Accessibility links

Кайнар хәбәр

Jadid fest. "Татарлык белән дә акча эшләп була"


2015 елның августында булган Печән базарында һәркемнең үз шөгыле иде
2015 елның августында булган Печән базарында һәркемнең үз шөгыле иде

Соңгы елларда татар тауарына ихтыяж артты, аның белән акча эшләп була, дип әйтә татар яшьләре. Чит ил технологияләре белән татар әдәбиятына да кызыксындыру уятырга мөмкин дип тә исбатлыйсылары килә аларның.

2-3 апрельдә Казанда узучы Jаdid fest чарасы хакында аны оештыручы Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Азатлыкка сөйләде.

– Jadid fest-ның програмына караганда, монда сәүдә дә оештырылачак, лекторияләр дә, әдәбият турында бәхәсләр дә, музыкаль чаралар да каралган. Моны Печән базарының язгы яки түбә астында узучы варианты дип әйтеп буламы?

– Апрель – Тукай туган, татар теленә багышланган ай, әмма барыбер шәһәрдә татар яшьләренә тәгаенләнгән чаралар аз. Җәй көнне Печән базары узды, аннан соң безне, кайчан шундыйрак берәр чара уздырасыз, дип тинтерәтеп бетерделәр. Урысча кызыклы чаралар атна саен була, дизайнерлар җыела, нидер иҗат итә һәм шунда ук сата, яңа музыка уйныйлар, кызыклы лекторийлар оештыралар, урыс телендә иҗат итүче шагыйрьләр, прозаиклар үз әсәрләре белән таныштыра, бәхәсләшә, яңа алымнар кулланып кешеләрне әдәбияткә якынайталар. Гел кырмыска оясы кебек.

Бездә елына берничә чара була да, бетә. Чынында бу процесс тукталмаска тиеш. Урыста булганны ник татарда булмаска тиеш? Яшьләр арасында популяр булган дресскроссинг – киемнәр белән алышу, алмаштыру, ди-джей сет, арт перфоманслар, лекторийлар – боларны барысын да татарча эшләп була. Шуңа яшьләр арасында популяр булган хәрәкәтләрне Jadid fest-та берләштерергә булдык. Җәдидләр – реформатор, яңалыкка отмтылучылар. Без дә бөтен яңалыкны берләштерә торган фестиваль булсын дидек.

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

– Нәтиҗәдә нәрсә булачак ул, ачыклап аңлатып китсәң иде...

– Ике көн дәвамында узган Jаdid fest'ны дүрт өлешкә бүләбез. Беренчесе – ярминкә. Татар элементлары белән ясалган кул эшләнмәләре, кием-салым, йорт җиһазлары сатылачак. Татар эшләнмәләрен җитештерүче дизайнерларны гына алыйк, печән базарын башлаганда алар унау иде, хәзер безнең исәптә 60лап кеше бар. Бу юлы Мәскәү дизайнерлары килә, яңа коллекцияләрен тәкъдим итәчәк. Күбесе Jаdid fest-ка яңа әйберләр җитештереп килә. Мондый чаралар иҗатчыларга да этәргеч булып тора, моңа кадәр татарлыктан ерак булучыларга да милли стайл белән әйберләр эшләргә мөмкинлек бирелә.

Сәүдә бертуктаусыз ике көн дәвамында барачак. Шунда ук фудкорт – ашау урыны булачак. Милли ризыклардан авыз итү, чәй эчәргә мөмкин булачак. Вегатарианнарны да онытмадык, мәсәлән, яшелчә белән пешерелгән өчпочмакларны тәмләп карарга була.

"Түбәтәй" пешергән милли ризыклар Печән базарында
"Түбәтәй" пешергән милли ризыклар Печән базарында

Икенче өлеш – иҗади блок. Ул лекторияләрдән тора. Без аны татар әдәбиятына багышларга булдык. Мәсәлән, 2 апрельдә үтәчәк чара "Гадел Кутуй һәм феменизм" дип атала. Сүз уңаеннан, "Тапшырылмаган хатлар" повестенең басылуына 80 ел булды. Шул уңайдан әсәргә яңа караш тәкъдим итәбез. Лекцияне әдәбиятчы һәм социолог укыячак. Монда Кутуйның текстына анализ гына ясалмый, ул вакыттагы хатын-кыз һәм заман гүзәл затларының уртаклыгы һәм аермасы нидә дип фикерләшү дә булачак. Татар феменизмы була аламы, аның милләткә карата тәэсире нинди? Кызык бит?!

Быел Габдулла Тукайның да юбилее. Аның өстенә Һади Такташның тууына – 115 ел. Ничектер ул күләгәдә кала, игътибар җитеп бетми дигән уй туды. Гомумән, татар язучыларын, шагыйрьләрен актуальләштерергә кирәк. Бездәге байлык – әдәбият читтә кала. Ә аны яңа форматта яшьләр арасында танытып, аңа кызыксыну уятып була бит. Һади Такташ, аның хатыннары, Казан турында 115 факт дип, шагыйрь турында яшьләр аңларлык итеп сөйлисебез килде. Бу фәнни конференция түгел, Такташ турында аерым бер факт та истә калса, бу да яхшы.

