Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Индонезиядә тәравих

Казанда “Әниләр” мәчетеннән сәдака акчаларын урлаганнар

Казанның Газовая урамында урнашкан “Әниләр” мәчетенә караклар кереп сәдака җыю өчен куелган тартмада булган бөтен акчаны урлап чыккан. Караклар кулына ничә сум күләмендә акча кергәнлеге әлегә ачыкланмаган. Мәчет бик яхшы сакланмаган, бинада видео күзәтү системасы урнаштырылмаган. Тартманың ватылган булуын 5 нче июндә күреп алганнар. “Әниләр” мәчете Русия ислам университеты комплексына карый.

Динә Нагаева, Казан

Кытай хакимиятләре ураза тотуны тыйды

​Кытайның Синҗан төбәге халкының яртысыннан артыгы мөселманнар. Хакимиятләр бу айда рестораннарга гадәттәгечә эшләргә кушты, дәүләт хезмәтендә булганнарга, студентлар һәм укытучыларга ураза тотуны тыйды, дип хәбәр итә Дөнья Уйгыр конгрессы.

Кытайның Синҗан төбәгендәге Аксу шәһәрендә уйгыр ханымы лагман ясый

Чаллы халкы ураза турында нәрсә белә?

Чаллы халкы ураза турында нәрсә белә?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:57 0:00

Азатлык Чаллы урамнарында очраган кешеләрдән ураза турында сорады. Мәктәптә укучы Алинә белән Илдар ураза тоту тәртипләрен белә, алардан олырак яшьләр бик таныш түгел икән.

Ураза тотучыларның күңелен сүрелдермәү кирәк

Кичә бик матур авыз ачу булды минем. Шамил Аляутдинов өйрәткәнчә, лимонлы су эчеп финик кабып авыз ачтым. (Шамил хәзрәт күп хәрәкәтләнергә куша. Аны тыңлап, иртән 45 минут җәяү, 45 минут кире юлны да тәпи-тәпи уздырып канны кыздырып җибәрәм)

Намаз кылганнан соң яшелчәләрдән салат, сырлы йомырка табәсе ясадым, янына катык салдым да җиде катлы йортның түбәсендәге террасага чыктым. Төрле төсләр белән кояш баю, нечкә генә айның һава диңгезендә йөзү манзарасын исем китеп карап тордым. ​

​Беренче уразамны мәктәптә укыганда тотып караган идем, кышка туры килде ул. Әллә гыйнвар, әллә декабрь ае иде, төгәл белмим. Дөм караңгыда майлы коймак, җимешләр белән чәй эчкәнем хәтердә. Үзем йокымсырап утырам, ашыйсы да килми. Әни дә, бездә кунакта булган әбинең дә: “Сәхәр ашау – савап” дип әйткән сүзләре хәтергә уелып калган. Аннары рамазанның башында өч , уртасында өч, изге айның соңгы өч көнен ураза тотсаң, тулы бер ай булып санала дип әйтеп, ураза тотарга кызыктыралар иде. Студент вакытта да тотарга тырыша идек, анда белер-белмәс тотканбыз инде, никтер кояш чыгуга ике сәгать алдан сәхәр тәмамланырга тиеш булганны онытып җибәргәнбез. Әмма бөтен бүлмә кызлары белән шулкадәр ихласлык белән тоттык без ул уразаны, әле дә сагынам ул вакытларны.

Ураза тотуын тотасың да ул, әмма намаз укымыйсың икән, ул кабул булмый дип әйтеп күңелне сүрелдергән кешеләр дә күп булды. Кичә дә туганнар белән аралашканда намаз укымагач, ач тору гына була дигән фикер ычкындырдылар. Белмим, намаз үзенә, ураза үзенә бер зур әйбер бугай ул. Миндә, мисал өчен, ураза тота башлау белән исламга якынаю булган. Шуңа күрә рамазанда уразаны намаз укымаган килеш тә тотып карау – зур бер гамәл. Башта уразасын тотып карый кеше, аннары ул алга таба бара.

Римма Бикмөхәммәтова

Канада премьер-министры үзенең Либерал партиясендәге хезмәттәшләре белән ифтар мәҗлесендә. Дөньяда 90% мөселманнар яшәгән кайсы илдә зур ифтар мәҗлесләре тыелган?

Ифтарга юл

дәвам

XS
SM
MD
LG