Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

Габдулла Кариев – танылган татар артисты һәм режиссер, беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе.

Тормыш юлы

Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин) 1886 елның 8 маенда Татарстанның хәзерге Норлат районы Күлбай Мораса авылында Хәйрулла абый гаиләсендә туа. Миңлебай башлангыч белемне туган авылында ала. Ул шулкадәр зирәк бала була ки, 12 яшендә Коръәнне яттан өйрәнә. Мондый зирәк баланың "мужик" исеме белән Миңлебай дип йөртелүе авыл мулласы Зарифка бер дә ошамый. Ул үзенең яраткан шәкертенә Габдулла (Алла колы) исеме бирә. Һәм Миңлебай халык арасында "Габдулла карый" дип йөртелә башлый.

1904 елда Габдулла Җаек (Уральски) шәһәренә укырга китә. Монда ул, җырчы, сүз остасы, мәзәкче буларак төрле әдәби кичәләрдә катнаша. Шушы чорда Габдулланың фамилиясе, "карый" сүзенә нигезләнеп, Кариев дип йөртелә башлый.

Җаекта Кариев татар халык шагыйре Габдулла Тукай һәм күренекле җырчы, җәмәгать эшлеклесе Камил Мотыйгый (Төхвәтуллин) белән очраша һәм алар якын дуслар, фикердәшләр булып китәләр.

Беренче рус революциясе алды елларында Уральскида шәкертләр хәрәкәте башлана. Бу хәрәкәттә катнашкан 19 яшьлек Габдулла, шәкертләр хәрәкәте бастырылганнан соң, туган авылы Морасага кайта. Озак та үтми, Габдулланы эзләп, авылга полиция кешесе килә. Ләкин староста Габдулланы полициягә бирми, качырып кала. Соңыннан Габдулла староста ярдәме белән Хәйруллин фамилиясен Кариевка алыштырып, ялган паспорт ала һәм 1905 елның көзендә туган авылыннан тагын чыгып китә. Шулай итеп, үзенең таланты белән татар дөньясын таң калдырган Габдулла Кариев түбәннән, татар тормышының төбеннән күтәрелә.

Татар театрына нигез салучы

Габдулла Кариев тормышын тулысы белән татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлый һәм милли театрның нигез ташын салучыларның берсе булып таныла.

Артист Галиәсгар Камал әсәрләрендәге образларны аеруча яратып башкара. Ул әдәби әсәрдә сурәтләнгәннәр белән генә чикләнеп калмый, персонаж прототипларының психологиясен, гореф-гадәтләрен, үз-үзләрен тотышларын һәм сөйләшү үзенчәлекләрен өйрәнә. Шулар ярдәмендә җыелма образлар иҗат итә. Мәсәлән, шундый образлардан Хәмзә ("Беренче театр"), Әхмәтҗан ("Бүләк өчен"), Сираҗи ("Банкрот"), Мөхәммәтҗан Хафизны ("Безнең шәһәрнең серләре") күрсәтергә мөмкин.

Кариев репертуарны киңәйтү нияте белән төрле язучыларга мөрәҗәгать итә. Фатыйх Әмирханның "Яшьләр" драмасын, азәрбайҗан язучысы П.Вәхиревнең "Мөсибәте Фәхретдин" исемле әсәрен сәхнәгә куя. Үзе дә "Артист" исемле комедия яза. 1917-1918 елларда Кариев җитәкләгән "Сәйяр" труппасы М.Горькийның "Мещаннар", А.Чеховның "Чия бакчасы", М.Фәйзинең "Галиябану" һәм башка әсәрләрен сәхнәләштерә.

Габдулла Кариев – халыкның талантлы, алдынгы фикерле улы. Ул театрны бөтен йөрәге белән ярата. Язучы Галимҗан Ибраһимов аның турында: "Кариев өчен тормыш, дөнья, бәхет, сәгадәт юк, тик театр бар, шул театрны үстерү өчен, шуның белән көю бар иде", дип яза.

"Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр", дип бик еш кабатлый торган була Кариев. Чынлап та, исемен алтын хәрефләр белән язарлык театр төзеп калдырды ул.

Әмма Кариевка татар театрына бәйле барлык ниятләрен дә тормышка ашырырга насыйп булмый. Ул 1920 елның 28 гыйнварында Казанда тиф авыруыннан үлә. Аны соңгы юлга озатырга Казанның меңнәрчә кешесе җыела. Иң якын дусларыннан Кәрим Тинчурин кабер өстендә соңгы сүзен әйтә, ә Фәтхи Бурнаш дусты истәлегенә язылган шигырен укый.

XS
SM
MD
LG