Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда ислам академиясе һәм Казанда чиркәү төзелешләре халык җилкәсенә төшмәсме?


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм митрополит Феофан халык арасында
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм митрополит Феофан халык арасында

Болгар ислам академиясе һәм Казан изге ана иконасы чиркәве төзелешенә акчалар Татарстан һәм федераль казнадан бүленәчәк диелсә дә, Мәскәү әлегә бирергә ашыгып тормый.

Болгар ислам академиясе һәм Казан изге ана иконасы чиркәве федераль һәм республика казнасыннан бүлеп финансланачак диелсә дә, әлегә Мәскәүнең бу эшләргә акча биргәне күренми. Күптән түгел биналарның проектлары тәкъдим ителде һәм алар барысы да Татарстан акчасына эшләнгән дияргә була.

"Болгар ислам академиясенең проектын республика финанслады. Бу Русия мөселманнары өчен мөһим уку йорты булуны искә алып, федераль үзәк тә финанс ярдәм күрсәтер дип өметләнәбез”, диде Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин дүшәмбе “Татар-информ”да булган матбугат очрашуында.

Татарстан митрополиясе Азатлыкка проект эшләрен шулай ук хөкүмәт финанславын әйтте, әмма кайсы хөкүмәт икәнен ачыклык кертмәде. Бары Татарстан митрополиты Феофан гына матбугат очрашуы барышында әлеге эш белән “Татинвестгражданпроект” ширкәте шөгыльләнгәнен әйтте.

Әлбәттә проект - эшнең башы гына. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар академиясен бер ел дигәндә төзеп бетерү кирәклегенә басым ясый, шул ук вакытта сишәмбе көнне республика вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев академия төзелешенә 2016 елгы республика бюджетында бер тиен дә каралмаганын җиткерде. Әлеге төзелешнең бәясе бер миллиард сум дип исәпләнә.

"Эфир" телеканалы чиркәү төзелешенә өч миллиардка төшәчәк дип хәбәр итте
"Эфир" телеканалы чиркәү төзелешенә өч миллиардка төшәчәк дип хәбәр итте

Казан изге ана иконасы чиркәве төзелеше дә башта шул бер миллиард сум тирәсе диелсә, соңрак “Эфир” телеканалы аның өч миллиардка төшәчәген әйтте. Татарстан митрополиясе Азатлыкның әлеге төзелешнең күпмегә төшәчәге турындагы соравына җавап бирә алмады.

“Кызганычка төзелеш бәясе турында мәгълүматыбыз юк. Акча җыю мәсьәләсе белән “Яңарыш” вакыфы шөгыльләнә”, дигән җавап килде.

Феофан үзе матбугат очрашуында, әлегә сүз чиркәүнең үзен төзү турында гына бара, ул бер миллиард сумга төшәргә мөмкин, ә менә инде бөтен комплекс, әлбәттә, кыйммәтрәк булачак, дигән иде. Казан изге ана иконасы чиркәвен исә 2019 елда төзеп бетерергә планлаштыралар.

Шәйхразиевның Татарстан казнасында төзелешкә акча юк диюе, Мәскәүнең дә әле акча бирергә ашыкмавы бу төзелешләрнең халык җилкәсенә төшәчәгенә ишарәли кебек.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да, митрополит Феофан да соңгы вакытта халыкны бу эшкә акча бирергә үгетләве дә моны ачык күрсәтә. Митрополит “Татар-информ” агентлыгында матбугат очрашуында чиркәүне торгызуда Татнефть, ТАИФ һәм башка Татарстан ширкәтләре катнашырга җыенуын әйтте, әмма журналистның Мәскәү олигархлары да үз өлешен кертергә җыенмыймы дигән соравына: “Иң мөһиме - халык булышсын иде” дигән теләген әйтте.

Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр Болгар һәм Зөя утравындагы төзелешләр өчен акча җыюларын әле дә хәтерли. Күптән түгел Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре дә Болгар академиясе һәм чиркәү төзелешенә бер көнлек хезмәт хакларын күчерүен хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG