Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надежда Савченко Украина президенты булырга әзерлеген белдерде


Надежда Савченко
Надежда Савченко

Ике көн элек Русия әсирлегеннән кайткан Украина хәрбие Надежда Савченко, әгәр кирәк булса, Украина президенты булырга әзер икәнен белдерде.

“Бездә кешеләр карабодайдан башка нәрсәгә тавыш бирергә инде өйрәнгәндер дип уйламыйм әлегә”, диде Савченко.

Ул шулай ук башка сәясәтчеләр белән кул кысышуын алар белән дуслашу теләге буларак кабул итмәүне дә сорады.

Әсирлектән кайткан көнне Савченко Украина президенты Петр Порошенконың кулын кыскан иде.

Элегрәк матбугатта Украина депутатларына сылтама белән Савченконың Рададагы Дәүләт иминлеге һәм саклану комитетына керәчәге турында хәбәрләр булган иде.

Шулай ук Савченконың Русиядәге украин сәяси тоткыннарына ярдәм итү өчен иҗтимагый оешма төзергә җыенуы хәбәр ителә.

2014 елның җәендә Донбасста Русиянең ике журналистын үтерүдә катнашуда гаепләнеп 22 ел төрмәгә хөкем ителгән Савченко 25 майда Украина әсирлегендәге ике Русия хәрбиенә алыштырылды.

XS
SM
MD
LG