Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

Фин татары Казанда татар теленнән халыкара олимпиадада җиңде


Гран-при ияләре Наил Бәдретдин (с), Зилә Мөбәрәкшина (у) Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән

Гран-при ияләре Наил Бәдретдин (с), Зилә Мөбәрәкшина (у) Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән

22 апрель Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан IV халыкара олимпиадада гран-при Финляндия егете Наил Бәдретдинга бирелде. Бу бүләккә шулай ук Казанның Вахитов районындагы 27нче татар гимназиясе укучысы Зилә Мөбәрәкшина да лаек дип табылды.

Татар теле һәм әдәбиятыннан IV халыкара олимпиада җиңүчеләрен башкаланың Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында бүләкләделәр. Быел әлеге чарада 12 меңнән артык бала катнашкан. Шуларның 500е финалга үткән. Алар арасында Татарстан, Русиянең 39 төбәгеннән тыш, чит илләрдән дә үзләренең белемнәрен күрсәтергә теләүчеләр шактый булган. Финалга узучылар арасында Франция, Япония, Бельгия, Үзбәкстан, Казакъстан, Австралия һәм башка ил вәкилләре бар, дип белдерде оештыручылар.

– Тел аланнарының эчтәлеген үзгәртергә телибез. Казан федераль университеты әлеге эшкә алынды. Быел Кырлайда телләр өйрәтә торган яңа алан (лагерь) ачабыз. Болгарда, Актанышта күләмен арттырачакбыз. Республика җитәкчелеге ярдәмендә тагын бер укытучылар әзерләү проекты эшли башлый. Зур проект, акча ягыннан да, анда укытучы студентларга 15 меңләп стипендия каралган. Шуңа күрә, үзенең туган теле, татар теле, әдәбияты буенча эшләрен дәвам итәргә теләгән укучыларыбызны чакырып калабыз. Ул дәвамлы проект, быел гына түгел, башка елларда да. Үзебезнең телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклау – безнең кулда. Татарстан, татарларның баш шәһәре буларак без сезне җыярга тиешбез. Сезнең аша республикада һәм чит төбәкләрдә, башка илләрдә яшәгән татарларыбызга үзебезнең фикеребезне җиткерергә тиешбез, диде җиңүчеләрне котлау тантанасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Аннан гран-при ияләренә бүләкләр тапшырды.

Наил Бәдретдин – Финляндиянең Хакен исемендәге мәктәбе студенты. Аңа тантанада җиңүче буларак чапан белән түбәтәй бирелде. Татарча олимпиадада катнашкан калган укучылар да ак калфак белән ак түбәтәйдән килгән иде.

Татарча олимпиадада катнашучылар ак калфак белән ак түбәтәйдән

Татарча олимпиадада катнашучылар ак калфак белән ак түбәтәйдән

“Финляндия татарларыннан барыгызга да зур сәлам! Бик зур рәхмәт оештыручыларга. Тәбриснең (Татар яшьләре форумы рәисе) сүзләрен кабатларга яратам, шәһәргә чыкканда сез татарча сөйләшергә тиеш. Шулай гына татар теле тарихка кереп калачак”, диде Наил залда җыелган халыкка карап.

Фин татарының татарча олимпиадада җиңү сәбәбен тантанага килгән Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев үзенчә аңлатты.

– Берсендә мин Финляндиягә баргач, андагы татарлардан ни рәвешле туган телләрен саклап калулары белән кызыксындым. Алар миңа җавап итеп: без илебездән, Ватаныбыздан аерылсак та, беркайчан да Тукайдан аерылмадык. Балаларыбызга бишектән алып ук татар телен өйрәттек, иң беренче итеп “Туган тел” шигырен, “Шүрәле”, “Су анасы” поэмаларын ятлаттык. Шуңа да балаларыбыз милли рухта диде. Минем бер яратып әйтә торган сүзем бар: чит телләрне белү – байлык, үз телеңне белү –бәхет. Мин сезнең барыгызның да бәхетле булуын телим, диде ул.

Татарстанның мәгариф министрлыгы үткәргән татар теле һәм әдәбиятыннан IV халыкара олимпиада тантанасы җыр-бию белән аралаштырлып барды. Алсу Әбелханова, Рөстәм Асаев, Артур-Марат дуэты, Камал артистлары чыгыш ясады. Чара азагында залдагы барлык халык басып “Туган тел” җырын башкарып саубуллашты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG