Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җамала татарны дөнья күләмендә күтәрде


Евровидение җиңүчесе Җамала Киевка каһарман булып кайтты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00

Евровидение җиңүчесе Җамала Киевка каһарман булып кайтты

Швециядә узган Евровидение бәйгесендә шактый драматик көрәштә җиңүне Украинадан чыгыш ясаган кырымтатар җырчысы Җамала яулады. Кырымтатар сөргененә багышланган җыр башкарып ул татарны бар дөньяга танытты.

Европаның иң абруйлы саналган җыр сәхнәләренең берсе булган Евровидениегә җыелган җырчылар үз илләрен тәкъдим итеп ярышты. Җамала (Сусанна Джамаладинова) Украинаны тәкъдим итсә дә, чыгышының нигезе итеп кырымтатарларның “Әй, гүзәл Кырым” жырын сайлап алган иде.

Мин бу җирдә яши алмадым,
Яшьлегемә туя алмадым,
Ватаныма хәсрәт булдым,
Әй, гүзәл Кырым!

Европа сәхнәсендә бу җырның юлларын туган телендә, кырымтатарча җырлап, Җамала бар татар дөньясы өчен чыгыш ясаган кебек булды, аның бер илчесе кебек татарны бөтен Европа күләмендә иң югары дәрәҗәгә күтәрә алды дияргә мөмкин.

Аның чыгышына иң югары, ягъни 12 баллны Грузия, Босния һәм Һерцеговина, Швейцария, Израил, Латвия, Сербия, Македония, Польша, Словения һәм башка илләрнең профессиональ белгечләре бирде. Шулай итеп, бу тавыш бирүдә Җамала Австралия җырчысыннан соң икенче урында иде. Ә инде СМС белән тавыш бирүдән соң Җамала беренче урынга чыкты. Икенче урында – австралияле жырчы, өченче урында Русиядән – Сергей Лазарев.

Украина телеканалларында исә инде финал алдыннан ук "Җамала нинди урын яулап алачагы ул кадәр мөһим түгел, иң мөһиме – ул финалда һәм ул Украинаны тәкъдим итә, Кырым – ул Украина!" дигән фикерләр яңгырады.

Русиядә комментаторлары исә финал барышында Җамала башкарган җырның мәгънәсен “аңлатып”, бу җыр миграция, яхшы тормыш эзләп үз ихтыяры белән күченеп йөргәннәр хакында дигән “аңлатма” бирделәр. 1944 елда кырымтатарларның сөрген ителүләрен алар миграция итеп күрсәтергә маташтылар. Җамаланың 1944” дип исемләнгән җыры исә аның гаиләсе мисалында кырымтатарларның 1944 елдагы сөргене, туган илләренә кайта алмаулары, сагыш һәм туган җиренә халыкның сүнмәс мәхәббәте хакында иде. Моны кемдер сәясәт дип атаса, бу бик дөрес сәясәт дип атарга да буладыр.

“Россия 1” телеканалында финалдан соң оештырылган сөйләшүдә “Җамала блестяще спела, но Лазарев лучше. Россия вперед!” дигән рухта чыгышлар яңгырады. Җәнҗаллы, провокацион чыгышлар белән танылган алып баручы Отар Кушанашвили исә чыгышларга профессиональ бәя бирүчеләрне “чмошники” дип атады.

Җамаланың Евровидениегә барачагы билгеле булганнан соң Русиядә төрле сәясмәннәр, хәтта Дума депутатлары тискәре караш белдергән соң, бу чир Русия матбугатына да таралды. Финалдан соң да бу чирнең бетмәгәне студиядә булган төрле чыгышларда сизелеп торды. Үзенең таланты, кабатланмас дүрт октавалы көчле тавышы, туган халкына мәхәббәте һәм тугрылыгы белән Җамала барлык киртәләрне җимереп җиңү яулады, һичшиксез, дөнья күләмендә татарны күтәрде, Кырымда авыр көннәр кичереп яшәгән кырымтатар халкының рухын тагын да ныгытты.

