Сүриядә Русиянең Ми-28Н хәрби боралагы һәлакәте нәтиҗәсендә, ике экипаж вәкиле үлгән. ТАСС агентлыгы Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр итүенчә, боралак бәреп төшерелмәгән.
Ми-28 Һомс шәһәре районында очкан. Очучыларның мәетләре Хмейми хәрби базасына китерелгән.
Һәлакәткә очраган боралак Ставрополь төбәге Буденновски хәрби авиабазасына карый.
Һәлакәт сәбәпләрен тикшерү бара.