Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Иртәгә Гаеттә Шәмәрдән балалары пиньята ватачак

Рамазан куйган канатларны югалтасы килми

Татар дөньясы киң, әмма иң кадерлесе – гаилә, туган-тумачалар. Зур гаилә: әти-әниләрем, үзем хатыным, балам, бертуган абыйның гаиләсе. Бу – чын татар мөселман мохите, иманлы, җылы, ихласлы дөнья. Элегрәк ифтарларга ешрак йөрдем, күбрәк дуслар белән узды авыз ачу мәҗлесләре. Әлеге Рамазанның көннәрен искә төшерәм: күбрәк өйдә, гаиләм,әти-әниләр, абыйлар белән булганмын икән. Моның сәбәбе гади: әни тәмле пешерә, мин – ул әзерләгән ризыкларның фанаты.

Гаеткә санаулы көннәр калып барганда әти белән әни чираттагы өмә оештырды. Бездә “күмәк эш”не зурлыйлар һәм ул аерым хөрмәткә ия. Якшәмбе әни авылына кайттык. Авыл зиратына бардык, мәрхүм әби каберенә таш куйдык, чардуган урнаштырдык. Дүрт буын әби-бабайлары биредә җирләнгән. Аларның каберләрен барладык, ташларны ныгыттык, чардуганнарны буядык, чәчкәләр утырттык. Туганнар шактый зур компания булып кайтты. Көн эссе, иртәннән алып икендегә кадәр бертуктамый эшләдек, әмма барысы да минем файдам, өлешем керсен дип ихластан тырышты.

Барыбыз да әни туган нигезгә җыелыштык. Әбиләр әйткән сүзләрне, нәсыйхәтләрне искә алдык. Алар башыннан ачлыгы да, сугыш еллары да узган. Нинди генә авырлык кичермән бит алар! Минҗамал әби шигырьләр язган, көндәлекләр алып барган, күңелен шулай бушаткан. Алар биргән тәрбия – алар сөйләгән йөзләгән хатирәләр. Видеога, йә булмаса диктофонга яздырып калдырмаганыма үкенәм. Әмма сөйләгәннәре барысы да күңел түрендә.

Безнең әби-бабайлар – башка параллель дөнья кешеләре булган кебек миңа. Айпадтан аера алмыйча әтиләр яшенә җиткәч балаларыбызны безнең әти-әниләр кебек өмәләргә җыя алырбызмы? Шул уйлар мине бимазалый. Минем өчен Рамазан –уй-фикерләрне тәртипкә китерү ае. Калебемне пакъландыру, үземне яхшы якка үзгәртү – айның төп мәгънәсе. Яхшы якка үзгәрәсе иде. Рамазан куйган канатларны бер дә югалтасы килми...

Тәбрис Яруллин, Казан

Намаз вакытлары билгеле булды


Иртәгә – Ураза гаете. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре 6.30 сәгатьтә башланачак. Ә 7.00 сәгатьтә – гает намазы. Аннан соң хөтбә укылачак. Татарстан башкаласында, Ураза гаете уңаеннан, төп чаралар республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә узачак. Бәйрәмгә эләгә алмаучылар аны “Татарстан – Яңа гасыр”, “ТНВ Планета” каналлары аша карый алачак.
Казан мөселманнары бәйрәм намазына соңга калмасын өчен автобуслар, троллейбуслар 4.30 сәгатьтә маршрутка чыгачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Әлегә сезгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза гаете уңаеннан котлавын карарга тәкъдим итәбез.

Торонтода авыз ачу

"1 июль көнне Канада көне билгеләнә, шуңа күрә бу ил татарлары аны авыз ачу белән бергә үткәрде. Татар ризыкларыннан табын әзерләнде, Коъән укылды. Авыз ачуларга татарлар бергә җыела, гадәттә, 7-15 кеше тирәсе була. Бер-берсенә кунакка йөрү монда гадәткә кергән.

Башка җәмгыятьләр тарафыннан да ифтарлар оештырыла. Әйтик, төрек мәдәни җәмгыятьләре оештырган ифтарлар уза, хәтта Торонто шәһәре полициясе кебек оешмалар оештырган авыз ачулар да уза. Татарлар мондый чараларга да йөри.

Канадада ураза тоту якынча иртәнге 4тән кичке 9га кадәр дәвам итә", дип хәбәр итте Торонто шәһәрендә гомер итүче милләттәшебез Әмир Җиһаншин.

