Accessibility links

Европа татарлары альянсы Чехиядә Татарстан президенты белән очрашты


Брно, 7 апрель
Брно, 7 апрель

Чехиянең Брно шәһәрендә Европа татарлары альянсы очрашуында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле һәм консул катнаша.

Чехиянең көньягындагы Брно шәһәрендә 7 апрель Европа татарлары альянсының киңәйтелгән утырышы бара. Чараны Русиянең Брнодагы консуллыгы оештыра. Очрашуда Брнога Татарстан көннәренә килгән президент Рөстәм Миңнеханов, Русия консулы Владимир Будаев катнаша. Корылганнан бирле үз эшен Русиянең "Россотрудничество" агентлыгы акчасына алып барган Европа татарлары оешмасы утырышына Русия тышкы эшләр министрлыгының читтәге милләттәшләр белән эшләү бүлегенең аналитик төркем башлыгы Николай Барабанов килгән. Министрлык вәкиле Европа татарларын Русиянең читтәге имиджын яхшыртуга өлеш кертергә чакырды, Русиянең Сүриядәге уңышлары һәм 9 май көнен бәйрәм итүне оештыру кирәклеге турында чыгыш ясады.

Брнода очрашуга әзерлек барышында альянска кергән кайбер татар вәкилләре Брно утырышына килүдән баш тарткан иде. Алар альянс эшенә канәгатьсезлек белдереп оешма рәисе Флүр Шәрипов һәм альянс вәкилләренә ачык хат язды. Бүгенге утырышта Финляндия татарлары, шулай ук Литва һәм Польшадан кайбер татар оешмалары вәкилләре катнашмый. Татарстаннан очрашуга Ринат Закиров җитәкчелегендәге Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләре килде.

Европа татарлары альянсы 2013 елның май аенда Брюссель шәһәрендә Русия тышкы эшләр министрлыгының читтәге милләттәшләр белән эшләүче "Россотрудничество" бүлеге ярдәмендә оешты.

2014 елның 17 октябрендә Польшаның Гданьски шәһәрендә узган Европа татарлары альянсы утырышы Русиянең Польшадагы илчесе Сергей Андреев катнашында ачылды.

2015 елның 16-18 октябрендә Парижда Русия илчелеге бинасында Европа татарлары альянсының чираттагы утырышы узды. Андагы утырышта Русия федерациясенең Франциядәге илчесе Александр Орлов, Русиянең Париждагы фән һәм мәдәният үзәге директоры Игорь Шпынов катнашты.

XS
SM
MD
LG