Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:00

Казан активистлары Татарстанда атом станциясен төзүгә каршы пикет үткәрде


5 июнь Казанда Татарстан АЭСы төзелешенә каршы пикет үтте. Пикетта катнашучылар Мәскәү Татарстанда атом станциясен милли республикаларны бетерү өчен махсус төзергә җыена, икенче яктан, бу төзелеш түрәләргә акча үзләштерү өчен дә бер мөмкинлек дип белдерде.

Тинчурин паркында оештырылган пикетта "Долой АЭС", "ТатАЭС: деньги олигархам! Онкология Татарстанцам!", "Президент Миңнеханов! Таләп итәбез: Татарстанга атом үлемен кертмәскә!", ТатАЭС - татар халкының агулы кабере" дигән һәм башка урысча һәм татарча язылган шигарләр күтәрелде.

Пикетта катнашкан Радик Зинанов фикеренчә, Татарстан АЭСын төзү республика өчен куркыныч тудыра. Аның сәбәпләре бик күп, ди ул.

"Әйтик, атом станциясе төзелергә мөмкин урын Идел һәм Чулман елгалары кушылган урында урнашкан. Шуңа күрә аның табигатьне юк итү тәэсире күпкә көчлерәк булачак. ТатАЭС урыны җир тетрәү ихтимал урынны били. Аннан соң, ТатАЭС төзеләсе Кама Аланына Түбән Кама нефть химиясе комбинаты 30 чакрым ераклыкта гына. Бу бит Европаның иң зур химия комбинаты. Әгәр Татарстан АЭСы төзелсә һәм анда берәр фаҗига килеп чыга калса, бу - ахырзаманга тиң булачак.

Кама Аланы өстендә үк Түбән Кама сусаклагычы урнашкан һәм ул Кама Аланыннан 60 метр биеклектә, бу ГЭСта да берәр фаҗига килеп чыга калса, әлеге ГЭСтагы су Татарстан АЭСын тулысынча су астында калдырачак. Бу исә Чернобыльдән дә куркынычрак нәтиҗәләр китереп чыгарачак. Чөнки Чернобыль АЭСын өстән сүндереп булды, ә Кама Аланындагы атом электр станциясен су баса калса, аны сүндереп булмаячак һәм бу бөтен Русия өчен фаҗига булачак", дип белдерде Радик Зинанов Азатлык сорауларын җаваплап.

Барлык бу куркынычларны Татарстан һәм Мәскәү түрәләре белмиме, белә икән ни өчен һаман да бу АЭСны төзү мәсәләсе кабат-кабат көн тәртибенә китерелә, дигән сорауга Зинанов, моның төп ике сәбәбе барлыгын аңлатты.

"Беренчедән, Мәскәү АЭСны ни өчен үз янында төземи икән? Ни өчен аны милли республкалар тирәсендә төзергә тели? Чөнки бу АЭСта берәр фаҗига килеп чыга калса һәм "кечкенә халыклар" зыян күрсә, Мәскәү өчен бу зур югалту булмаячак.

Аннан соң АЭС төзелгәндә үзәктән зур акчалар киләчәк. Ә зур акчалар булган урында урысча әйткәндә "откатлар" булачак. Түрәләр менә шул акчаларны үзләштерергә телиләр", дип белдерде пикетчы.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте оештырган чара ахырында, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Русия президенты Владимир Путинга атап мөрәҗәгать кабул ителде.

Пикетта катнашучылар һәм урамнан үтеп баручылар имза куйган мөрәҗәгатьтә Татарстан АЭСы төзелешен атом станциясе булмаган башка объектка үзгәртү турындагы ТАССР Югары Советының 1990 ел, 17 апрель карарын үтәү таләп ителде.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук Татарстан АЭСын төзү 2001 елда Татарстан Дәүләт шурасы кабул иткән Җир хартиясенә дә каршы булуы белдерелде.

Пикетта имза җыелган мөрәҗәгатьтә Татарстан хөкүмәтеннән Русия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп, Татарстан АЭСын Русия энергетика үсеше перспектив планыннан чыгаруын соравы да таләп ителде.

Шуны да әйтергә кирәк, 28 апрельдә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе һәм Бердәм Русия фиркасенең җирле бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Иннополис шәһәрендә үткән республикада федераль програмнар үтәлешенә багышланган җыенда Татарстанда атом станциясен төзү проекты өчен көрәшергә чакырды. Көрәшмәсәк, бу акчалы проект күрше төбәкләргә эләгергә мөмкин дип белдергән иде.

Мөхәммәтшин, Татарстанда электр энергиясенә кытлык булачак, бу станция республиканы энергия белән тәэмин итү ягыннан иминлек гарантиясе бирәчәк, дип Татарстаннан сайланачак Дума депутатларын да әлеге проект өчен көрәшергә чакырган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG