Казанда 20-22 мартта татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Эшмәкәрләр дүртенче тапкыр уза торган бу җыенның кәсеп эшләренә файдасы юк, миллилекне саклау чарасы гына дип бәяли.

Татар конгрессы дүртенче тапкыр үтә торган җыенга Русиянең кырыклап төбәгеннән 500 эшмәкәрне чакырган, шуларның иллесе Татарстаннан булачак. Конгрессның башкарма комитеты рәис урынбасары, төбәкләрдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Марс Тукаев Азатлыкка 25 февральгә 400ләп эшмәкәрнең инде килергә теләк белдерүен әйтте, араларында авыл җирлеге башлыклары да булырга мөмкин.

Төмән өлкәсе авыл хуҗалыгы эшмәкәрләренең бу җыенга баруы икеле. Өлкәдәге татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, өлкә авыл хуҗалыгы тауарлары җитештерүчәләр берләшмәсе җитәкчесе Ринат Насыйров борын төбендә язгы кыр эшләре һәм башка проблемнар торганда, эшмәкәрләр биш-алты көнгә хуҗалыкларын ташлап, Казан башына кадәр ничек чыгып китә алсын инде ди. Төмән-Казан арасы якын юл түгел, поездда тәүлектән артык вакыт кирәк. Насыйров конгресс үткәрә торган мондый чараларның форматын үзгәртергә кирәк дип белдерә.

Ринат Насыйров
Ринат Насыйров

"Татарларның үзара аралашып торуы кирәкле эш, әмма бу җыенның форматын үзгәртергә кирәк. Әгәр Казандагы җыен вакытында авыл хуҗалыгы эшмәкәрләренең тормышын ничек җиңеләйтергә, мисал өчен, ниндидер берләшмәләр төзеп, күбрәк ашламалар һәм орлыклар алу турында сөйләшүләр булса, кешеләрне Казанга җибәрергә дә булыр иде. Әмма җирдә эшләгән кешене җиде көнгә чыгарып җибәрү кирәкмәгән эш.

Эшмәкәрләр хәзер бу катлаулы дөньяда үзләренең малларын ничек саклау турында, көзгә ыштансыз калмас өчен ни чәчик икән дип баш вата. Бүген кечкенә хуҗалык булсын, зур хуҗалык булсын, барсы да әнә шул хәлдә. Әле эшмәкәрләр бу бигрәк тә катлаулы чорда бизнестагы яңа кагыйдәләр белән эшләргә өйрәнмәгән, аларның бер көне 10 көнгә тора хәзер.

Мин бу авыл эшмәкәрләре җыенын регионнарга бүлеп үткәрү кирәк дип исәплим. Һәр төбәкнең үзенчәлекләре дә, эш рәвешләре дә төрлечә. Әгәр Татарстаның авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм конгресс вәкилләре төбәкләргә килеп эшмәкәрләр белән очрашса гына, аның файдасы булачак. Бизнес вәкилләре Татарстан президенты белән очрашкан вакытта ул хакта сүз булган иде инде. Сарытау эшмәкәре Камил Әбләзов та: "Татарстанга җыеп кына эш бармый", диде. Әгәр якындагы төбәкләрне берләштереп, бер биш-алты оешма ясалса, шул оешмаларга эшмәкәрләрне җыеп, алар янына Татарстан вәкилләре килеп үзләренең мөмкинлекләре, яңа технологияләр турында сөйләсә, минемчә, файдасы күбрәк булыр иде", ди Насыйров.

Алмаз Хавыев
Алмаз Хавыев

2006 елдан бирле Пермь өлкәсенең Көнгер районындагы Тор авылында яшелчәләр үстереп көн күрүче Алмаз Хавыев та татар авыллары эшмәкәрләренең җыеннарыннан бизнес өчен бернинди дә файда юк дип әйтә. Ул моңа кадәр үткәрелгән өч җыенда катнашкан, быел Казан чарасына Пермь өлкәсеннән башка ике эшмәкәр барырга җыена.