Җамаланы Чубаров һәм Порошенко да котлады

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Җамаланы Евровидение бәйгесендә җиңү белән котлап, “Беркөн без һәммәбез азат Кырымда, борынгы, дан казанган Бакчасарайда җыелырбыз! Бүген моңа тагын бер мөһим адым ясалды”, диде.

Билгеле булганча, Кырым Русия кулында булу сәбәпле, Кырымда яшәүче кырымтатарларга Җамала өчен тавыш бирү мөмкинлеге туды. Русиядән Җамала өчен 10 балл биргән тамашачылар арасында, һичшиксез, Кырымда яшәүче кырымтатарлар да шактый булгандыр.

“Җамала өчен оккупацияләнгән Кырымнан меңнәрчә тавыш биргән милләттәшләребезгә аеруча рәхмәтлебез”, дип язды Чубаров Фейсбукта.

Җамаланың чыгышын Украина президенты Петр Порошенко да күзәтеп барган икән. “Гаҗәеп чыгыш һәм җиңү. Бөтен Украина сиңа рәхмәтле!” дип язып чыкты ул интернетта.

Украина хөкүмәтенең элеккеге рәисе Арсений Яценюк: “Җамала, браво! Ялкынлы һәм лаеклы җиңү! Хисләндерүче көчле талант иясе һәм чиге булмаган мәгънәле тирән җыр! Украина җиңә һәм җиңә барачак, Кырым Украинаныкы булачак!” дип язды Фейсбукта.

Социаль челтәрләрдә исә чираттагы Евровидение-2017 конкурсы инде украин Кырымында узарга тиеш дип яза башладылар.

Риза Фазыл, кырымтатар язучылары берлеге рәисе: “Бу җиңү кырымтатарларга тагын да бер этәргеч була, барлык дөньяга халыкның фаҗигасен таныта. Безгә булышырга омтылган Европа илләре өчен тагын бер сигнал була”, диде.

Риза Фазыл Җамаланың җиңүеннән хисләнеп, “Ах, Җамала!” шигырен иҗат иткән. Азатлык укучылары аны беренче булып укый ала.

Ах, Җамала!​

Май 14 - Халык җырлый, халык шатлана,
Җамалабыз җиңде дип горурлана.
Мин дә шулай шатлыгымнан елый яздым.
Бу җиңүгә бүләк итеп шыгырь яздым.

Ах, Җамала! Айнанайым күзеңнән,
Горурланам һәр бер әйткән сүзеңнән.
Син күрсәттең дөньяга халкыбызны,
Белсеннәр дип, безнең фаҗигабезне.

Син күрсәттең халык фаҗигасен
"1944" исемле җырың белән.
Европада, бөтен дөнья алдында
Уртаклаштың син йөрегеңнең сере белән.

Белешмә. Евровидение җыр бәйгесе инде 61нче тапкыр үткәрелде. Ул 1956 елда Европа илләрен берләштерү һәм дуслаштыру максатында уздырыла башлаган. 1987 елда Советлар Берлегеннән дә катнашучы җибәрү тәкъдиме туса да, коммунистлар партиясе моңа каршы чыкты. Нәтиҗәдә Русия бәйгедә 1994 елдан гына катнаша башлады.

Җамала (Сусанна Джамаладинова)1983 елда Кыргызстанның Ош шәһәрендә сөргенлектә туган. Әтисе – кырымтатар, әнисе – әрмән. Алар Кырымның Алушта янындагы Кучук Ламбат (Малореченское) авылында яшиләр. Җамала балачакта әтисе ягыннан Назлыхан дәү әбисенең зур тәэсире булуын, беренче кырымтатар җырларын да аннан өйрәнүен, һәрбер чыгышында кырымтатар булуын сөйли.​

XS
SM
MD
LG