Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:16

Казан Изге ана иконасы чиркәве төзелеше җирле халыкны борчуга сала


Тарих институтының археология галимнәре җитәкчелегендәге төркем Казан Изге ана иконасы табылган урында борынгы хәрабәләрне чистарту тәмамланып килә. 21 июль көнне анда патриарх Кирилл катнашында нигез ташын салу тантанасы булачак. Төп чиркәү бинасыннан тыш тагын ике бинаны торгызу, казу эшләрен алып бару көтелә. Якын-тирәдәге торак йортларда яшәүчеләр өйләренең саклану-сакланмавы хакында борчыла.

Казан газетларында Зур Кызыл урамындагы зур чиркәү артында Казан Изге ана иконасы чиркәвенең казу эшләре, аны төзү аркасында якындагы өч торак йорт җимерелергә мөмкин һәм җирле халыкның китмәү өчен рәсмиләргә хатлар язуы турында язып чыкты.

Соңыннан Татарстан митрополиты Феофанның төзелешнең якын-тирәдә биналарга зыян салмау һәм аларның үз урыннарында калуы хакында фикерләре таралды.

Азатлык хәбәрчесе төзелеш урынында булып кайтты һәм эшләрнең барышын өйрәнде.

Баксаң, хәрабәләрне чистарту тулы куәткә бара, анда галимнәр һәм авыр техника белән эшчеләр дә эшли. Тарих институтының археологлар төркеме җитәкчеләрнең берсе Андрей Старков әйткәнчә, чиркәүнең кеше буе зурлыгындагы диварлары сакланып калган. Бинага элекке тәмәке фабрикасы төзелеше вакытында бетон плитәләр һәм свайлар кагылганда зыян салынган. Борынгы чиркәү хәрабәләрен саклап калу планлаштырыла, яңа гыйбадәтханә шул ук нигездә булмаса да, аның өстеннән салыначак. Төгәл ничек булуын ул әлегә әйтә алмады, чөнки планнар әлегә языла һәм үзгәртелә бара.

Шулай ук төп чиркәү белән бергә аның янындагы Никольский чиркәвен торгызу һәм чан манарасы нигезен казып чыгарып, торгызу планлаштырыла дип сөйләде Старков. Әлеге җиде катлы чан манарасының нигезе хәзерге трансформатор саклана торган бина астында булырга мөмкин. Аның кая булуы, якындагы торак йортка зыян салу-салмау әлегә төгәл билгеле түгел, аны бары тик казу эшләре генә күрсәтәчәк, дип аңлатты археолог-галим. Ахыр чиктә өч бинаны да торгызу планлаштырыла, кышларын Казан иконасы сакланган Николай чиркәве тәмәке фабрикасы заманында үзгәртелеп төзелгән булган, ул XX гасыр башы вакытындагы хәленә кайтарылачак, диде ул.

Эзләнү вакытында ниндидер зур табылдыклар белән мактана алмыйлар. Эшчеләр борынгы чылбыр, тимер-томыр, колонна калдыкларын казып чыгарган. Галимнәр шулай ук, хәрабәләрне казыганда чиркәүнең риваятьләрдә әйтелгәнчә чыннан да яну эзләрен тапкан. Бу казылмалар вакытында чиркәүгә кадәр ул урында Казан ханлыгы вакытында бинаның торуын да ачыкланган.

Җирле халык митрополит Феофанның йортларның калуы хакындагы сүзләреннән соң тынычланган булган. Төзелешкә якындагы өч биш катлы йорт комачауларга мөмкин.

Китәргә теләмәүчеләр белән бергә яңарак фатир алып шәһәрнең матур урынына күченү турында хыялланучылар да бар икән. Мәсәлән, Азатлык хәбәрчесенә очраган пенсия яшендәге Фәния Хәким кызы үзенең иптәш хатыны белән бертавыштан йортларының бик иске булуы турында сөйләде. Ул җимерелүдән тимерләр белән ныгытылган булган, калын бетон терәк тә куйган булганнар. Ул яңарак фатир бирелүен теләсә дә, шәһәр читенә китергә теләми. Өлкән яшьтәге күршеләре арасында бу йортлардан да, бу районнан да катгый китергә теләмәүчеләр барлыгын сөйләде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG