Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:51

Соңгы вакытларда Башкортстан җитәкчесен төрле мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә каты тәнкыйт утына тоту көчәйде.

Моның сәбәпләре байтак әлбәттә, әмма иң мөһиме – якынаеп килгән Русия Дәүләт Думасына сайлау дияргә нигез бар. Һәрхәлдә, федераль дәрәҗәдә үтүче һәр сайлау алдыннан, Хәмитовның оппонентлары аны пычрату эшенә тотыналар.

Хәмитовның дошманнарын шартлы рәвештә өч төркемгә бүләргә була. Беренчеләре – Башкортстан тәхетендә аны алыштырырга тырышучылар. Мәгълүмат чараларында төп дәгъвачы сыйфатында заманында Башкортстанның ул чактагы президенты Мортаза Рәхимов идарәсе башлыгы булган, әлеге вакытта Русия президентының эчке сәясәт идаралыгы җитәкче урынбасары булып эшләүче Радий Хәбиров искә алына.

Шулай ук, Рәхимов хакимлеге чорында Башкортстан хөкүмәтенең төзелеш өлкәсен җитәкләгән, ә бүген Русиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары булып эшләүче Хәмит Мәвлияровның амбицияләре Башкортстанның төп кәнәфиенә юнәлгән дип исәпләнә.

Һәм әлбәттә инде, 2014 елгы президент сайлауда ук Хәмитовка көндәш булырга тырышкан (ул вакытта аны президентлыкка кандидат итеп теркәмәделәр), Башкортстанның экс-премьеры, соңгы елларда “СГ-транс” ширкәте вице-президенты булган Раил Сарбаев һаман булса “ак атка” атланып Башкортстанның Ак йортына керергә хыяллана.

Раил Сарбаев

Раил Сарбаев

Әгәр алдагы ике шәхесне турыдан-туры Рөстәм Хәмитовка карата кара пиар-кампания ачтылар дип раслап булмаса, Сарбаев бу эшкә ныклап тотынды дияргә була. Шунысы мөһим – ул быел сентябрь аенда үтәчәк Дума сайлавында Сергей Миронов җитәкләгән “Гадел Русия” кандидаты буларак Башкортстандагы сайлауда катнашачак. Дума депутаты кәнәфие өчен көрәшен ул Хәмитов командасын булдыксызлыкта, күз буяу белән шөгыльләнүдә гаепләүдән башлады. Үзенең бөтен сайлау алды кампаниясен дә, Сарбаев Башкортстанның бүгенге җитәкчелеген сәнәккә элүгә нигезләячәк, мөгаен. Бу уңайдан, фейсбук челтәрендә оештырылган “Р.ХАМИТОВ :Слова и Дела.” төркемен искә алырга була.

Мортаза Рәхимов

Мортаза Рәхимов

Хәмитовка каршы эшли торган икенче төркемне Рәхимов исеме белән бәйлиләр. Алай гына да түгел – Хәмитов Ак йортка килгәч хакимият тагарагыннан читләштерелгән, Рәхимов чорындагы элекке башкорт түрәләренең кире югары кәнәфиләргә утырырга омтылулары белән дә бәйләргә була. Бу төркемнең финанс көче бар (бер Рәхимов җитәкләгән “Урал” хәйрия фонды гына ни тора!) һәм, иң мөһиме, Хәмитов командасы эчендә дә аларга теләктәшлектә булган башкорт түрәләре бар.

Өченче төркемне – республика башында фәкать этник башкорт булырга тиеш дип лаф оручы башкорт милли оешмалары вәкилләре тәшкил итә. Алар исәбенчә (алар бу турыда социаль челтәрләрдә ачык итеп белдерәләр), Хәмитов башкорт түгел, ә башкорт бүреге кияргә маташучы татар. Беренче ике төркемнән аермалы буларак, башкорт милләтчеләре Хәмитовка каршы кампанияне даими рәвештә алып бара: социаль челтәрләрдә, сайтларда Хәмитовны бертуктаусыз дигәндәй, дегеткә буяу бара. Моңа өстәп башкорт милләтчеләре даими рәвештә Русия җитәкчелегенә, Хәмитов башкортларны читкә тибә, республикада милләтара киеренкелек тудыра дигән эчтәлекле хатлар яудырып тора.

