Сарытау өлкәсендә энергетикларга бурыч сәбәпле 52 мәктәп утсыз калды. Якын арада төбәктәге тагын 50 мәктәпкә электр бирми башларга мөмкиннәр.
Муниципаль районнарның "Саратовэнерго"га бурычлары 44 миллион сумга җыелган. БДИ була торган мәктәпләргә генә электр бирелә.
Пәнҗешәмбе Сарытауның үзендә бурыч сәбәпле трамвай-троллейбуслар йөрми башлады.