Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:19

"Мәчетләрдә булса да татар теле саклансын иде"


Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика президенты тәнкыйтеннән соң татар теленә игътибарны арттыра. Ул Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрен татарча гына калдырмакчы.

Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрен татарча уку турында карар мөселманнарның Диния Нәзарәте пленумында кабул ителергә мөмкин. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтте, дип язды “Татар-информ”.

Мөфти сүзенә караганда, әлеге тәкъдим белән аңа кайбер хәзрәтләр чыккан икән.

“Бу фикерне хуплыйм, чөнки телебез юкка чыга бара. Динебезгә турыдан-туры карамаган, әмма аны саклый торган өч нәрсә бар, ул да булса гореф-гадәт, тел һәм милли кием, дип әйтеп калдырган Шиһабетдин Мәрҗәни. Шуңа күрә аларны сакларга кирәк”, дигән ул.

Мөфтинең хәзрәтләр сүзенә карап кына, мондый кискен карарга килүе икеле. Моның асылында, мөгаен, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның соңгы вакыттагы шелтәләре ятадыр. "Яңарыш" вакыфы утырышында Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге ана чиркәве проектлары тәкъдим ителгәндә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче булып чыгышында Болгар ислам академиясенең урынлы төзелүен, Болгарның электән Русиядә ислам тарату нигезе булуы турында ун минут дәвамында чыгыш ясады. Мөфти бер татар сүзе кыстырмыйча урыс телендә генә сиптергән.

Мөфтинең чыгышыннан соң Рөстәм Миңнеханов түзмәде: “Камил хәзрәт, бераз татарча да сөйләсәгез була иде”, дип шелтәләде.

Мәчетләрдәге җомга, хөтбә намазларында вәгазьләрнең ана телендә булырга тиешле хакында Бөтендөнья татар конгрессы оештырган татар дин әһелләре форумында да сүз кузгатылды. Татарстан президенты: “Татарча вәгазь сөйләүче имамнар юк дәрәҗәсендә. Нишләп бу шулай килеп чыкты?” дигәч, конгресс җитәкчелеге РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән сөйләшеп, уку йортында татар теле кафедрасын оештырырга кирәк дигән фикергә киленгән.

Моңа кадәр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә татар телен укыткан мөгаллимә Флүрә Ханнанова Сәмигуллин мөфтияте каршында эшләүче “Хозур” нәшрияты татар әдәбиятын укыту хрестоматиясен бастырмый дип зарланган иде.

“Ашыктыра-ашыктыра узган елның июль аенда ук алганнар иде ул хрестоматияне. Әлегәчә кадәр “Хозур” нәшрияты компьютерында ята”, дигән иде Флюра Ханнанова.

Татарстан мөфтиенең җомга вәгазьләрен татарча уку турындагы тәкъдиме социаль челтәрләрдә бик күп бәхәсләр уятты. Берәүләр дин милләттән аерылган дисә, икенчеләре моны хуплый.

Азатлык Казан мәчетләрендәге җомгаларга барды, төрле мәчетләргә йөргән мөселманнарны да сораштырды. Кызык кына күренешне күзәтеп була. Бары тик татар телендә генә хөтбә алып барылган гыйбадәтләр күп дип әйтеп булмый, имамнар ике телдә вәгазь сөйләүне хәерлерәк дип саный.

Иске татар бистәсенең Мәрҗани, Гали, Азино бистәләрендәге Гаилә, Борисководагы Шамил, Әниләр, Өмет, Казанның йөзек кашы – Кол Шәриф, Северный бистәсендәге Салихҗан мәчетләрендә татар телендә вәгазь сөйләү сакланган.

Урысча-татарча аралаштырып сөйләүче мәчетләр арасында Ярдәм, Солтан, Казан нуры, Хөзәйфа, Рамазан, Бишбалта гыйбадәтханәләре телгә алына.

