G-7 илләре Украинаның көнчыгышындагы кораллы низагта катнашучы Русиягә каршы чикләүләрне дәвам итәргә дип килеште. Бу турыда Япониядә узган G-7 саммитын йомгаклау матбугат очрашуында Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон белдерде. Аның әйтүенчә, Украинаның көнчыгышында кораллы низагны чишү турындагы Мински килешүләре тулысынча үтәлми торып Русиягә каршы чикләүләр бетерелмәскә тиеш.
Оешма белдерүендә шулай ук G-7 илләренең Кырымны аннексияләү белән килешмәве һәм ярымутрауны Русиягә кушу референдумын танымау сәясәтен дәвам итүе язылган.
G-7 Украинадагы низагта катнашучы барлык тарафларны хәрби чаралар барган төбәктә атышларны тулычынча туктату өчен конкрет чаралар күрергә өнди.
Кичә Европа Берлеге җитәкчесе Дональд Туск Русиягә каршы чикләүләрнең алдагы 2-3 атнада бәхәсләрсез генә озайтылуына өметләнүен белдерде.
Узган елның декабрь ахырында бу чикләүләр ярты елга озайтлыган иде. Европа Берлеге чикләүләрне озайту турында карарын июнь ахырына кадәр чыгарырга тиеш.