Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Уразаның беренче көне 6 июнь, соңгы 4 июль булачак, 5 июльдә – Ураза бәйрәме

Быел Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы фитыр сәдакасы күләмен 100 сумнан алып 600 сумга кадәр, фидия сәдакасы күләмен 200 сум дип билгеләде. (2009 елда фитыр сәдакәсе 50 сумнан башлана иде)

Рамазан уңаеннан "Maksat" сайты "Супер ай" марафонын башлый

Теләгән кеше үзенең максатын билгеләп, бер ай эчендә бу максатка ирешү өчен эшләргә тиеш. Ай ахырында уңышка ирешүчеләрне бүләкләр көтә.

Umma.ru әзерләгән тәкъвим тәрҗемәсе

"Халява" татарча ничек була?

​Рамазан ае котлы булсын! Бу айны мөселманнар чынлап та ел дәвамында көтеп тора. Ураза мөселман кешесенең тормышында бик зур әһәмияткә ия. Иртә торып сәхәр ашаулар , кичен ифтарлар гасырлар дәвамында үтәлеп киленгән гадәт. Ә соңгы елларның гадәте – коллектив ифтарлар. Хәзер һәр мәчет, һәр дини оешма колектив ифтарлар уздыра. Урыс телендә "халява", "халявщик" дигән сүзләр бар. Нәрсәне дә булса бушка алып калу дигән мәгнәне аңлата ул. Менә соңгы елларның тагын бер гадәте - халявщик ифтарчылар. Алар Рамазан ае дәвамында мәчеттән-мәчеткә йөреп, бушка тукланып йөриләр. Начармы-яхшымы, белмим. Әмма ураза аларның да көтелгән ае. Аларны да котлыйм.

Рәфис Җәмдихан, Чуашстан

Улымның беренче тәравихы

​Кичә бер яшьлек улыбыз белән беренче тәравихка бардык. Бу Хәкимнең җәмәгать белән укылган намазны беренче күзәтүе иде. Сабыйга кич белән урамга чыгып китү үзе кызык, ә инде рәт-рәт тезелгән әби-апаларны карау тагы да ошады. Ястүнең 4 рәкәгатен укыгач төп залдан чишенү бүлмәсенә күчтек һәм ачык ишек аша тыңлап оеп укыдык. Анда мәчеткә беренче тапкыр гына килгән, бераз каушый төшкән бер кыз безнең янга кушылды. Хәким мәчеткә ияләнеп, әрсезлеге арта барган саен бу кызның да хәрәкәтләре ышанычрак була башлады. Күңеле тынычлана төшкәндер. Мәчеттәге әбиләр сабыйга Гарәп Әмирлекләрендәге кебек сөеп куанып карамый шул әлегә бездә. Каты сүз әйтүче булмаса да, 8 рәкәгатьне укыгач урамга чыктык улым белән. Мин инде тәравих 8 рәкагать тә булырга мәмкин, кайткач витр гына укырмын дип уйлап куйган идем. Әмма намазны тәмамлап чыккан ирем, хәнәфи мәзһәбендә тәравихның бары тик 20 була алуын әйтеп шокта калдырды.

Гөлназ Җиһаншина, Казан

"Хатыннан күп итеп пилмән ясаттым", ди Чаллының Рамазан мәчетенә йөрүче Фәрит абый

Ураза тота алмаган кешегә нишләргә?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:36 0:00

20 сәгать сусыз, ризыксыз тору зур сабырлык һәм ихтыяр көче таләп итә

Уфада уразаның беренче көне
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00

дәвам

XS
SM
MD
LG