Нурулла мәчетендә җомга саен вәгазь урыс телендә бара. Биредәге имам ара-тирә татарча да сөйләргә тырыша, диләр, әмма күп очракта татарчасына вакыт калмый икән. Борнай мәчетендә дә вәгазьләр урысча гына бара. Кабанарты мәчетендә дә хәлләр шулайрак.

"Казанда урысча вәгазь сөйләгән мәчетләр дә калсын"

Татарстанның элекке мөфтие, Нурулла мәчете имамы Габдулла хәзрәт Галиулла татарча вәгазьләрне алып баруга омтылыш матур күренеш, әмма бүгенге шартларда моңа ирешү авыррак булачак, дигән фикердә.

Габдулла Галиулла

Габдулла Галиулла

"Барысы да татарчага күчә алмый, бу кирәк дип тә әйтә алмыйм. Үзегез күреп торасыз: Казанның үзәгендәге мәчетләргә татарларга караганда Урта Азия, Кавказ кешеләре күбрәк йөри. Нуруллага да килүчеләрнең 20 проценты гына татарлар. Мәчеткә килүчеләрне дини, әхлакый тәрбия бирү, хөкүмәткә яхшы караш тудыру, кешеләр арасында уңай мөгаммәлә тудыру хакында вәгазьләр аңлаешлы телдә булырга тиеш. Бүген уртак урыс теле бар. Имам татар телендә генә сөйләсә, аны аңламаячаклар.

Мөфти белән очрашканым юк, әмма аның нияте дөрес.Телне саклап калу мәсьәләсе бар бит. Шулай да Казандагы 60 мәчет арасыннан 3-4 мәчет вәгазьне урысча сөйләрлек итеп мөмкинлек калдырырга кирәк дип уйлыйм", диде ул Азатлыкка.

"Урысча вәгазь сөйләү модасы Мәскәүдән башланды"

Билгеле имам Зөфәр хәзрәт Галиулла Азатлыкка Татарстан мөфтиенә бу мәсьәләдә аяк чалучылар күп булачак, дип сөйләде.

Зөфәр Галиулла

Зөфәр Галиулла

"Берничә урыс телле мәчет калсын ул, татарча аңламаганнар, өйрәнергә теләмәгәннәр шунда йөрсен. 20 мәчетнең өчесе урысча булса, яхшы әле ул. Әмма бездә өчесе татарча эшли, калганы урысчага күчеп бетеп баралар.

Начармы, яхшымы, әмма Татарстан дигән дәүләтебез бар. Аның дәүләт теле татар булырга тиеш. Дәүләт телсез була алмый. Мәмләкәт ул җир биләмәләре генә түгел, ул - динебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез. Дәүләт эчендә тел аерым урын алып тора. Телебез дә, динебез дә сакланып калырга тиеш. Бөтен җирдән татар теле кысрыкланып чыгарыла бара бит, ичмасам, мәчетләрдә саклансын ул!

Татарстан мөфтие зур эш башлаган, әмма татарлар барыбер мәчетләргә йөрми, башкалар татарча аңламый дип йөз сәбәп табып аның бу башлангычына аяк чалачаклар. Сүз уңаеннан, мәчетләрдә урысча сиптерү модасы Мәскәүдән башланды. Анда да төрле халык җыела, алар аңламый дип акландылар. Киров өлкәсендә да шулай. Татарлар йөрми, биздерделәр. Шуңа күрә каршылыклар булачагына иманым камил", дип белдерде Азатлыкка Зөфәр Галиулла.

* * *

Моннан тыш Татарстан Диния нәзарәте Коръәнне бүгенге заман татар теленә тәрҗемә итү кирәклеге хакында фикерне дә ычкындырды. “Коръәнне бүгенге заман татар телендә чыгару ихтыяҗы бар. Хәзерге вакытта аның татар телендә берничә тәрҗемәсе бар, әмма алар бәхәсле. Ул халык тарафыннан хупланырга тиеш", дип әйтте Камил Самигуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG