Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:25

Акмәчетнең үзәк ял итү бакчасында Әби патша – Екатерина IIгә һәйкәл ачуга әзерлек эшләре бара. 25 июльдә үтәчәк рәсми ачылышка Русия президенты да килер дип көтелә.

Әби патшага һәйкәл кую чире бүген генә башланмагандыр. Кырым башкаласы Акмәчеттә Әби патшага (кырымтатарлар аны патша дими, Катерина дип атый) һәйкәл кую чире Кырымда Украина заманында ук башланган иде. Патша генераллары ягыннан дәүләтләре 1783 елда таланган кырымтатарлар моңа каршы чыгып, бу гамәлне туктатканнар иде.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәч, ярымутрауда бөтен нәрсә үзгәрде. Бүгенге Кырымда урыслаштыру гамәлләре бара дияргә мөмкин. Әби патшага һәйкәл кую мәсьәләсе дә инде хәл ителгән. Һәйкәлне Мәскәүдә әзерләп Кырымга да китергәннәр.

Кырымның Мәскәүдән куелган башлыгы Сергей Аксеновның хатыны бу эшне алып барган фондны җитәкли, һәйкәл өчен акча да тупланган. Фонд исеме артында хакимияттәге түрәләр тора дигән имеш-мимешләр дә юк түгел.

Кырымтатарларның моның белән килешмәве билгеле булса да, аларның фикерен сораучы юк. Кырым хәзер шундый бер яклы кырыс “толерантлык” чорын кичерә. Әби патша һәйкәле янында Кырымны яндырган, басып алган рус генералларына, алар арасында Александр Суворов, Яков Булгаков, Василий Долгоруков-Крымский, Григорий Потемкин-Таврическийга бюстлар да куелачак.

Акмәчетнең үзәк ял итү бакчасында һәйкәлне урнаштыру эшләре кызу бара, ул 25 июльдә ачылырга тиеш. Бу тантанага Мәскәүдән Русия президенты Владимир Путин килергә җыена дигән сүзләр дә ишетелә. Бу урында Кырымны яулап алуның 100 еллыгына, ягъни 1890 елда Әби патшага куелган һәйкәлнең инкыйлабка хәтле, большевиклар аны җимергәнче торганы мәгълүм.

Акмәчетнең Киров исемендәге үзәк урамында Николай II һәм Әби патша портретларын урнаштыру эше дә бара. Бу гамәлләрнең барысы да Кырым – кырымтатар халкының туган җире дигән чынбарлыкны юкка чыгару өчен, Кырымны борынгы рус җире итеп күрсәтү өчен эшләнсә кирәк.

Николай II портреты

Николай II портреты

Кырымда кырымтатарларны буйсындырырга дип аларны эзәрлекләүләр, хаксыз төрмәгә утыртулар, йортларын тентүләр, мөселман динен тотучыларга каршы җинаять эшләре ачулар җитмәгән булса кирәк. Инде Суворов, Сталин, Әби патшаларга һәйкәлләр куеп кырымтатарларга мәгънәви һәм рухи яктан басым ясала. Болар барысы һәркемгә аңлашылган берьяклы сәясәтнең, бер зынҗырның алкалары. Монда инде бернинди фикер иреклеге, милләт хаклары турында сүз дә юк.

Әйе, Әби патшага һәйкәл кую эшендә кырымтатарлар катнашмый, тик Кырым хакимиятендә утырган өч югары кырымтатар түрәсе, күрәсең, Мәскәүне ачуландырмаска дип, дәшми утыра.

Дәртле Казан, моңлы Казан, Әби патшалы Казан?

Казандагы хакимият тә шулай түгелме соң? Ләкин монда инде, Кырымнан аермалы буларак, Әби патша мәсьәләсен татар түрәләре үзләре күтәрә. Тик үз ихтыяры беләнме, яисә Мәскәү күрсәтмәсе беләнме? Монысы инде сер булып кала.

Үз җирендә 53 процент тәшкил иткән, кысылган булса да, кырымтатарлардан аермалы буларак, үз милли республикасы булган халык үз фикерен әйтә аламы? Әби патша һәйкәлләрен урнаштыруны рухи яктан татар җирләрендә неоколонизация чоры дәвам итә дияргә мөмкинме икән?

