Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:12

"Миргазиян" мәхәлләсе: "Чиркәүне 4 айда төзесәләр, безне 4 елдан соң да ачмыйлар"


Казанның Мәскәү районындагы “Миргазиян” (элекке “Әл-Ихлас”) мәчете мәхәлләсе төзекләндерелгән мәчетнең һаман да ачылмавына борчыла. Мәхәллә вәкилләре көнаралаш килеп, ачылу хәбәре юкмы дип белешә.

Башкаланың Мәскәү районындагы Химиклар мәдәният йортына каршы як урамда урнашкан, кайчандыр ОМОН килеп мәхәлләсен тараткан, гыйбадәт кылган кешеләрен кулга алган элекке "Әл-Ихлас", ә хәзерге “Миргазиян” мәчете дүрт елга якын ябык тора. Быел Рамазан аенда ачылырбыз бәлки дип, мәхәллә авыз ачарга ризыклар да алып куйган булган.

“Мөфтиятебез салкын карыймы, үзебездә гаеп бармы?! Мәчетне ачып җибәреп, биш вакыт намаз укырга насыйп итсен иде Ходай”, диде Азатлыкка “Миргазиян” мәчете мәхәлләсе имамы Әзһәр Хаҗи.

Төзекләндерү барган вакытта “Миргазиян”да берничә имам-хатыйб алыштырыла, алар арасында Коръән үзәге җитәкчесе Фәрит Салман да булып ала. Озак тормый, ул да югала.

Хәзер Татарстан мөселманнары диния идарәсе әлеге мәчеткә имам итеп Ирек хәзрәт Җиһаншинны куйган. Азатлык хәбәрчесе мәчеттә булганда мәхәллә картлары кайчан ачылырбыз дип борчылып, төзекләндерелгән гыйбадәтханәнең ишек төбендә таптана иде.

“Теләсә кайсы вакытта килеп йөрер идек. Мәчет ачылышын мичтән чыккан кайнар өчпочмакны көткән кебек көтәбез”, диде Габделхак абый. Хәбибҗан бабай, “Ярдәм”гә бару өчен ярты сәгать вакыт кирәксә, “Миргазиян”га җиде минутта килә алам дип сөйләде. Әл-Ихлас”ның элекке имамы Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе (экстремизм) нигезендә хөкем ителеп төрмәдә утырып чыккан Рөстәм хәзрәт Сафиннны да искә алдылар.

Рөстәм Сафин

Рөстәм Сафин

“Фәкать шул теле аркасында гына Рөстәм хәзрәтебезне алып киттеләр. Бик әйбәт иде. Китаптан карамыйча гына сөйли иде. Төрмәдә утырганда да яшьләрне дингә өйрәткән ди. Кайвакытны телеңне дә тыярга кирәк шул, артыгын сөйләмәскә”, ди Хәбибҗан бабай. Ярты ел элек ул хәзрәтне иреккә чыккач та күрүен әйтте, әмма “Миргазиян”га башка аяк басмаган дип аңладык.

“Мәчет бик матур, сөбханалла. Эчтән дә, тыштан да һәрбер урыны уйланып эшләнгән. Элеккесе дә әйбәт иде, җимерелә дип, котельныйны сүттеләр дә, үзгәртеп төзеделәр. Тик менә ачылуы гына озакка сузылды, шуңа бик борчылабыз. Чиркәүне дүрт айда төзесәләр, безне дүрт елдан соң да ачмыйлар”, ди мәхәллә имамы Җиһаншин. Ул төгәл сәбәпләрен белми, бары мәчетнең документлары тулысынча әзер түгел дип кенә әйткәннәр. Шуңа да мәхәллә картлары “Рамазан”, “Ярдәм”, “Казан нуры” мәчетләренә йөри икән.

Ирек хәзрәт Җиһаншин әйтүенчә, мәчетнең ачылмавы бары тик аның кулланылышка яраклы булуын раслаучы документлар әзерләнмәү белән генә бәйле.

“Мәхәллә картлары борчылуын аңлыйм, әмма без дә борчылабыз, бу эшне гел күз уңында тотабыз. Күргәнсез, “Миргазиян” мәчете котельнидан матур гыйбадәт йортына әверелде. Аны төзекләндерүгә Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсе (ГИСУ) җаваплы һәм алар мәчет кулланылышка ярый дигән документлар әзерләп бирергә тиеш. Әмма алар һаман әзер түгел, менә түземсезлек белән көтәбез. Ул документ бирелмичә, мәчет ачылмый. Бу эшне инде Татарстан президенты идарәсе дәрәҗәсендәге кешеләр контрольдә тота”, диде Ирек хәзрәт Җиһаншин.

Аның сүзләренчә, тел белән борчылучылар күп, конкрет эш-гамәл кирәклеген әйткәч, алар тын кала. Алга таба мәчеткә күзәтү камералары кую өчен 100 мең сумнан артык акча табарга кирәк икән, әлегә ярдәм итәм дип әйтүче күренмәгән, алга таба нәрсә булыр дип белдерде Ирек хәзрәт.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG