Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы депутаты Рузил Мингалимовны "Бердәм Русиядән" чыгарганнар


Рузил Мингалимов
Рузил Мингалимов

Дума сайлавына чыгарга җыенган Рузил Мингалимовны фирканең "абруен төшерүдә" гаепләп "Бердәм Русия"дән чыгарганнар.

Чаллы шәһәр шурасы депутаты, Дәүләт думасына сайлауга Михаил Ходорковскийның "Ачык Русия" оешмасы ярдәме белән чыгарга җыенган Рузил Мингалимовны фирканең "абруен төшерүдә" гаепләп "Бердәм Русия"дән чыгарганнар. Бу хакта "Коммерсант"ка фирканең Татарстан бүлеге хәбәр иткән.

Казан федераль университетының Чаллы бүлегендә укытучы һәм теле-радио тапшырулар үзәге мөдире Рузил Мингалимов Михаил Ходорковский җитәкчелегендәге "Ачык Русия" оешмасы ярдәмендә Русия Дәүләт думасы депутаты булырга теләк белдергән иде.

Аннан соң Чаллы шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев, ул бер үк вакытта "Бердәм Русия" фиркасенең Чаллы бүлеген дә җитәкли, 30 мартта шәһәрдәге "Татмедиа"га караган матбугат чаралары журналистларын җыеп: "Мин Рузил Мингалимовка "Бердәм Русия" фиркасеннән үз ихтыяры белән чыгып китү өчен гариза язарга тәкъдим иттем. Ләкин ул баш тартты. Берьюлы ике урындыкта утырырга ярамый", дигән иде.

Мингалимов Азатлыкка бу таләпне "нигезсез" дип белдерде.

Думага бу округтан КАМАЗның баш мөдире Сергей Когогинның хатыны Әлфия Когогина "Бердәм Русия" әгъзасы буларак сайланырга тели.

XS
SM
MD
LG