"Бу җыеннарның җитештерүгә бернинди файдасы юк. Миллиекне арттыруга, җәмәгать, иҗтимагый эшләр өчен генә файдасы бар. Бу чаралар тәрбия рәвешендәрәк инде. Бу форумны файдалы итү өчен аны әзерләгәндә икътисадчыларны җәлеп итәргә кирәк. Бу эш белән күбрәк икътисадчылар шөгыльләнергә тиеш. Чараларны Дөнья татар конгрессы оештыра, анда икътисадчылар күп дип уйламыйм мин. Ленар Якупов (Татарстан хөкүмәте башлыгының ислам финанс институтлары белән хезмәттәшлектә киңәшчесе) кебекләр булса, файдасы күбрәк булыр иде", ди Хавыев.

Аның фикеренчә, бу форумнар вакытында башка хуҗалыклар, җитештерүчеләр белән файдалы килешүләр имзалау оештырылса, бер адым гына булса да алга китеш булачак. "Казанның тарихы еракларга киткән химия мәктәбе бар, ә Татарстанда бер генә агулаучы матдә дә (химикат) чыгарылмый, без чит илләрдән китерелгәнне кулланабыз. Бәлки, Татарстанда чыгадыр да ул, бәлки, мин белмимдер, бәлки, безгә әйтмиләрдер", дип Хавыев авыл хуҗалыгы эшмәкрәләре алдында торган проблемнарга тирәнрәк карый.

Яздан көзгә кадәр Тор авылында 30 кешене эшле иткән Хавыев бүген җыеннар турында түгел, ә орлык, ашламалы булу өчен банклардан ничек кредит алу турында баш вата.

"Быел бәяләр бигрәк тә кыйммәтләнде. Орлыклар, химикатлар ике мәртәбә, ашлама бәясе 50 проценткака артты. Күп хуҗалыклар өчен аеруча авыр ел булачак", ди Хавыев. Ул Русиядә моңа кадәр авыл хуҗалыгы эшмәкәрләренә бирелгән субсидияләрнең, үзләренә килгәндә, барлык чыгымнарның 10 процентын гына ябуын әйтә.

"Узган ел иң аз субсидия бирелде. Инде быелга килгәндә, без, чикне ачмасалар, яшелчәгә бәяләр югары булыр һәм ничек тә яшәп калырбыз дип кенә өметләнәбез. Быел кредитлар да юк әле, Россельхозбанк ике ел инде кредит та бирми. Хәзер безгә орлык, агулаучы матдәләр, ашламалар алырга кирәк, ә кредитлар юк", ди Хавыев.

Марс Тукаев
Марс Тукаев

Татар конгрессы 20-22 мартта булачак җыенда эшмәкәрләргә эшлекле сөйләшүләр дә оештырылачак, мәдәни чаралар да булачак дип белдерә. "Әлеге җыенда Русиягә кертелгән чикләүләр һәм импортны алыштыру кебек мәсьәләләр дә каралачак диелә" матбугат хезмәте белдерүендә.

Конгрессның башкарма комитеты рәис урынбасары Марс Тукаев сүзләренчә, беренче көнне эшмәкәрләрне кануннардагы соңгы үзгәрешләр, хөкүмәт тарафыннан каралган субсидияләр һәм грантлар алу юллары белән таныштырачаклар. Бу эшләрне белгән министрлык, төрле идарә хезмәткәрләре чыгыш ясаячак. "Аларны бигрәк тә Русия күләмендә нинди субсидияләр булуы, җир һәм милек белән бәйле кануннардагы үзгәрешләр кызыксындырачак", ди Тукаев.

Кичен эшмәкәрләр Тинчурин театрында "Русиякүләм авыл кызы бәйгесе"нең йомгаклау тамашасын караячак. Сайлап алу турлары татар авылларында узган инде. Бу бәйге конгресс тәкъдиме белән икенче тапкыр оештырыла.

21 мартта эшмәкәрләр пленар утырышка җыела. Алар килешкә Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы тауралары күргәзмәсе эшләячәк. Утырышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясар дип көтәләр. Ул моңа кадәр булган өч җыенда катнашкан иде. 22 мартта эшмәкәрләрне Мамадыш районындагы хуҗалыкларга алып барырга җыеналар.

Авыл эшмәкәрләренең беренче җыенынында Чуашстанның Шыгырдан, Тукай һәм Урмай авылларына, икенчесендә Татарстанның Кукмара районына, өченчесендә Самар өлкәсенең Гали авылына алып барган иделәр.

Тукаев, финанс мәсьәләләре белән шөгыльләнмәгәнгә, быел эшмәкәрләр җыенына күпме акча тотылачагын әйтә алмыйм диде.

XS
SM
MD
LG