Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халык хөкүмәттән таләп итмәсә, тел турындагы кануннар эшләмәячәк"


Ринат Закиров матбугат очрашуында
Ринат Закиров матбугат очрашуында

Хөкүмәт гаепле түгел, җәмәгатьчелек кымшанмаса, таләп итмәсә, дәүләт телләре турындагы кануннар эшләмәячәк. Түрәләр дә, депутатлар да тел өчен җаваплылыкны халык җилкәсенә шудыра.

14 апрель Татарстан Дәүләт шурасында узган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, депутат Ринат Закиров республикада икетеллелекне гамәлгә ашыру хакында сөйләде. Бу темага нотык тоту планлаштырылган идеме, әллә ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның татар телен үстерүдә тиешле чаралар күрелми дип шелтәләүгә бәйле булдымы (бу турыда Разил Вәлиев Татарстан дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында тиште) – аңлашылмады. Әмма соңгы көннәрдә республикада тел мәсьәләсе матбугатта күп чәйнәлә.

Депутатлар Татарстан хөкүмәтенә Казанда сәләтле татар балаларына гимназия-интернат ачарга кирәклеге турында мөрәҗәгать юллады. Бу турыда сүз өч ел элек кузгатылган иде, Казан мэриясе белән Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына күрсәтмә дә булды. Шулай ук химия, физика, математика, биология фәннәреннән татарча олимпиадалар уздыру, факультатив рәвештә латин һәм гарәп имласында татар язуына өйрәнү өчен шартлар булдырырга кирәклеге әйтелде. Бу мәсьәләләр ничек хәл ителер – билгесез. Әмма урыс телле кайбер матбагалар факультатив дәресләргә дә күпсенеп, язмаларын тарата башлады. Татарстан хөкүмәте әлегә дәшми.

Матбугат очрашуында Ринат Закиров конгрессның эшчәнлеге белән бергә Татарстандагы татар балалар бакчалары, мәктәпләре турында сөйләде. Яңалык итеп яңгырарлык мәгълүматлар булмады. Шулай да ул Татарстан башкаласында татар телендә белем бирүче 40 мәктәп исәпләнә дигән саннары искә төшереп, күп очракта аерым фәннәр урысча укытыла дип борчылуын белдерде. Моңа БДИны урысча тапшыру мәҗбүр итә, диде ул. Депутат татар балалары тулысынча белемне ана телендә алырга хокуклы дип әйтте. “БДИдан куркып, ата-аналар урысча укытуга күчүне хуплый башлады. Татар үзе туган тел кирәкми дигән сүзләр ычкындыра башлады”, дип милли үзаңы түбән булган ата-аналарны шелтәләде.

Милли университет язмышы турында

Моңа кадәр Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге Татарстандагы милли мәгариф торышын тикшергәндә 25 ел эчендә татар теле урыс теле дәрәҗәсенә җитә алмады, ике телнең бертигез кулланышына ирешеп булмады, мәктәпләрдә татар теле кысрыклап чыгарыла, Милли университет идеясе онытылды дип сөйләшү уздырды. Аларның фикерләре белән килешәсезме дигән сорауга Ринат Закиров: “ТИҮгә бернинди дә катнашым юк, аларның фикерләре белән килешмим. Барысын да кара төсмерләргә буярга кирәкми. Элек татар телен саклау авыррак булган. Хәзер бит башка шартлар. Кануннар эшли, татар теле өйрәнелә, мин – оптимист”, дип Татарстанда телнең торышы белән канәгать булуын әйтте.

Милли университетка килгәндә, Закиров аның булуын тели. Депутат күзаллавынча, аны КФУ базасында аерым һуманитар институт итеп булдырырга мөмкин. Югары уку йорты җитәкчелеге дә моңа каршы булмас дип ышана. Бу буын җитәкчеләре башкармаса, бәлки, киләчәктә татарның бу хыялын тормышка ашыручылар булыр, диде. Әмма бу сүзләр суга сәнәк белән язу кебек яңгырый. Ни дисәң дә, КФУ җитәкчелеге "тырышлыгы" белән университеттан татарлыкны себереп чыгару эше нәтиҗәле бара. Шушы көннәрдә татарны өйрәнү кафедрасы юкка чыкты. Җитәкчелек моны оптимальләштерү дип атады. Моңа кадәр бай тарихлы татар филологиясе һәм тарих факультеты үзаллы булудан туктады. Татар журналисткасы кафедрасы да кыл өстендә. Барлык вак кафедралар ябылганда татар журналистларын әзерләүче бүлек ышыкта калуга бернинди дә гарантия юк. Бүген үк җимерелә, тар-мар ителә барган университетны янә оештыру авырга туры киләчәк. Милли университет язмышы ничек хәл ителер, аны булдыру мәсьәләсе янә Татарстан Дәүләт шурасында күтәрелерме дигән сорау җавапсыз калды.

