Accessibility links

Уфа мэры белән очрашу таләп итүче Наил Хәкимов пикетка чыкты


Уфа татарларының мәгарифен һәм мәдәниятен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимов Уфа хакимияте җитәкчесе Ирек Ялаловның кабул итүен дүрт ай буе көткәннән соң мэрия каршына ялгыз пикетка чыкты.

1 апрельдә Уфа татарларының мәгарифен һәм мәдәниятен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимов ялгыз пикетка чыкты. Ул “Ирек Ишмөхәммәт улы! Сезнең кабул итүегезне таләп итәм!” дип язылган кәгазь күтәреп торды. Ул башкала хакимияте бинасы ишеге төбенә басарга җыенган иде, ләкин полиция хезмәткәрләре аңа канун нигезендә 50 метр ераклыкта торырга тиешлеген әйткәч, Хәкимов янәшәдәге җәмәгатьчелек транспорты тукталышы янына барып басты. Азатлыкка ул каршылык чарасына чыгу сәбәпләре турында сөйләде.

Уфада Наил Хәкимов мэр белән очрашу таләп итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00

“Мин Башкортстан татарларына Милли үзәк бинасы төзү өчен җир сорап 2014 елның августында республика башы Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать иткән идем. Аннан хатны Уфа хакимияте башы Ирек Ялаловка җибәргәннәр. Ялалов аңа җавап бирмәде. Шуннан мин җир бүлү өчен рөхсәт итүен сорап республика башына икенче, өченче, дүртенче хатларымны яздым. Алар барысы да шул ук Ялаловка җибәрелгән. Ялалов кабул да итмәде, җавап та бирмәде. Дөрес аның төзелеш өчен җаваплы беренче урынбасары Александр Филиппов кабул итте. Ул, хокук бүлеге аның карамагында булмау сәбәпле, бу мәсьәләне хәл итә алмавын әйтте. Шуннан соң мин Ирек Ялаловның кабул итүен дүрт ай буена көтәм. Шул мине урамга чыгарга мәҗбүр итте,” диде Хәкимов

Наил Хәкимов 30 мартта узган Уфа татарлары милли-мәдәни мохтариятенең IV конференциясендә чыгыш ясап, якын көннәрдә Ирек Ялалов кабул итмәгән очракта, 4 апрельдә ачлык игълан итәргә җыенуын белдергән иде. Президиумда Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарите шурасы рәисәсе Римма Үтәшева, янәшәсендә утырган Уфа хакимияте җитәкчесенең мәдәният мәсьәләре урынбасары Сынтимер Баязитов белән сөйләшеп алганнан соң, аны кабул итәчәкләрен ышандырган иде.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Уфа татарлары өчен мәдәни үзәк булдыру өчен көрәш күптәннән бара. Рамил Бигнов Башкортстан татар оешмалары берлеге җитәкчесе булган чорда ук татарларга башкаладагы элекке Резина-техник эшләнмәләр мәдәният сараен бирүне сорап мөрәҗәгать тә күндерелгән иде. Ләкин ул мөрәҗәгатьләр дә канәгатьләндерелмәде.

Шулай да, әлеге мәсьәләне чишү өчен бер юл бар. Узган хәбәрләрдә ирештерүебезчә, 27 мартта “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Башкортстан бүлекчәсе рәисәсе Люция Вафина үзенең “Вафа” исемле бизнес-үзәген ачты. Аның зур һәм иркен холлында күренекле рәссам Вәкил Шәйхетдиновның күргәзмәсе эшли башлады. Бер бүлмәдә Милли китапханә һәм Танышу хезмәте ачылды. Китапханә әлегә күргәзмә рәвешендә генә. Анда китаплар чагыштырмача аз – 1000 данә тирәсе. Махсус китапханәче штаты да юк. Шулай да, җәмәгатьчелек тырышлыгы белән аны тулыландыру бара.

Вафина сүзләренә караганда, бер айдан Татар аш йорты да ишекләрен ачачак. Бер төркем татар зыялылары әлеге бинаның язмышы хакында сөйләшү уздырды. Анда бинаны Уфа татарларының милли үзәгенә әйләндерү мөмкинчелеге тикшерелде.

XS
SM
MD
LG