Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Сүриядә террор оешмада булган дип татарстанлыны ирегеннән мәхрүм итте


Татарстан прокуратурасы белдерүенчә, Виталий Гайсин Сүриядә кануни булмаган хәрби берләшмәдә катнашкан.

5 апрель Татарстанның Кукмара район мәхкәмәсе "Русия мәнфәгатьләренә каршы" максатларда Сүриядәге террор оешмаларның берсендә катнашкан өчен, дип белдереп, 41 яшьлек татарстанлы Виталий Гайсинны сигез елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

"Ир-ат 2014 елның июненнән 2015 елның ноябренә кадәр Сүриядә кануни булмаган кораллы берләшмәдә катнашкан. Русиягә кайткач аны хокук саклаучылар тоткарлаган", диелә прокуратура белдерүендә.

2013 елның ноябрендә Татарстанның хокук яклау оешмаларына чит дәүләтләрдә кануни булмаган хәрби төркемнәргә керүчеләрне ачыклау бурычы буелган иде.

XS
SM
MD
LG