Үзәк хакимиятләр халыклар дуслыгы хакында бик яратып сөйлиләр, тик ни өчендер бу дуслык бер милләтнең генә мәнфәгатенә хезмәт итеп тора бит. Алайса ни өчен Мәскәүдә татар ханнарына һәйкәлләр куелмый икән? Казанда, Кырымда Әби патшага куела икән, Мәскәүне яндырган Кырым ханы Дәүләтгәрәйгә, башка татар ханнарына һәйкәлләр нигә куелмый? Тик моңа инде Мәскәү бер вакыт та риза булмас, әлбәттә. Татар җирләрендә Әби патшага нигә һәйкәл куела икән? Шыпырт кына утырган, бу эшне башкарган татар түрәләре бу хакта уйлыйлармы икән? Бу алар кулы белән эшләнә бит?

Имеш, Әби патша татарларга Казанда таш мәчетләр салырга рөхсәт иткән диләр. Бу инде мондый җырны җырлаучыларның бер тиенлек бәясе дә булмаган сылтавы түгелме? Ни өчен Әби патшага һәйкәл куярга җыенган шәһәр түрәләре Сөембикә, Нурсолтан кебек татарның олуг затларына Казанда һәйкәлләр куярга уйламыйлар да, Кырым ханлыгының соңгы ханы Шаһгәрәй кочагында ятып торган Әби патшага Казанда һәйкәл куярга ашыгалар икән? Бу гамәл кем хисабына эшләнә соң? Казанда Әби патшага һәйкәл кую татарны яңадан мәсхәрәләү, аңа үз урынын күрсәтү кебек тоелмыймы?

Аз гына булса да милли горурлыгын сакланган татар кешесе үз җирендә бу һәйкәл яныннан узганда нинди хисләр кичерәчәк – бер алла белә. Әгәр эшләр болай дәвам итсә, Тукайның дәртле, моңлы Казаны тора-бара Әби патшалы Казанга әвәрелергә мөмкин.

Әби патша һәйкәленең арткы яктан күренеше

Әби патша һәйкәленең арткы яктан күренеше

Ни өчен Әби патшага һәйкәл татар җирләрендә куела?

Үзен хөрмәт иткән халык башта үзенең олуг затларын мәңгеләштерергә тиеш түгелме соң? Әби патшага да вакыт килер, ә бәлки татар халкы үз сүзен ныклап әйтсә, килмәс тә? Гомумән, татар җирләрен басып алган генералларга, ниндидер Әби патшаларга шул җирләрдә яшәгән, яулап алынган халыклар, алар ирекле булса, бернинди һәйкәл дә куярга риза булмаслар иде. Казанда Әби патшага һәйкәл кую татар халкының үз республикасында чынлыкта азат булу-булмаганлыгының бер күрсәткече булса кирәк. Халык җилкәсендә утырган татар түрәләре исә Кырымда, Казанда шатлана-шатлана чын “демократлар, толерант шәхесләр” кебек Мәскәү алдында үзләренең тугърылыкларын исбатлап, утырган кәнәфиләрен сакларга тырыша. Аларга Әби патша да, аның һәйкәле дә, Мәскәү дә, татар халкы да кирәкми.

Кырымда ачылачак һәм Казанда да куелырга мөмкин Әби патша һәйкәлләре еллар буе алып барылган неоколонизация сәясәте билгесе түгелме икән? 1890 елда Әби патшага Акмәчеттә куелган һәйкәлдә “В память столетия присоединения Крыма 1783-1883 г.” дигән язу булса, яңадан торгызылган һәйкәлдә моңа өстәп “Памятник возрожден в честь воссоединения Крыма с Россией в 2014 году навсегда” дип язылган.

Тик монда инде бу “навсегда воссоединениены” оештыручы Мәскәү агаеның, аның Кырымдагы ярдәмчеләренең бюстлары ни өчендер куелмаган. Бу “воссоединение” нәрсә белән тәмамланыр, билгесез.

Татар халык шагыйре Равил Фәйзуллинның “Колонизатор әлифбасы” дигән шигырь юллары кемнең кем булганын бик яхшы күрсәтә.

Колонизатор әлифбасы

Кырым – йөрәк кырым

Куа да

Бүтән ыру адәмнәрен җиреннән-суыннан,

Үз хатыны, балалары алдында,

Хозурланып әйтә тиран:

“Җиңдем!” – диеп.

Бераз вакыт үткәч,

оныкларына тукый:

“Бу җирләрне азат иттем!..”

Соңрак –

Иске зират урыннарын абзар ясагач,

Оныкларының балалары

“Ватаным!” дип шигырь яза.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG