Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надежда Савченко Украина әсирләрен яклап ачлык игълан итә


Надежда Савченко
Надежда Савченко

Надежда Савченко: "Көнчыгыш Украинада сугыш барган вакыт эчендә илдәге бер шоколад фабрикасы да патрон чыгару заводы итеп үзгәртелмәде".

Украина Югары Радасы депутаты Надежда Савченко Русиядәге һәм Донбасстагы Украина әсирләре азат ителгәнгә кадәр ачлык тотачагын белдерде. "Мин ул егетләр өчен халыкара кагыйдәләр нигезендә көрәшеп карадым. Хәзер инде үзем өчен көрәшкән кебек көрәшәчәкмен", дип белдерде Савченко.

Депутат Украина президентын һәм Саклану министрлыгын Донбасс низагын һаман хәл итә алмауда тәнкыйтьләде. "Безнең гаскәрләргә нишләргә кала соң? Аларда техника, хәрби кием юк дәрәҗәсендә – чүп-чар гына. Армия төптән үзгәрешләргә мохтаҗ", диде Савченко.

Аның сүзләренчә, хакимияттәгеләр көнчыгыш Украинада барган сугышны бизнеска әйләндереп бетергән. "Низаг дәвам иткән вакыт эчендә илдәге бер шоколад фабрикасы да патрон чыгару заводы итеп үзгәртелмәде", ди Савченко.

Савченко Русиядә сак астында булганда берничә мәртәбә ачлык тотты. Соңгы тапкыр ул 6 апрельдә коры ачлык игълан итте һәм ике атна тотты. Бу гамәлен ул Украинага кайтырга бер ай кала туктатты.

XS
SM
MD
LG