Бу көнне Мәскәүдән килүче ике кунак – урыс телендә иҗат итүче язучылар Илдар Әбүзәров һәм Шамил Идиятуллин белән дә очрашу булачак. Урыс телле татар язучылары – кем алар? Нәрсә язалар? Темалары татар, ә язулары урысча, шулай булгач, алар татар язучыларымы? Иҗатчылар белән панель дискуссия оештырырга телибез.

Jаdid fest'ның өченче өлешен шартлы рәвештә гаилә көне дип атадык. 3 апрель якшәмбегә туры килә, кешеләр бу көнне гаиләләре белән килерләр дип уйлыйбыз. Татарча мультфильм күрсәтәсебез килә. "АндерСон" гаилә кафесы балаларга дип махсус татарча печенье пешерәчәк. Шул ук көнне танылган психолог балаларның кризисы турында лекция укыячак.

Дүртенче өлеш – ул сәнгатькә багышланган кисәк. Радик Сәлимов, Ильяс Гаффаров, Рәдиф Кашапов "Калеб" иҗат берләшмәсе белән кызыклы проект әзерли. Иҗат итү процессы үзе дә кешеләргә бик кызык, ул үзенә күрә бер сәнгать төре. ART-перфомансны без дә сынап карыйсыбыз килә. 3 сәгать дәвамында егетләр татарча электрон музыка уйнаячак. Шушы вакытта Такташ әсәрләре укылачак, монда теләгән кеше катнаша ала, яше, социаль статусы, һөнәре, милләте мөһим түгел, алар әдәбиятны, Такташны яратсын. Ирекле микрофон булачак, кем тели куллана алачак. Мондый чараның моңа кадәр болай уздырылганы юк, бу беренче тапкыр оештырыла.

– Бу кемнең ярдәме белән башкарыла? Татар проектлары акча китерәме?

– Дәүләт тә ярдәм итә, аерым кешеләр дә булыша. Сүз уңаеннан, бу чара бушлай түгел, монда түләп керергә туры киләчәк. Катнашучы кул осталары да, сатып алырга да, мәзәк эзләүчеләр дә, өстәмә мәгълүмат алырга теләүчеләр дә, акыллы сүз ишетергә килүчеләргә дә керү билетын алачак. Кыйммәт түгел: ике көнлек програм өчен бары 100 сум гына түләү каралган. Бу – символик түләү. Мәскәүдән язучыларны китертү, афишалар бастыру кебек чыгымнар бар, аларны капларга кирәк. Кыйммәт ясамадык, чөнки без кешегә максималь дәрәҗәдә ачык булырга тиеш, дигән фикердә мин. Акчасы булмаган кешеләр дә безнең чарага эләгә ала. Иҗтимагый хәрәкәт булганга күрә, булышучылар күп. Бу коммерция проекты түгел, максатыбыз – татар шәһәр мәдәниятын актуальләштерү.

Печән базарында милли бизәкле күлмәк сайлаучы кыз
Печән базарында милли бизәкле күлмәк сайлаучы кыз

Татар тауарлары, татар үткәргән чаралар көндәшлеккә чыдам икәнен исбатлап килә. Теләсә кайсы татар әйберен акча китерә торган итеп ясап була. Мәсәлән, Чәкчәк музее. Бу – хосусый музей. Менә дигән эшлиләр, керем юк дип зарланмыйлар, киресенчә, штатларын арттыралар. Өч ел элек Печән базарында 10 җитештерүче белән эшләгән идек, хәзер 60ка якын дизайнер гына бар. Димәк ихтыяҗ арта. Барысы да сатыла, банкортлыкка чыгучылар юк.

Төрле кеше төрлечә эш итә. Акрынлап татар иҗатчылар Казанның Татар бистәсендәге биналарны арендага алып, шунда эшли башлады, ул урын да татарлаша башлады. Анда кемне генә алма шәһәр мәдәнияте белән шөгыльләнә. Казанда, гомумән, соңгы вакытта татар берләшмәләре артты. Кем татар киемнәре белән мәшгуль, кемдер азык-төлек белән, хәтта фотографлар да татар тематикасы белән эшли, "Кәрәз" клубын оештырып, фотосәнгать серләренә татар телендә өйрәтәләр.

– Татар яшьләре нык активлашты. Ә шулай да Казанда татарлар җыела торган бер татар йорты да юк...

– Бу – безнең хыял. Үсеш һәрвакыт дәвам итәргә тиеш. Туктыйсың икән, башкалар басып китәчәк, безнең кызлар-егетләрне чит мәдәният үзенә җәлеп итеп, үз эченә йотачак. Татарлык яшәсен дисәк, ул хәрәкәттә булырга тиеш. Аның чираттагы үсеш баскычы – бина. Казанда татар шәһәр мәдәниятен үстерә торган үзәк булырга тиеш. Ул максималь рәвештә ачык, демократик булыр дип күз алдына килә. Бер бинада төрле татар берләшмәләре җыелып эшли алыр иде, шунда ук музыкантлар иҗат итәр иде, шунда ук татар интернет телевидение өчен студия дә була ала, әллә ниләр эшләп булыр иде. Былтыр андый план да бар иде, әмма әлегә тормышка ашырырга насыйп булмады.

* * *

Jаdid fest 2-3 апрельдә Казанның Кремль урамы, 21нче йортта узачак. Чара сәгать 12дә башлана, тәмамлану вакыты кичке 6да.

XS
SM
MD
LG