Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фольклор милләткә Казаннан читтә ислам академиясе ачылды


Болгарда ислам академиясе проекты
Болгарда ислам академиясе проекты

21 май Болгарда ислам академиясе бинасына нигез ташы салынды. Бу чарада Татарстан җитәкчеләре, VII Бөтенрусия татар дин әһелләре җыенына килгәннәр дә катнашты. Хәзер түрәләр ни әйтсә, һәрбер яңалыкны халык уңай кабул итә, тәнкыйди карашлар күренми диярлек. Болгарда академия булдыру турында да шулай булды – кирәк икән, димәк, кирәк дигәндәй.

Ни өчен академия кадәр академия музей-тыюлык саналган урында булачак соң? Менә бу ягы миңа һич кенә дә аңлашылмый. Туристлардан кала халык йөрмәгән, фәнни үзәкләрдән һәм башкалардан ерактагы бер кечкенә Спасс шәһәре янында Русиянең төп ислам академиясе булачакмыни? Казанда урын беткәнмени?

Аңларга тырышып, эзләнә торгач, җавабын да таптым. Хәзрәтләребез һәм Татарстан җитәкчеләре арасында Болгар электән үк ислам тарату үзәге булган диючеләр дә бар. Ә каян килеп дип сорыйсы килә дә, сорарга кеше юк. Дин әһелләре тарихны белми генә түгел, алар аны, әгәр пәйгамбәрләр белән сәхабәләргә кагылмаса, бөтенләй дә яратмый.

Болгарның чәчәк аткан чоры да иң күп дигәндә ике йөз ел була. Болгар дәүләте башкаласы Изге Биләрдә ислам рәсми дин буларак игълан ителгәндә Болгар каласы 9-10 гектар җир биләгән ныгытма гына булган. Бүген сакланып калган биналар – XIV гасырныкы. XV гасырда исә Болгар үсештән туктый гына түгел, җимерелеп таркала башлый. Зиратка, төрбәләр шәһәрчегенә әйләнә. XVIII гасырда ул - монастырьлар ачылган бер урын. Ул кайсы чорда соң ислам тарату үзәге булган? Алтын Урданың башка шәһәрләре, мәсәлән, шул ук Сарайлар белән чагыштырганда ислам үзәге буларак Болгар бик төксе күренә бит ул.

Дөрес, бүген халык зиратка, музейга барган кебек Шәһри Болгарга да йөри. Әмма бу тыюлык милли башкала, милли үзәк, ислам тарату, ислам фәне үсү урыны була алмый. Каберстан – узган дәверләр хәтирәсе, музейлар шанлы чорларның кайтавазы. Татарны "фольклор милләт" дип кенә караган очракта, дөрес, музей-тыюлыкта бер уку йорты төзеп кую бик урынлы ансы.

Бу минем төбенә кадәр төшенеп бетмәвемнең бер өлеше генә әле. Академия ни белән шөгыльләнәчәк? Ислам фәне беләнме? Ул гасырлар дәвамында шул кадәр өйрәнелгән ки, хәтта катып калган. Академия шуны заманга яраклаштыру белән шөгыльләнәчәкме? Авыл хуҗалыгы институт-академияләрен аңлыйм мин. Алар белгечләр чыгаралар, яңа орлыклар уйлап табалар. Ә Болгардагы ислам академиясе ни эшләячәк? Русия дә берничә ислам университеты бар, иң көчлесе аның Казанда. Ислам университетларын тәмамлаган муллалар шунда укыячаклармы? Ә нәрсә укыячаклар? Академияләр төзеп укытырлык ислам фәннәре дә юк бит ул. "Гакыйдә", "Фикх", "Тәҗвид"ләр өйрәнер өчен академия кирәкме? Татар илаһиятчеләренең әсәрләрен бүгенге көнгә тәрҗемә итеп чыгарыр өчен академия кирәкме? Ислам университетлары, дөньяви уку йортларындагы исламият бүлекләре моны эшли алмыймы? Йә булмаса, бу уку йорты чапан-чалма кигән хәзрәтләребезгә "мин академия бетердем" дигән сүз әйтер өчен генә кирәкме?

Шул ук вакытта Татарстан парламентының милли университет төзү хакында карары бар. Бишбылтыр кабул ителгән булса да, аны кем дә гамәлдән чыгармаган. Акыл казаны булырлык уку йортын оештырмыйлар гына. Ә шау-шу белән Болгарда яңа Бохара ясап яталар. Фольклор милләтнең чалма-чапанлы муллалары әнә шулай укып йөргән дип туристларга күрсәтү өчендер инде бу.

Болгардагы ислам академиясе белән татар күңелен юатып ятканда Казан кирмәне төбендә генә олы бер монастырь комплексы төзекләндерелә. Монсын да, тегесен дә "Яңарыш" фонды башкарачак икән. Җитәкчеләрдә хәзер Милли университет кайгысы түгел. Милли университет могҗиза булып ачыла калса да, аңа Казанда урын табылмаячагына ошап тора. Берәр музей-тыюлыкта, йә Иске Казанда, йә башка урында булыр ул. Фольклор милләткә ярамаган тагын.

Чыңгыз Фәхретдинов

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG