Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:58

93 яшьлек сугыш ветераны Әгъзам бабай яралы хәтирәләрен барлый


Татарстанның Биектау районы Олы Кавал авылыннан Әгъзам Җиһаншин 18 яшендә сугышка киткән елларын бүгенгедәй хәтерли. Күп тапкыр яраланып ахырга кадәр көрәшен дәвам иткән Әгъзам бабай “Мин - каһарман!”, “Ватанны дошманнан коткардым!” дип шапырынып сөйләргә ашыйкмый. Сугышта яраланган хәтирәләрен барлап, яшьләргә тыныч тормыш тели.

Әгъзам бабай да, сугыш алды чоры балалары кебек, бик яшьли эшли башлый, инде 12 яшьтә ат караучы була. “Ул вакытта без кырларда сука сукалый идек, яшь булгач, төрле эш куша иделәр”, дип сүзен башлады Икенче дөнья сугышы ветераны.

Әңгәмәдәшебез сугыш хәбәрен туган авылы Олы Кавалда ишетә. Сугышчы юлын ул 1942 елның 29 апрелендә Ижау хәрби лагерына өйрәнү узарга киткәч башлаган. Анда ике ай ярым кораллар белән танышып, дошманнары белән көрәшергә әзерлек үткәннәр. Шуннан соң Әгъзам бабайны бер төркем яшь солдатлар төялгән эшелонда Мәскәүгә алып китәләр. “Ул вакытта погоннар юк иде. Шинель бирделәр, аның каешы юк. Безне тауар вагонына төяп Мәскәүгә җибәрделәр. Анда килгәч, каешын да, погонын да, пилоткаларын да бирделәр”, дип искә алды ул.

Әгъзам Җиһаншин беренче Украина фронтына сугыш кайнаган ноктага туры килә. Смоленскида, Сиваш елгасы ярлары өчен көрәштә катнаша. Шушы бәрелешләрнең берсендә, кулына ярчык тиеп, авыр яралана. Ике ай Мәскәүдә дәвалана, тагын дүрт ай – Пермьдә.

“Безне юл буе урман эченнән алып бардылар. Сазлык, таш юллар күрмәдек тә. Беренче линиядәге солдатлар яраланып, үлеп беткәч, икенче линия итеп безне чакырдылар. Без аларны алыштырырга тиеш идек. Сиваш елгасының бер ярында алманнар, икенчесендә - без. Иртән безгә коралларны суга тидермичә елга аша чыгарга дигән боерык булды. Йөзеп чыгуга, каршы яктан ата башладылар”, дип әңгәмәдәшебез бераз тын алды.

Әгъзам бабай сугышта берничә тапкыр яраланган. Беренчесендә ул дошман очкычларының һөҗүменә эләккән, икенчесендә Украинаның Харьков шәһәре өчен барган сугышта аның уң кулына шартлаткычның кыйпылчыгы тия.

“Тегеләрнең түбән генә оча торган күзләү очкычлары бар иде. Безнең “Зенитка"лардан бер дә курыкмый иделәр. Кинәт кенә җиде-сигез хәрби очкыч килеп чыкты да безне атып ташладылар. Кырдылар инде, бик күп солдатлар кырылды”, дип искә алды бабай.

Әгъзам Җиһаншин Беларуста Орел шәһәрен җәяү чыккан. Хәрби хастаханәдә биш ай дәвалангач, аны алга таба хәрби хезмәткә яраксыз дип Красноярскига эшкә җибәрәләр. “Красноярскига елга ярында урман кисәргә боерык килүгә, ике дә уйламыйча киттем”, ди ул.

Җиңү хәбәрен Әгъзам бабай нәкъ шунда ишетә. “Без урманда эшлибез, төшке ашка кайтмаган идек әле. Лейтенант килде дә: “Егетләр, сугыш туктаган”, дип хәбәр итте. Ул көнне безгә ашауны башка төрле әзерләгәннәр иде. Безне өч көн ял иттерделәр. 1945 елның 22 октябренә кадәр без урманда идек”, ди ветеран.

Урманнан өйгә беренче булып укытучы, инженер кебек мөһим, кирәкле һөнәр ияләрен кайтарганнар. Әгъзам бабай әйтүенчә, Казанга ул октябрьнең 25ләре тирәсендә кайта.

Туган авылында колхозга элеккеге урынына урнаша, әмма тормыш хәленең начар булуы, нужа акча эшләргә шәһәргә илтә. Монда исә көтелмәгән афәт килә, 1947 елда ул Казан кинопленка заводында эшләгәндә бер аягы өзелә. Сугыштан исән-имин килеш кайткан 24 яшьлек егет тыныч тормышта аяксыз кала.

Бер елдан соң, 1948 елда Әгъзам бабай авылдашы Фәймә исемле кызга өйләнә. Алар алты дистәдән артык бергә гомер итәләр. Ирле-хатынлы Җиһаншиннар бергәләп йорт салалар, биш ул тәрбияләп үстерәләр. Әгъзам абый белән Фәймә апаның 11 оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Берничә ел элек Әгъзам Җиһаншин гаиләсенә Биектау район үзәгендә фатир бирәләр. Әмма сугыш ветераны әлегә үз куллары белән төзегән туган йортын ташлап китәргә теләми.

XS
SM
MD
LG