Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда дүрт министр “Бердәм Русия” праймеризында катнашудан баш тартты


Министрлар "Бердәм Русия" праймеризында катнашудан баш тартуны вакытлары булмау белән аңлата.

Татарстан хөкүмәтендәге дүрт министр Русия Думасына сайлауда "Бердәм Русия" праймеризыннан чыгару үтенече белән гариза язган.

Алар: юстиция министры Лариса Глухова, вице-премьер – мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов, вице-премьер – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Министрлардан кала Татарстанның туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та праймеризда катнашудан баш тарткан. Хөкүмәт вәкилләре әлеге хәлне эшләренең күп булуы белән аңлаткан. Бу хакта "Бердәм Русия"нең Татарстан бүлеге хәбәр итә.

Әлегә Татарстан хөкүмәтенең дүрт вәкиле праймеризда катнаша. Алар: сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, вице-премьер – авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, архив идарәсе башлыгы Ирада Әюпова.

Апрель башында беркадәр министрлар праймериз алдыннан республика буйлап йөрүдән баш тартуларын белдергән иде.

Беренчел сайлауда "Бердәм Русия"дән 60тән артык кеше катнаша, алар арасыннан 10сы Русия Думасының хәзерге депутатлары. Беренчел тавыш бирүләр 22 майда үтәчәк. Аның нәтиҗәсендә "Бердәм Русия" исемлеге төзеләчәк һәм алар 18 сентябрь булачак сайлауга намзәт булып чыгачак.

XS
SM
MD
LG