Хәмитовны, аның эшчәнлеген кара тәнкыйть утына тоту чарасы, кагыйдә буларак, федераль дәрәҗәдә үтә торган сайлаулар алдыннан көчәя һәм ул бер үк схема буенча бара

Гомумән алганда, Хәмитовны, аның эшчәнлеген кара тәнкыйть утына тоту чарасы, кагыйдә буларак, федераль дәрәҗәдә үтә торган сайлаулар алдыннан көчәя һәм ул бер үк схема буенча бара. Башта башкорт милләтчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, башкорт халкы исеменнән, Русия президентына Хәмитов өстеннән хатлар оештыралар. Шуннан соң, нинди дә булса мәгълүмат чарасында Башкортстанның экс-президенты Рәхимов республиканың гамәли башлыгы Хәмитовны булдыксызлыкта, хәтта, татар ягын каеруда гаепләп чыга. Шуннан соң инде, төрле сайтларда, социаль челтәрләрдә, оппозицион газетләрдә тәнкыйть давылы куба. Хәмитовны Мәскәү алып ташлый, яисә үзе китә дигән тезис тәкърарлана.

Әлеге тәнкыйть дулкыны да нәкъ шушы схема буенча кузгалды. Бер генә аерма – бүген инде Хәмитовны урыныннан алып ыргыталар дигән тезис түгел, ә ул үзе сентябрь сайлавыннан соң Русия Думасына депутат сыйфатында таячак дигән раслау яңгыратыла. Имеш, ул “Бердәм Русиянең” Башкортстандагы сайлау исемлеге башында тора, димәк... Шушы елның 21 июлендә дөнья күргән “Рөстәм хан тәхеттән ыргытылачак” дигән язмада исә Хәмитовның дошманнары аны төрлечә канун бозуда гаепләргә тырышалар.

Хәмитовның моның ише гаепләүләргә бик эче пошмый булса кирәк

Әйтергә кирәк, Хәмитовның моның ише гаепләүләргә бик эче пошмый булса кирәк. Һәрхәлдә аның оппонентларына республика мәглүмат чаралары аша җавап биргәне юк дияргә була. 2015 елның декабрендә “Профиль” дигән журналга интервьюсында Хәмитов шулай дигән иде:
“Әйе, республикада сәяси көрәш бара һәм бу нормаль күренеш. Мәгълүмат киңлеге үтә “тыгыз”. Миңа һөҗүм итә торган мәгълүмат чаралары, сайтлар бар. Мин аларның минем оппонентларым акчасына яшәгәнлекләрен беләм. Моңа тыныч карыйм – эшләсеннәр, беркемгә дә тыю юк...”. Һәм шунда ул үзенең оппонентлары дип, элек хакимияттә булган һәм бүген инде реванш алырга ниятләгән түрәләрне атый.
Аңа хәтле, 2014 елның җәендә, президент сайлау алдыннан, “Журфест” исемле журналистлар фестивалендә чыгыш ясаганда, Хәмитов: “Сез безне “типкәлисез” дә, “йонны да йолкыйсыз”, дигән иде. Әмма, дип дәвам иткән иде ул, “безнең йоныбыз күп – йолкып бетерә алмассыз, суыкта туңмабыз һәм тәнкыйтьтән аяктан егылмабыз”.

Мөгаен шулайдыр. Русия шартларында субъект башлыклары язмышын тәнкыйтьчеләр түгел, ә иң югары түрәнең ихтыяры хәл итә. Әмма, моңа карап кына оппонентлар кул кушырып, уфтанып кына ята алмый бит инде. Шуңа күрә Мәскәүгә әләк хатлары китә, сайтларда тәнкыйть давылы куба... Хакимият исә боларга бик игътибар итмичә, бар көчен федераль сайлауда кирәкле нәтиҗәләр алуга юнәлтә. Бу юлы да, мөгаен, шулай булыр. Эт өрә торыр, кәрван бара торыр.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG