Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:07

Төркия янә русияләрнең иң яраткан ял урынына әйләнде


Төркиянең Анталия төбәге

Төркиянең Анталия төбәге

Русия туроператорлар ассоциациясе башкарма директоры Майя Ломидзе турларга сорау тәкъдимгә караганда ун тапкыр күбрәк дип белдерә.

Төркиягә юллама сату башланганга өч көн узуга бу ил русияләрнең иң яраткан ял урынына әйләнде. Бу хакта "Коммерсант" яза.

1 июльдән Төркиягә турлар сата башладылар һәм ул Русиядә шушы өч көн эчендә барлык сатылган юлламаларның 35 процентын тәшкил итте.

Русия туроператорлар ассоциациясе башкарма директоры Майя Ломидзе сорау сатуга чыгарылган юлламаларга караганда ун тапкыр күбрәк дип белдерә. Шул ук вакытта аның сүзләренчә, юлламаларны чартер түгел, ә даими очышлар белән сатып хаклары югары булганга күпләр алырга ашыкмый.

Туроператорлар чартер очышларны башларга әзер икәнлеген белдерә, әлегә Росавиациянең рәсми рөхсәте юк.

29 июнь Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Русия президенты Владимир Путин телефоннан сөйләшкәндә туризмда һәм сәүдә-икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне торгызу турында килеште.

XS
SM
MD
LG