Прокурор сүзе үтәлерме?

Март башында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Татарстан Дәүләт шурасын шелтәләде. Ул икетеллелеккә кагылышлы кануннар тулысынча үтәлми, депутатлар моны күзәтми дип белдерде. Прокурор ике телне бертигез белгән һәм телләрне эшендә кулланучыларның хезмәт хакына 15% өстәмә түләү ни өчен башкарылмый дип сорау бирде. Ташка басылган канун үтәлүнең чаралары күрелергә тиеш дип әйтте.

“Дәүләт телләре турында”гы канунга 15% түләү турында өстәмә 2004 елда кертелде. Бу акчаларга укытучылар, медицина хезмәткәрләре, юристлар, халык белән эшләүче түрәләр ия булырга тиеш. Телләр үсеше турындагы икенче програмда татар телен белүчеләргә өстәмә акча түләү турында нигезләмәне булдырырга дип язылган. Хәзерге өченче дәүләт програмында татар телен белүчеләрне сертификацияләү каралган.

Бу турыда Ринат Закировның да фикерен белештеләр. Депутат акчаларның әлегә түләнмәве икътисади кризис белән бәйле дип әйтте. Әмма аның гамәлгә ашачагына ышануын белдерде. Шулай ук икетеллелек дигәндә министр түрәләрнең татар телен кулланмавы, дәүләт утырышларының бертигез ике телдә алып барылмавы турында фикерен дә сораштылар. “Бу мәсьәлә бар, дәүләт эшләрендә ике дәүләт теленең бертигез куллануы мөһим. Әмма моны гамәлгә ашыру, аны күзәтеп торыр өчен норматив актлар кирәк. Ә алар юк, барысы да язылырга тиеш”, диде ул. Бу эш башкарылачакмы? Сорау ачык калды.

Русиядә бер дәүләт теле дип авызны йомалар

Көндәлек тормышта татар телен куллану турында сорау булды. Түрәләрнең ике телне дә куллануы бер, әмма, мәсәлән, кибеткә кергәндә ике телнең бертигез кулланышын ничек тәэмин итәргә? Хөкүмәт гаепле түгел, җәмәгатьчелек кымшанмаса, таләп итмәсә, дәүләт телләре турындагы кануннар эшләмәячәк. Бу – Ринат Закиров фикере. Һәм шушы уңайдан ул журналистлар алдында Бөтендөнья татар яшьләре форумының “Мин татарча сөйләшәм!” акцияләрен телгә алды. “Яшьләр кибетләргә, эре сәүдә үзәкләренә кереп, аларны дер селкетә. Татарча кулланмаган җитәкчеләрне утлы табада сикертә. Кануннар бар бит, барысы да язылган, таләп итә белергә кирәк”, дип турыдан-туры хөкүмәт җаваплы эш шома гына җәмәгатьчелек җилкәсенә төшерелде.

Сүз уңаеннан, Татарстанның “Дәүләт телләре турында”гы канунның халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенә кагылышлы өлеше иң зәгыйфе. Татар теле бернинди дә көчкә ия түгел, аны куллану-кулланмау бары тик киңәш формасында язылган. Татар телендә язу, мәгълүмат бирү тулысынча оешма җитәкчесе ихтыярында кала. Шуңа күрә дә күп очракта элмә такталарда, продукция турында мәгълүматта, бәя белешмәлекләрендә татар теле төшеп кала да. Җитәкчеләр бу вазгыятьне гади итеп аңлата: әнә, федераль үзәк һәм аның Конституциясе бар. Русиядә бер урыс дәүләт теле дип авызны йомалар. Визуаль мәгълүматта татар теле дә булсын дип тырышып йөрүчеләр хосусый ширкәтләрне татар телен куллану сәүдәне арттыра, имиджны үстерә дип аңлатып кыстый. Татарстанның кануннарына бу очракта таянып булмый.

Татарстан Дәүләт шурасы, Бөтендөнья татар конгрессы бу сорауны күтәрерме? Федераль үзәкнең ачуын китермәслек итеп, татар теленең кулланышын арттыруга юл ачарлык шартлар тудыруга нинди конкрет адымнар ясалачак – әлегә билгесез.

XS
SM
MD
LG