Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:29

Казанда Сара Садыйковага һәйкәл кайчан куелыр?


7 июньдә мәшһүр композитор Сара Садыйкова вафатына 30 ел тула. Татарның данлыклы кызына Казанда әлегәчә һәйкәл куелмаган.

Мәшһүр композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская бу көннәрдә 2014 елда башлаган калын журналын күтәреп, оешмадан оешмага йөреп имзалар җыя. 90 яшьлек ханым данлыклы әнисенә 1997 елда ук күтәрелеп чыккан һәйкәл кую башлангычын яңадан кузгатып җибәрмәкче.

Февраль аенда гына Әлфия Айдарскаяга Татарстан мәдәният министрлыгыннан хат килә һәм анда һәйкәл урынын үзгәртү белән бергә 10 миллион сумга якын акча бүленүе турында әйтелә. Хәзер Әлфия ханым бүленгән акчалар башка максатларга тотылыр һәм һәйкәл тагын куелмыйча калыр дип шикләнә.

Һәйкәл кую тәкъдиме инде 20 елга якын вакыт тормышка аша алмый. Айдарская сөйләгәнчә, 1995 елда ук Сара Садыйкованы мәңгеләштерү тәкъдимнәре ясалган булган. 1997 елда һәйкәл кую турында рәсми карар чыга, 2006 елда Рөстәм Миңнеханов имзалаган хөкүмәт карары белән Сара Садыйкованың 100 еллык юбилеена багышлап Казанда куелачак һәйкәл урыны итеп Юнысов мәйданы билгеләнә.

2007 елда шушы урынга туры китереп атаклы архитектор, Тукай бүләге лауреаты Рада Нигъмәтуллина үзенең сынчы кызлары белән берлектә фонтан, көянтәле кызлар һәм пианинога таянган композитор сыныннан торган "Җидегән чишмә" проектын ясый. Анда чыгышлар өчен кечкенә сәхнә һәм тирә-яктан утыргычлар булырга тиеш булган. Проект Сара Садыйкованың халык әле дә яратып башкара торган җырына багышлап ясала.

Әмма әле дә билгесез сәбәпләр аркасында һәйкәл куелмый. 2014 елда Татарстан Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясаганда министр Айрат Сибагатуллин депутат Роберт Миңнуллинга җавап биреп, тоткарлыкны кую урыны белән кыенлыклар килеп чыгу белән аңлаткан иде.

"Сарага урын табылмый"

2015 елда 2006 елгы рәсми карарга төзәтмәләр кертелә һәм һәйкәлгә Әхтәмов белән Тукай урамы кисешкән урында, мәчет янындагы урын билгеләнә. Элегрәк башка урыннар да тәкъдим ителгән булган, әмма авторлар аларны кире каккан. Матбугатта Юнысов мәйданы сатылган дигән сүзләр әйтелде, әмма яңа рәсми дәлилләр китерелмәде.

2014 елда Әлфия Айдарская Рада Нигъматуллинаның һәйкәлне Юнысов мәйданында калдыру мөрәҗәгате ябыштырылган калын журналга имзалар җыя башлый. Сынчылар Рада Нигъмәтуллина һәм аларның кызлары Юнысов мәйданыннан тыш әлеге һәйкәл-композиция сыймаячак, башка урынга туры килмәячәк, аның идеясен тулысынча тормышка ашырып булмаячак, диләр.

Аны язучылар да, шагыйрьләр дә, студентлар да, төзүчеләр дә, тегүчеләр дә, читтәге татарлар да, башка милләт кешеләре дә имзалый. Шагыйрь Роберт Миңнуллин "Сарага урын табылмый" дип шигырь яза. Анда Казанны, татарны данлаган мәшһүр Сара Садыйковага берничек тә лаеклы урын табылмавы, билгенгән урынның сатылуы тәнкыйтьләнә.

Тышына проект рәсеме ябыштырылган калын кызыл дәфтәргә фикер калдыручылар арасында татарның шундый данлыклы кешесенә һәйкәл кую башлангычына теләктәшлек күрсәткән, һаман да куелмавына канәгатьсезек белдергән язулар да бар.

Соңгы имзалар апрель аенда куелган һәм саны 709 җиткән иде. Әлфия Айдарская Рада Нигъмәтуллинага биргән вәгъдәне үтәп, имзаларны бер меңгә җиткерергә тиешмен дип аңлата.

"Һәйкәл йә шунда булачак, йә бөтенләй куелмаячак"

Әлфия Айдарская һәйкәлнең хөкүмәт билгеләгән Әхтәмов белән Тукай урамнары кисешкән җирдә куелуына каршы түгел.

Борнай мәчете янындагы әлеге сквер аша гел кеше йөреп тора, ул Сара Садыйкова урамына тоташып китә, экскурсия вакытында һәйкәл янында туктап, аны туристларга күрсәтергә вәгъдә итәләр. Әлфия Айдарская "Һәйкәл йә шунда булачак, йә бөтенләй куелмаячак" дип саный. Ул инде һәйкәлне күрү өметен күптән өзгән, күңелдә куелуына да ышанып бетми. Хәзер ул Сара Садыйкованың чыкмый калган җырлар җыентыгын бастырып чыгарырга тели, чыкмый калса, югалачак, һичьюгы, шул көйләр чыгып калсын иде, ди ул.

Һәйкәлнең өлешләрен табу кыен

2007 елда ясалган һәйкәлнең өлешләре төрле җирләргә таралган. Бронзадан коелган ике кыз сыны ясалган урында тузанда ята, ди Әлфия Айдарская. Рада Нигъмәтуллина Азатлыкка кыйммәтле гранит плитә дә югалган дип сөйләде. Сынчының кызы Изабелла Нигъмәтуллина әйткәнчә, кыйммәтле таш бер ширкәткә кайтырылып эшләнгән булган, әмма дистә еллар буена әлеге оешма таркалган, аның һәм гранитның эзләре югалган.

Композиторның йөзе булачак битлекне скульптор үзендә тота һәм Юнысов мәйданына куелмаса бирмәячәген әйтә. Ул автор белән килештермичә урынны үзгәртү канунсыз дип саный һәм Әхмәтов урамына риза түгел.

Әлфия Айдарская Азатлыкка сынчы белән берничек тә сөйләшә алмавын, ул шалтыратканда телефонны алмавын әйтте. Рада Нигъмәтуллина һаман да үз карарында калуын раслады. Министр үзе аны башка урынга килешергә килеп сораса да, мин аның үтенечен канәгатьләндермәячәкмен, диде ул Азатлыкка. "Айрат Сибагатуллин бездә булып киткән иде, күп сөйләшмәде", диде ул. Сынчы Рада Нигъмәтуллина "ахыр чиктә мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкмен", дип әйтте.

Азатлык мәдәният министрлыгына бу хәлләргә үз аңлатмасын бирүне сорап рәсми хат юллады, аңа әлегә җавап килмәде.

Элегрәк Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары, шәһәр дизайны бүлеге мөдире Жанна Белицкая Сара Садыйкова һәйкәленең Юнысов мәйданында куелмавын анда әлеге композиция өчен урын аз булуы һәм бу урында "Дүрт бакча" проектын тормышка ашырырга җыенулары белән аңлаткан иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG