Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:04

Казанда "Тукай замандашлары" халыкара бәйгесе бара


18-22 апрель үтүче бәйгегә Казан, Татарстанның күпчелек районнары, Русия төбәкләрендәге мәктәп укучыларыннан, Кытай татарларыннан, Малайзия, Төркия студентларыннан барлыгы 450ләп гариза бирелгән.

Бәйге бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланса да, жюри вәкиле Инсаф Абдулла әйткәнчә, күбрәк Тукайның замандашлары, Мәҗит Гафури, Шаехзадә Бабич һәм башка шагыйрьләр, язучыларның әсәрләре белән дә танышу максаты куелган.

Азатлык хәбәрчесе Казанның Актерлар йортында үткән сайлап алу өлешендә булып кайтты. Залда Татарстанның бик күп районнарыннан килгән милли кием кигән мәктәп укучылары күзгә ташланды. Кемдер шәһәрчә кечкенә калфак һәм чулпылар тагып килсә, араларында авыл татарларын хәтерләтеп чигүле яулык һәм хәтта чабата киеп килүчеләр дә булды.

Яшел Үзәннән мәктәп укучысы Резидә Галиәкбәрова иртән халыкара татар теле олимпиадасында да катнашырга өлгергән иде, бәйгегә Мәҗит Гафуриның әсәрен сайлап, аны бишек җыры белән баетып җырлап та бирде.

Бәйгедә катнашучы

Бәйгедә катнашучы

Әмма ул икенче турга үтә алмады. Резидә бик кайгырмады, әмма кайгыручылар да булды. Бәйгедән төшеп калган авыл яшьләре бик күңелсезләнеп өйләренә кайтып китте. Камал театрының мәшһүр артистлары Наилә Гәрәева, Рушания Юкачева, диктор һәм сәнгать училищесы укытучысы Инсаф Абдулла һәм башка белгечләрдән торган жюри чыгыш ясаучыларга үзләрен сәхнәдә тоту, сәнгатьле уку осталыгы һәм башка яктан бәя бирергә тырышты.

Шулай ук залда бер төркем чит ил студентлары да бар иде. Алар сәгатьләр буе үзләренең чиратын көтеп утырды. Үзен рус теле факультеты укучысы дип таныткан Шу Хань исемле Кытай кызы Азатлыкка, "Габдулла Тукайның 130 еллыгы бөтен Русия өчен мөһим бәйрәм, шуңа монда катнашу безнең өчен бик зур дәрәҗә дип саныйбыз", диде. Зур җаваплылык хис итүгә күрәсең, студентларның күбесе сәхнәгә чыккач сүзләрен онытып, ялгышып алды.

Сәүләш Сәхаба (Кытай студенты)

Сәүләш Сәхаба (Кытай студенты)

Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендәге Чишмә татар авылы кызы Сәүләш Сәхаба, бездә татарлар бәйрәмнәрдә гел "Туган тел"не җырлыйлар, шуңа мин дә бу ярышка әлеге шигырьне әзерләп килдем, диде.

Чит ил студентлары төркемендә тагын ике Кытай татары бар иде, алар Тукай шигырен үзләренә генә хас аһәң белән татарча укып бирде. Малайзиядән, Төркиядән һәм Кытайдан берничә студент шигырьләрне урысча яңгыратты. Бер төрек студенты Тукайның "Туган тел" әсәрен бераз бозып булса да, татарча сөйләде.

Чит ил студентлары каты әзерләнеп килсә, Казан укучылары бәйгене җитдигә санамый ахры, әзерлекләре йомшаграк иде, диде жюри вәкиле Инсаф Абдулла.

22 апрель Актерлар йортында җиңүчеләр һәм профессиональ артистлар катнашында зур гала-концерт булачак.

XS
SM
MD
LG