“Бездә кешеләр карабодайдан башка нәрсәгә тавыш бирергә инде өйрәнгәндер дип уйламыйм әлегә”, диде Савченко.
Ул шулай ук башка сәясәтчеләр белән кул кысышуын алар белән дуслашу теләге буларак кабул итмәүне дә сорады.
Әсирлектән кайткан көнне Савченко Украина президенты Петр Порошенконың кулын кыскан иде.
Элегрәк матбугатта Украина депутатларына сылтама белән Савченконың Рададагы Дәүләт иминлеге һәм саклану комитетына керәчәге турында хәбәрләр булган иде.
Шулай ук Савченконың Русиядәге украин сәяси тоткыннарына ярдәм итү өчен иҗтимагый оешма төзергә җыенуы хәбәр ителә.
2014 елның җәендә Донбасста Русиянең ике журналистын үтерүдә катнашуда гаепләнеп 22 ел төрмәгә хөкем ителгән Савченко 25 майда Украина әсирлегендәге ике Русия хәрбиенә алыштырылды.