Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:03

Казанда Русиянең иң зур ифтары узды


“Kazan-Arena” стадионында уздырылган авыз ачу мәҗлесенә 10 мең кеше килде. Вәгазь һәм чыгышларның бөтенесе диярлек татарча булды. Намазда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка түрәләр катнашты.

Дүртенче тапкыр уздырылган республикакүләм ифтарга әзерлек эшләре өч ай дәвам иткән. 22 июнь көнне волонтерлар иртәнге сәгать 7дә үк “Kazan-Arena” стадионында җыелыша башлады. Алар барлыгы 800 кеше. Ифтарны оештыруда ярдәм итәргә теләгән халыкны социаль челтәрләр аша эзләдек, дип сөйләде Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре. Иң күп волонтер Татарстанның Кукмара, Алексеевски, Азнакай, Аксубай, Мөслим, Норлат, Буа, Бөгелмә, Теләче, Яшел Yзән, Түбән Кама, Баулы, Саба, Лаеш, Чистай, Мамадыш, Алабуга, Кайбыч районнары һәм Чаллы шәһәреннән.

Районнардан килгәннәренә район хакимиятләре махсус автобуслар оештырган – волонтер эше түләнмәсә дә, Казанга барып кайту мәшәкатьләре хәл ителгән.

Татар ифтарында – үзбәк пылавы

Ифтарның төп ризыгы – пылауны алты зур казанда пешерделәр. Пешекчеләре – үзбәк милләтеннән. Алар Азатлыкка пылауга бер тонна дөге, бер тонна ит, бер тонна кишер һәм 300 литр май киткән дип сөйләде.

Ни өчен 22 июнь?

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин стадионга Мәскәү өлкәсе һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов белән бергә сәгать кичке 7 тулгандарак килеп җитте. Аларны шундук чолгап алган журналистларга Сәмигуллин “Киләсе елга ифтарда катнашучыларның санын арттырырга җыенмыйбыз” дип белдерде. Янәсе, 10 мең кеше дә шактый зур сан. Сүз уңаеннан, кунаклар арасында "Бу тарихи вакыйга" дигән сүзләр дә ишетелде –имеш, Русиядә моңарчы 10 мең кешенең бер урында авыз ачканы булмаган.

Ифтар стадионы

Ифтар стадионы

Ни өчен республика ифтарын нәкъ менә 22 июнь кичендә уздырырга булдыгыз дигән сорауга Әлбир Крганов җавап бирде:

"Беренчедән, бүген – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Илебезне яклап сугыш кырында шәһит киткәннәргә дога укырбыз. Икенчедән, Рамазан аеның 17нче көнендә Бәдер сугышы башланган. Ислам тарихында бу мөһим вакыйга. Өченчедән, бөтен дөньяда бүген Хәләл көнен билгеләп узалар", - диде ул.

Башланды

Халык стадионга кичке сәгать 7 тулганда агыла башлады. Барысы да бик оешкан төстә узды. Керү капкасыннан алып футбол кырына кадәр юл күрсәтә торган махсус стюардлар куелган иде. Алар кая барырга дип аптырап калган әби-бабайларга да, апа-абыйларга да барысын да тәфсилләп аңлатып торды.

Халыкның яртысыннан күбрәген яшьләр тәшкил итте. Гаиләләп, кечкенә балалары белән килүчеләр дә шактый иде.

Стадионның алгы өлешендә оештырылган “Ифтар ярминкәсе” килгән кешене әллә ни кызыксындырмады булса кирәк. Халык әллә аның барлыгын белмичә анда кереп тә тормады, әллә акчасы булмаганлыктан турыдан футбол кырына юл тотты.

Аның каравы, бушлай су тарата торган киосклардан чират өзелмәде. Ярты литрлы шешәләрне халык бик теләп алды, шушында ук аяк киемен салыр өчен махсус пакетлар да таратылды.

Ифтар-селфи

Ифтар-селфи

Футбол кырына кергәндә, күп кеше күзгә ачылган манзараны кесә телефоннарына төшерде. “Мондый зур стадионга беренче тапкыр килдем. Футбол аркасында түгел, мөселман булганга күрә мондый зур корылманы күрергә насыйп булды”, дип уртаклашты хис-кичерешләре белән 19 яшьлек Илдар.

Хатын-кызлар бөтенесе диярлек яулыктан иде, ир-атларның күбесе түбәтәй кигән иде. Туташ һәм ханымнарның күлмәкләренә карап, хәзерге мөселман модасының иң соңгы һәм актуаль тенденцияләрен дә шәрехләргә мөмкин. Яулыкны татарча бәйләгән яшь кызлар күренмәде, ә менә ак яулыкларын “дүртпочмаклап” алга бәйләгән татар әбиләре гавамнан аерылып торды.

Ак яулыклы апа

Ак яулыклы апа

Танылган кешеләрдән коммунистлар фиркасе вәкиле Хафиз Миргалимов, "Ак Барс"ның элекке уенчысы Данис Зарипов, депутат Разил Вәлиев, эшкуар Фәрит Мифтахов, җәзаларны башкару федераль идарәсенең Татарстан буенча башлык ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев, җырчы Салават Миңнеханов күренде.

