Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:13

Флюра Низамова: "Җамала чыгышының нигезе булган җырны Татарстанда беренче булып мин башкардым"


Җамала

Җамала

Җамаланың Евровидение бәйгесендә башкарган җырын журналист Флюра Низамова татар дөньясына 1989 елда ук алып чыга. Кырымтатарларны эзәрлекләүләр бүген дә дәвам иткәнгә бу җыр бигрәк тә актуаль ди ул.

Кырымтатар җырчысы Җамала Европа җыр бәйгесе финалында җиңүгә өмет итә. 12 май Швеция башкаласы Стокһольмда Евровидение ярымфиналында катнашкан Җамала "1944" дип аталган җыр белән финалга чыкты.

Билгеле журналист Флюра Низамова да Җамаланың бу җырны башкаруын караган. Аның өчен җыр, бер яктан, кырымтатарларны эзәрлекләүләр бүген дә дәвам иткәнгә, бик актуаль булып тоелса, икенче яктан, бу җыр белән бәйле хатирәләрен яңадан барлаган. Флюра ханым "Алуштадан искән җилләр йөземә бәрде, балачакта калган өйгә күз яшем тамды", дигән юллары булган җырны 1998 елда ук татар дөньясына беренче булып алып чыккан кеше. Хәзер дә башкара әле ул аны.

– Җамаланың "1944" җыры ниндиерәк хисләр тудырды сездә?

– Евровидение таләпләре ягыннан караганда, ул аның аранжировкасын замана тыңлаучысына җайлаштырып эшләгән. Кырымтатарларга гына түгел, безнең яктагы татарларга һәм башкортларга да таныш җыр бит ул хәзер. Аны бик күп төрле вариантта җырлыйлар. Кырымның үзендә дә аны бик күп җырчылар төрлечә башкарды. Алар аны халыкчан нигездә җырлады. Җамала җырны бөтен дөнья тыңлаучысы аңларлык итеп эшләгән.

Миңа аның нәкъ бу җырны сайлап алуы бик ошады, монда сәясәт тә кушылып киткән, җыр бүгенге көндәге хәлләргә дә җавап булып тора. Русия Кырымны алганнан соң дип әйтик инде, кырымтатарларга мөнәсәбәт яхшы якка үзгәрмәде. Тентүләр дә, үтерүләр дә булды, әле дә төрле хәлләр бара. Кырымтатарлар, сез монда төп халык түгел, ә монда без – Русия, дип аларны кысрыклау бара. Җамала бу җырны протест йөзеннән дә алгандыр дип уйлыйм.

– Ярымфиналда Җамала "1944" җырын башкарыр алдыннан "Россия 1" каналы алып баручысы: "Европада әлеге композицияне йортларыннан ирексездән йә үз ирекләре белән яхшы тормыш эзләп киткәннәрнең догасы буларак кабул итәләр. Бу проблема XX гасырдан XXI гасырга да күчте" дигән комментар бирде. Русия бу җырны үз пропагандасында куллана. Бу ягын ничегрәк бәялисез?

– Бу хәл зур сәясәтне, вәхшилекне яшерү өчен әйтелгән сүзләр инде. Русия Советлар Берлегенең варисы буларак, кырымтатарларны сөрүне үз өстенә алырга тиеш. Бүген мондый белдерүләр әлеге хәлләрдән ераккарак китү максатында эшләндер дип уйлыйм мин. Бу бит бер дә дөрес түгел, тарихны белгән кеше барсын да белә.

– Бу җырны Сез татар дөньясына алып чыккан елларны искә алыйк әле?

– 1989 елда Казанда укып йөргән кырымтатар студентлары "Кесмәт" ("Язмыш") дигән ансамбль оештырган иде. Мин кырымтатар җырлары белән кызыксынган кеше буларак, берничә җыр да белә идем, аларны пластинкалардан отып өйрәндем һәм бу ансамбльгә кушылып киттем.

Бу җырны, ялгышмасам, әле сөргендә Үзбәкстанда яшәгәндә үк "Хайтарма" ансамбле җитәкчесе Фәүзи Билялов беренче булып башкарган. Үзбәкстанда Кырымны сагынып туган җыр ул. Кырымтатар студентлар миңа иң беренче булып шул җырны җырлап күрсәттеләр. Бу җыр "Алуштадан искән җилләр" дип атала. Фәүзи Билялов аны үзе "Гүзәл Кырым" дип башкара иде.