Ураза тотсаң, автобуста йөрү бушка

Без Казанда! АКШтан канатланып туган якларыбызга кайттык. Рамазанның бер өлешен Казанабызда булдык дип сөенеп бетә алмыйм. Шундый рәхәт, шундый күңелле! Балалар “Сәләт” аланында ял итә, махсус шунда эләгик, балалар яшьтәшләре белән татар телле мохиттә аралашсын дип теләдек. “Сәләт”тә ураза тотучы балалар бар дип сөендек. Безнең кызларга авыр булыр дип курккан идек, юк икән, аларга иптәшкә дистәләгән мөселман балалары да аланда ял итә. Оештыручыларга рәхмәт, аларга бик игътибарлы. Кичен авыз ачуга аларга аерым табын әзерлиләр, ашаталар. Иртәнге сәхәргә дә аларны тәрбиялиләр, тәм-томнар белән сыйлыйлар.

Казанга кайтканнан бирле гел матур, уңай күренешләргә тап булам. Башкалабызда ике катлы экскурсион автобуслар йөри. Беләсезме, алар Рамазан дәвамында уразада булучыларны бушка йөрткән! Без дә эләктек. Шунысы кызык: ураза тотучыларга бушлай дигән. Мөселманлык мәҗбүри түгел, ә ураза мөһим! Кешенең дусты урыс була торып ихтирам йөзеннән ураза тота икән, ул да күңелле автобуска эләгүче бәхетлеләр исемлегендә була ала. Минем бу кеше, Казаным өчен горурлыгым, сөнечем эчемә сыймый! Нинди шәп әйбер уйлап тапкан. Күпме кешене, баланы Рамазан уңаеннан сөендергән бит бу эшмәкәр. Аңа бу игелеге бәрәкәт белән кайтсын.
А иртәгә – Гает. Без шуңа әзерләнәбез. Әни белән өчпочмаклар, бәлешләр, долма, пылау пешерәчәкбез. Ә сез гадәттә ниләр белән сыйланасыз Гаеттә?

Диләрә Хафизова, АКШ-Татарстан

Айлар солтаны турында соңгы тәэсирләр..

Ифтар нәтиҗәсе нинди була?

Төркиядә барабанлы сәхәр

​Төркиядә Рамазан аенда гына була торган кызыклы гына бер йоланы сезгә житкерәм.

Балалар кечкенә вакыт. Рамазан аеның беренче көне. Төнге өчләрдә кызым елый-елый безнең бүлмәгә йөгереп тә керде хатын белән икебез арага юрган астына кереп тә качты.Бүлмәгә чебен очып керсә дә уяна торган кеше буларак йокылы уяулы: "Нәрсә булды, кызым?" дим. Ул бераз тынычлангач: "Әти, йорт янында бер тиле кеше барабан кагып, акыра-акыра кешеләрне куркытып йори!” ди.

Бар да аңлашылды. Рамазан ае башлангач Төркиянең һәр шәһәрендә мәхәллә урамнарында йөреп ураза тотучыларны сәхәр ашына уятучылар була. Әлбәттә, ишек кыңгыравына бишәр тапкыр басып качып китмиләр. Бу кешеләр урамнардан барабан кагып, клорнетта уйнап, такмаклар әйтеп халыкны сәхәргә уята. Әмма төнге өчтә уянган кешеләрнең реакциясе ничек була сон?

Сәхәр барабанчыларына халык төрлечә карый. "Әй рәхмәт яугыры, кулларын дәрт күрсен!" дип аларны җылы каршы алучылар да, дога укып калучылар да күп. Ләкин төрекләр - кызу канлы халык, тәрәзәне ачып: "Аллаһ бәлаңны бирсен, дөмек, мәлгун!", "Кит моннан, бүтән барабан кагып йөрмә" диючелер дә, тәрәзәдән чиләк белән өсләренә су коючылар да, балконнан помидор ыргытучылар да булгалый.
Хәзерге вакытта бу кешеләрне шәһәр хакимияте билгели һәм бу хезмәтләре йчен аларга акча бирә. Бу барабанчылар ике атнада бер тапкыр мәхәлләдәге өйләргә кереп акча жыя, барабанчыны ошаткан кеше аларга бахшишын кызганмый, ошатмаган кеше ишеген дә ачып тормаска мөмкин. Барабанчы шулай йорт саен бахшиш жыя торгач акча янчыгы тулгалый. Әмма aнда да кайбер кешеләр аларны гел чәкчәк тотып тәмле тел белән каршыламый.

Менә быел да бер атна узгач безнең өйнең ишеген де шакыдылар. Кыңгырауга басучы:“Мин - Рамазан барабанчысы, акча жыя идек”, ди. Аның бу сүзләренә җавап итеп, “Рамазан башланганга бер атна була, минем сезне күргәнем дә, ишеткәнем дә юк”, дидем. “Без һәр көн монда, сез уянмыйсыздыр”, дип барабанчы тәки 5 төрек лирасын алып чыгып китте. Соңыннан гына белдем: кеше алдап акча жыючылар да була икән. Безне дә алдап чыгып киткәннәр булып чыкты.

Фәнис Зыялы, Анталья шәһәре

дәвам

XS
SM
MD
LG