Стадионда татар теле яңгырый

Сәгать 7дә чыгышлар башланды. Алып баручы вазифасын мөфти урынбасары Рөстәм Хәйруллин башкарды. Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев та, Камил Сәмигуллин да, Хәйруллин үзе дә фәкать татарча гына сөйләделәр. Ильяс Халиков белән Филүс Каһиров татар мөнәҗәтләрен башкарды, чакырылган кунаклар – Мөхәммәд Шәфи белән Әбү Яхъя гарәпчә нәшид башкарып чыгыш ясады.

Фәкать Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батыр гына, мәҗлестә башка милләт вәкилләре бар дигән сылтау белән, татарча башлаган чыгышын урысча дәвам итте. Чыгышларны зур экраннан тамаша кылырга мөмкин иде.

Сүзсез навигация

Сүзсез навигация

Сүз уңаеннан, стадионда урнаштырылган навигация дә ике телдә башкарылган иде: татарча һәм урысча. Әмма татарның көндәлек сөйләменә күбрәк ятышлы булган “авыз ачу” сүзтезмәсе беркайда да кулланылмады – бөтен җирдә “республикакүләм ифтар” дип язылган иде.

Алгы сафлар - VIPлар өчен

Сәгать 8ләрдә трибуналарда утырган халыкны футбол кырына ахшам намазына чакырдылар. Кыйбла тарафына таба җәелгән махсус җәймәләр сафларны тигез тотарга ярдәм итте. Намазлыклар беренче берничә рәттә генә җәелгән иде – бу рәтләр VIPлар өчен буш калдырылды. Калган халык намазны чирәмдә укыды. Аяк киемнәрен салу таләп ителде - футболчылар туп тибеп йөри торган чирәмгә зыян килергә тиеш түгел.

Сулдан: Җ.Фазлыев, Р.Миңнеханов, М.Җәләлетдин, М.Шәймиев, Г.Вафин, Р.Хәйруллин һәм алда К.Сәмигуллин намазда

Сулдан: Җ.Фазлыев, Р.Миңнеханов, М.Җәләлетдин, М.Шәймиев, Г.Вафин, Р.Хәйруллин һәм алда К.Сәмигуллин намазда

Рөстәм Миңнеханов футбол кырына кояш баеганда килеп керде. Аның белән бергә намазга Миңтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, аның урынбасары Дамир Фәттахов, ТАИФ җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да басты. Метшин икенче сафта калды, Җәлил Фазлыев, Әлбир Крганов, Рөстәм Батыр, Мансур Җәләлетдин, Гадел Вафин, Равил Шәрәфи, Филүс Каһировлар исә Миңнеханов белән Шәймиев кебек намазны беренче сафта укыдылар. Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров намазга кушылмады – читтән күзәтеп торды.

Сәҗдәгә китү

Сәҗдәгә китү

Намаз тәмамланганнан соң, дога кылдылар. Рөстәм Миңнеханов кесәсеннән дисбе чыгарып, зикерне дисбе тартып әйтте. Калган рәсми затларның кулларында тәсбих күренмәде. Сүз уңаеннан, башка рәсмиләрдән аермалы буларак, Татарстан президенты футболка һәм джинс чалбардан киенеп килгән иде.

Очкыч менюсы

Шуннан соң халыкны табынга чакырдылар. Өстәлләр стадионның ике ягында урнаштырылган иде.

Атна башында дүртенче республикакүләм ифтарына 10 миллион сум тотылган дигән хәбәр чыкты. Авыз ачу мәҗлесендә 10 мең кеше катнашкан булса, кеше башына берәр мең сум килеп чыга. Быелгы ифтарны исә очкычларда бирелә торган ризыкка охшатып эшләгәннәр: махсус савытта пылау, берничә казылык кисәге, киселгән кыяр-помидор, җимеш һәм чәй. Моннан кала һәрбер өстәлгә шулай ук чәкчәк, кәнфит, печенье, шәфталу, груша, әфлисүн дә чыгарылган иде. Шуның белән шул.

Ифтар ашы

Ифтар ашы

Җитәкчеләр халык белән бергә шул ук ризыкны ашады. Рөстәм Миңнеханов Камил Сәмигуллин белән Миңтимер Шәймиев арасында утырды. Каршысында Татарстан митрополиты Феофан, республиканың баш раввины Ицхак Горелик, католиклар лидеры Диогенез Уркиза да бар иде.

Ифтар мәҗлесе кичке сәгать унынчы яртыларда тәмамланды. Камил Сәмигуллин дога укыганнан соң, халык таралыша башлады. Рөстәм Миңнеханов та, Миңтимер Шәймиев тә, башка рәсми затлар да чыгыш ясамады. Фәкать чыгып барганда гына, берничә үткен егет Шәймиев белән селфига төшәргә җитеште - куркынычсызлык хезмәте никадәр комачауларга тырышса да, егетләр дәүләт киңәшчесе белән исәнләшеп, үз дигәннәренә ирешә алды.

Бюджеты 10 миллион сумга төшкән әлеге ифтар ашын Русиянең мөселман эшкуарлары ассоциациясе, Татарстан Диния нәзарәте, аерым эшкуарлар финанслады. Бу хакта Азатлыкка Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG