Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:02

10 август Ижау шәһәрендә "Үзәк мәчет" ачылды. Мәчеттә балалар һәм өлкәннәр өчен дин сабаклары да укытылачак.

10 август Ижау шәһәре үзәгендәге Карл Маркс урамында мәчет ачылды. Шәһәр үзәге саналса да моннан 13 ел элек бу урында җимерек агач йорт, "Хит" дип аталган кафе, куаклар үскән чокыр, аеруча җәй айларында бу тирәгә сәрхушләр, сукбайлар җыела торган иде.

Мәчет янәшәсендә генә инглиз теле юнәлешендә эшләүче 25нче мәктәп урнашкан. Мәчет төзелеше башлангач та, әлеге мәктәпнең ата-аналары абруйлы мәктәп янында мәчет булуын хупламаган иде.

Мәктәп директоры Елена Вячтомова Азатлыкка мәчет ачылган көнне алга таба да бер-беребезгә комачауламыйча, уртак тел табып эшләрбез дип белдерде.

"Мәктәптә дә бик күп шау-шулы чаралар уздырыла. Без бергә кинәшләшеп эш иттек, төзелеш башлангач та, биредәге җирләрне чүп-чардан арындыру турында да, ике арада нинди койма буласын да килештек. Хәзер дә җәдвәлне бер-беребезгә комачаулык итмәслек итеп төзербез. Без бит толерант кешеләр, һәр кеше белән аралашырга әзер, безнең укучылар арасында күп кенә мөселманнар, аларның әти-әниләре диндә, шуңа да уртак тел табып эш итәрбез", ди Вячтомова.

Мәчет ачылышы тантанасында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин чыгыш ясый

Мәчет ачылышы тантанасында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин чыгыш ясый

Ижау һәм Удмуртия митрополиты Викторин: "Мәчет манарасыннан намазга чакырып яңгыраган азанга карашым бик яхшы", ди. Ул Азина урамындагы Җәмигъ мәчете янында яши икән. "Бакчамнан манаралар күренеп тора, азан тавышын ишетеп, торам да, үзебезчә гыйбәдәт кыла башлыйм", ди Викторин. Атакай бер зур җыенда да мәчеттән яңгыраган азан тавышы комачаулый дигән шикаять белдерүчегә: "Бүген сезгә мәчеттән азан, ә иртәгә чиркәүдән чаң сугу ошамас", дип каршы чыгыш ясавын да әйтте. Христианнар мәчет төзелешенә дә, аннан яңгыраган азан тавышына да каршы булмас дип ышаныч белдерә ул.

Мәчет янында торучы Анна Михайлова, кызыксынып, яңа гыйбәдәт бинасын күзәтеп йөрде. Ул инде бу төзелеш турында хәбәрдар. Шуңа да мөселманнар, аеруча яшьләр бүгенге заманда киң таралып киткән төрле начар эшләргә тартылмас, ә мәчеттә гыйбәдәт кылса яхшырак булыр дигән фикердә. Мөселманнарның биредә гыйбәдәт кылып, белем алуларын хуплый. Тик, үзләрен исламчылар дип йөрүче төрле юнәлештәге кешеләр генә булмасын дип йомгаклады сүзен.

Шушы районда яшәүче икенче бер ир-ат – Сергей, мәчет булсын, әмма азан тавышы көчле булырга тиеш түгел дигән фикердә. Икенче бер ханым "минем фикеремчә, гыйбәдәт йортлары торак районнардан бераз читтәрәк булса, хәерлерәк" диде.

Мәчет ачылышында катнашучы мөселманнар

Мәчет ачылышында катнашучы мөселманнар

Ә мөселманнар шәһәр үзәгендә мәчет ачылуын 13 ел көтте. 2003 елның августында буласы мәчет урынында беренче өмә үткәрелеп, намаз укылды һәм Удмуртия мөселманнары мөфтие Габдулла хәзрәт беренче казыкны да үзе каккан иде. Шушы вакыйгада катнашкан, өмәгә килүчеләргә чәй өстәле әзерләгән Рәкыя апа бүген бик шат. Инде сиксәнне тутырган, бу тарихи көнне күрермен дип уйламаган идем, күңелем шат дип күз яшьләрен дә яшермәде өлкән яшьтәге Рәкыя апа.

Рәкыя Сәйфуллина

Рәкыя Сәйфуллина

Тик бу көнне төзелешне башлап, аны әйдәп йөрүче, Удмуртия ТИҮнең элекке президенты Фнүн Мирзаянов кына күрә алмады. Ул быел гыйнвар аенда вафат булды. Мәчетне ачу тантанасында Мирзаяновка рәхмәт сүзләре чыгыш ясаучылар тарафыннан күп яңгырады. Фнүн Мирзаяновны мәчетнең имам хатыйбы Нәгыйм Каюмов та, ТИҮнең бүгенге җитәкчесе Илсур Миңнемуллин да, башка чыгыш ясаучылар искә алдылар.

Тантанада иман йортын сафка бастыруда күп тырышлык куйган Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт, мөфтинең беренче ярдәмчесе Нәфис Ихсанов һәм төзелешне башыннан алып азагына кадәр әйдәп барган, бүген "Үзәк мәчет"нең имам хатыйбы Нәгыйм Каюмовка "Бердәмлек" медале тапшырылды. Тантанада бүләкләр күп булды. Бердәмлек, дуслык турында чыгыш ясаучылардан да, тантанага килгән кешеләр тарафыннан да күп ишетелде. Удмурития Русиядә иң тыныч булган төбәк, биредә милләтара һәм динара дуслык хөкем сөрә, бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәгәндә барлык эшләр уң була", диде республика башлыгы Александр Соловьев.

Александр Соловьев (у) Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин (с) белән сөйләшә

Александр Соловьев (у) Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин (с) белән сөйләшә

Шәһәр хакимияте карары белән, мөселманнарга гыйбадәт йортына йөрү ансат булсын дип, трамвай тукталышы "Үзәк мәчет" каршына күчерелде. Бу тукталыш "Үзәк мәчет" дип атала башлады.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да мәчет ачылу тантанасына килгән иде. Ул, мәчетләр кешеләрнең рухи чистарынуында зур урын алып тора дип, мөселманнарны гыйбадәт кылырга өндәде.

Мәчет рәсми ачылмаса да, үткән ел ук анда ислам дине нигезләрен өйрәнергә йөрделәр. Быел тагын хатын-кызлар, ир-атлар һәм балалар төркемнәре булачак. Бүлмәләр дәресләр үткәрүгә җайлаштырылган, методик әсбаплар да, күп кенә китаплар да тупланган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG