Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагир Хасавов: Русиядә бер генә мөфти дә имам Мәхмүт Вәлитовны яклап сүз әйтмәде


Мәхмүт Вәлитов
Мәхмүт Вәлитов

Мәскәүнең “Ярдәм” мәчете имамы Мәхмүт Вәлитов өй сагына хөкем ителде. Адвокаты бу хәл Русия Думасына сайлау якынлашуы һәм “Яровая кануннары” белән бәйлергә булырга мөмкин дип саный.

Мәскәүнең “Ярдәм” мәчете имамы Мәхмүт Вәлитовның тоткарлануы турында Азатлык хәбәр иткән иде. Сишәмбе көнне төштән соң аңа карата мәхкәмә утырышы булды һәм Вәлитов өй сагына хөкем ителде. Азатлык имамның адвокаты Дагир Хасавов белән элемтәгә керде.

– Дагир әфәнде, сез имамның тикшерү изоляторында калдырылмавыннан, һичьюгы, өй сагына алу карары чыгарылудан канәгатьме?

– Юк, мин риза түгел һәм бу карарны өч көндә шикаять итәчәкмен. Бу бик кырыс карар. Ул, дин әһеле буларак, җомга намазларына йөри алырга тиеш.

Шуңа да кармастан, мондый карар чыгарылуы Мәхмүт шәех өчен шатлык, чөнки башкачарак та килеп чыга ала иде. Ул гаепләнгән маддә нигезендә аны тикшерү изоляторында да калдырырга мөмкиннәр иде. Мәхкәмә утырышына кадәр мин тикшерү комитетында булдым һәм без барлык мәсьәләләрне тикшердек. Шуңа да карамастан, аңа террорчылыкны аклау карары нигезендә җинаять эше ачылган. Бу 205.2 мадәсенең 1 өлеше. Бик кырыс маддә.

Дагир Хасавов
Дагир Хасавов

– Аны нәрсәдә гаеплиләр?

– Әлеге тарих "Хизб ут-Тәхрир” оешмасы вәкиле булган Абдул Гаппаев белән бәйле. Ул Вәлитов имам булган мәчеткә йөргән. Мәчеткә бит инде төрле кеше килә ала. Имам аларның барысы өчен дә җавап бирми. Әлеге хәл 2013 елда була. Җинаять эше карарында язылганча, имеш Вәлитов җәмәгать алдында вәгазь вакытында аны яклаган буламы шунда. Әмма бу хәлгә инде өч ел узган. Кинәт генә бу елның апрелендә психологик-лингвистик экспертиза ясала һәм анда аның “Әл-Ислами” каналына, Дагыстанның бер интернет телевиденисенә һәм тагын берничә җиргә биргән әңгәмәсе тикшерелә.

Моңа сәбәп булып мәчеткә килгән яшерен шаһитның имамга карата язган шикаяте нигез булып тора имеш.

Якшәмбе көнне Мәскәү янында дачасында булганда Вәлитовка шалтыратып аңлатма бирергә кушканнар. Ул “якшәмбе көнне кайтам юынам да мәчеткә киләчәкмен, сез дә шунда килегез, юлны беләсез, шунда аңлатма бирермен”, дигән. Алар тынычланмаган һәм кайчан кайтасын сораша башлаган. Инде кызы Айшә белән машинада дачадан кайтып килгәндә, аларны документларны тикшерү өчен дип ЮХИДИ туктата. Бу барысы да алдан планлаштырылган булган инде. Документларны тикшергәндә, полиция хезмәткәрләре барлыкка килгән һәм Мәскәүнең Марьино Роща тикшерү комитетына алып киткәннәр. Ул: “мин бара алмыйм, чөнки кызым бар” дигән. Ахыр чиктә кызын өйгә алып кайтып куярга рөхсәт иткәннәр. Мәхмүт шәех алып кайтып өенә дә кереп тормыйча аны тикшерү комитетына алып киткәннәр.

Өендә тентү уздырганнар. Анда бер генә күрше дә понятой булырга ризалашмаган. Алар үз кешеләрен алып килгәннәр һәм дини китапларны алганнар. Ул бит имам һәм аңа теләсә нинди китап уку рөхсәт ителә, юкса, ул укымаса, башка идеологиягә ничек каршы тора алсын.

Кыскасы, Русиядә тыелган дип саналган экстремистик китаплар да тапканнар. Миңа моны тикшерүче әйтте. Әлегә бернинди экспертиза уздырылмаган һәм шуңа җинаять эше ачылмаган. Шуңа да карамастан, беренче вакыйга нигезендә ул гаепләнүче дип санала.

Мин аңа, өй сагында булса да, һичьюгы җомга намазларына һәм хастаханәгә барырга рөхсәт бирүләрен сорадым, чөнки инсульт, микроинфаркт кичергән кеше. Аңа саф һава кирәк, шуңа вакыт-вакыт дачага бару рөхсәт ителсен дип сорадым. Әмма рөхсәт итмәделәр, имеш ул качарга мөмкин икән.

– Имам гаепле дип табылса нинди хөкем көтә?

– Аңа биш ел төрмә яный.

– Өч елдан соң бу хәлнең шулай кинәт килеп чыгуы нәрсәгә бәйле дип саныйсыз?

– Ниндидер яшерен шаһит барлыкка килгәч генә бу эш яңадан купты. Бәлкем бу Русия Дәүләт Думасына сайлау белән бәйледер. Дагыстанда, Чечняда булдым күптән түгел. Мөселманнар сәяси активлык күрсәтә башлады. Алар Думага сайлауда катнашырга тырыша, ислам партияләрен төзү турында да сүзләр куертыла. Ә Вәлитов лидерларның берсе.

Шулай ук "Яровая кануннары" белән дә бәйле булырга мөмкин, чөнки аның нигезендә террорчылыкка теләктәшлек күрсәтүчеләр 14 яшьтән үк җаваплылыкка тартыла ала. Бу бик куркыныч. Әлбәттә террорчылык белән көрәшергә кирәк һәм шәех Мәхмүт аларга каршы чыга иде. Менә бу мисал белән вакытында тиешле җиргә барып сөйләмәсәң, бөтен мәчеткә йөрүчеләр дә җинаять субъекты була ала дигәнне күрсәтә.

Әмма Русиядәге бер генә мөфти дә Вәлитовны яклап сүз әйтмәде. Алар бит аны мөфти җаваплылыгына дип әйтсә, башка карар чыгарылуы да мөмкин иде. Әмма юк. Өстән боерык төшмәгәндер әле. Әлбәттә, ул кайбер мөфтиләр кебек коммерсант түгел, Аллаһтан куркучы шәхес.

XS
SM
MD
LG