"Алуштадан искән җилләр йөземә бәрде, балачакта калган өйгә күз яшем тамды", дип китә инде ул. Мин аны кырымтатарча җырлый идем, аңласыннар өчен бер күплетын татарча да башкара идем. Без Казанда шактый гына концертлар куйдык һәм Суслангерга сөрелеп, Мари Иле республикасының Волжски шәһәрендә яшәп калган кырымтатар гаиләләре алдында да чыгыш ясадык. Йөзләгән гаилә алдында концерт куйдык.

Сөргенгә җибәрелгәннән бирле аларның кырымтатарча концертны күргәннәре булмаган. Бөтен зал белән елап утырдылар, соңыннан килеп кочаклап бик каты хисләнделәр, рәхмәтләр әйттеләр.

– Сез үзегез бу җырны ниндиерәк хисләр белән башкара идегез?

– Мин соңгы вакытта күбрәк туган авылымда, Ярмәкәй районы Иске Шахта яшәп ятам. Монда да без концертлар куябыз. Мин һәр концерт саен бер-ике булса да кырымтатар җырын җырламый калмыйм. Бүген мин 30лап кырымтатарча җыр беләм. Алар барсы да кырымтатарча сүзләре белән күңелдә. Халык алдына чыккач кырымтатарларның язмышы турында сөйлим, аңлатам. Аларның язмышын бик күп кеше яхшы белми. Бу җырны безнең Ярмәкәй районындагы баянчылар да уйный белә хәзер.

Флюра Низамова (с)

Флюра Низамова (с)

Бу җырны башкарганда ни күз алдына килә дигәннән, элегрәк, кырымтатарларның язмышы берничек тә хәл ителмәгәндә, Үзбәкстанда сөргендә соңгы елларын кичергәндә, яхшырак тормышта яшәсәләр дә, алар ватннарыннан аерылган бит инде, шуңа күрә җырлаганда үземнең үк күзләргә яшьләр килә иде. Эчтән буылган кебек була идем. Бик хисләнеп башкара идем мин аны. Ул вакытта Кырымны күргәнем дә юк иде, җырлаганда колагым диңгез шаулаулары ишетелгән кебек була иде.

Бүген, бер караганда, кырымтатарларның шактый өлеше ватаннарына кайттылар да шикелле, ләкин Русиянең артык шовинизмга бирелеп өстән килә торган "Русский мир" дигән сәясәте аркасында кырымтатарлар Кырымда барыбер үзләрен иркен хис итмиләр дип уйлыйм. Үз ватаннарында аларны кысрыклыйлар, сез – төп халык түгел, дип басым ясыйлар, аларны экстремистлар итеп күрсәтергә тырышалар. Кичә миңа Фейсбукта Кырымнан видеолар килде. Бакчасарай якларында, Салачыкта һәм тагын башка җирләрдә тентүләр бара. Дин белән, экстремизм белән бәйле нәрсәләр эзлиләр. Тапсалар бик сөенәләр, тапмасалар табарга тырышалар дигән шикелле. Әнә шуңа күрә бу җыр әле дә үзенең актуальлеген югалтмагандыр дип уйлыйм. Кырымтатарларны бүген дә Кырымга кайтып та ватанына тиенә алмаган дип саныйм мин. Бу бик кызганыч хәл бит!

Бу җырны бик еш башкардым мин, татарчага җайлаштырып та җырладык без аны. Миннән соң Казан университетының татар халык хоры да җырлады. Гөлзадә Сафиуллина бу җырның сүзләрен миннән алды. Ул аны бик яхшы аранжировка белән радиога да яздырды. Мин бу җырны беренче башкаручы булсам да, радиога яздырмадым, ничектер шулай калды ул.

* * * *

Флюра Низамова 1974 елда Казан дәүләт университетына укырга керә. Кечкенәдән җырлап үскәнгә, сәнгатьне яратканга университетның Татар халык хорында җырлый башлый, шул ук вакытта әлеге югары уку йортының "Каз канаты" халык бию ансамбле солисты да була.

1979 елда университетны филолог белгечлеге алып тәмамласа да Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый. Бер елдан соң әдәбият буенча аспирантурага укырга керә. "Кайда гына булмыйм, мин җырладым да, җырладым", ди Флюра ханым. Казанда оештырылган башка ансамбльләрдә дә җырлый ул. Озак еллар "Татарстан яшьләре" газетында эшләп ялга чыга.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG