Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:54

Казанда татар яшьләренең зур җыены булып үтте. Аны “форум” дип атадылар, “бөтендөньяныкы” дип белдерделәр, кыскасы, масштаб зур иде. Тугыз йөзләп катнашучы вәкил, ягъни делегат; бу сиңа уен-муен түгел! Читтән дә яхшы күренә: мондый олы җыенны үткәрү өчен күп көч салынган, шуңа да оештыручыларны яхшы сүз белән искә аласы килә.

Әлбәттә, Казанны андый җыеннар белән хәзер шаккатырып булмый. Әнә безнең яшьләр җыелып атна-ун көн үтмәде, информатика буенча халыкара олимпиада башланды. Анда катнашучыларның саны да шул чама, дип хәбәр иттеләр. Бүген Татарстан яшьләренең активы шул ук күләмдә Югары Осланда лагерь булып җыелган.

Форумда катнашучылар

Форумда катнашучылар

Ләкин татар яшьләренең милли форумга җыелуы безнең халык өчен дә, ә аңлаган кешегә республика өчен дә, аерым мәгънәгә ия. Татар яшьләре, бөтен дөньядан килеп, җиденче тапкыр шундый мәҗлескә җыела икән. Мин инде шактый өлкән кеше, беренче җыеннарны да күргән булды, шуңа күрә бүгенге татар яшьләрен моннан егерме ел элекке яшьтәшләре белән чагыштыра алам сыман.

Ркаил Зәйдулла татар яшьләре форумын күзәтә

Ркаил Зәйдулла татар яшьләре форумын күзәтә

Тарихта гадәткә кергән кагыйдә буенча, 20-25 ел эчендә бер буын икенчесе белән алмашына. Туксанынчы еллар эргәсеннән караганда бу форумга җыелучылар бөтенләй бүтән буын. Безнең, билгеле, өлкәнәйгән саен яшьләргә дәгъвабыз арта, мыжыкланып алардан зарлана башлыйбыз – мәгълүм нәрсә! Яшьләрнең әхлагы чамалы, өлкәннәрне хөрмәт итмиләр, ахырзаман булыр ахрысы, дип язып калдырган өч мең ел элек борынгы Мисырның дин әһеле. Аның бу зары төрле авызлардан гасырлар дәвамында кабатлана килә – ә заманың ахыры юк әле.

Әлбәттә, картайган саен үз ахырзаманың коточкыч тизлектә якынлаша, тик монда яшьләрнең һич катнашы юк.

Егерме ел элгәреге вәкилләр белән хәзергеләрне чагыштыруда хикмәт бар сыман

Әлеге җыеннарга иң милли җанлы яшьләребез киләдер, юкса аларны җыюның ни мәгънәсе бар? – шуңа егерме ел элгәреге вәкилләр белән хәзергеләрне чагыштыруда хикмәт бар сыман. Дөресен әйткәндә, әллә ни аерма күрмәдем. Яшьләр яшьләр инде! Күзләрендә дәрт, дәрманнары да бар кебек. Замана яшьләре. Теге вакытта, туксанынчы елларда диюем, милли энтузиазм ныграк сизелә иде анысы. Өмет бар иде. Ул хәзер дә бар инде, ансыз ничек яшисең? – тик артык бәләкәйләндеме соң... Аның каруы, матди байлыкларга нәфес үсте. Берни дә бөтенләй юкка чыкмый, аның урынына нидер пәйда була. Гадәти прагматизм безнең татар яшьләрен генә читләп узмас – кыл кыймылдатсаң да, миңа нинди файдасы аның дип яшәргә өйрәтәләр бит хәзер. Анысы бер хәл, кыл кыймылдатмыйча да рәхәт яшәү культы башка сеңдерелә. Телевизорны кабыз, интернетны ач – ну яшәп тә күрсәтә соң кешеләр! Аларның эшләгәне күренми, иркен виллаларда затлы җиһазлар арасында рәхәт чикәннәре, өч тиенлек драма кичергәннәре чәйнәп каптырыла – рәхим ит, кара, көнләш, шул тормышка омтыл!

Андый тормыш туйдыра икән, хәбәрләр тыңла, бүгенге сугышлар турында фильмнар кара – бөек һәм бүленмәс Рәсәй хакына патриотик хисләреңне камилләштер!

Бер Мамадыш малае Путин рәсеме төшкән футболка киеп форумга килгән.

Һәм андыйлар тагын булгандыр. Нигә аңа исегез китте? Туксанынчы елларда яшьләр Ельцин заманыныкы иде, хәзер Путинныкы!

Авызың кыек булганга көзгегә үпкәләмиләр

Милләт турында сүз күп булды анысы. Ул инде шулай гадәткә кергән. Иң популяры – татар телен гамәлгә ашыру хакында. Форум җитәкчесе Тәбрис Яруллин таләп иткәнчә, трибунадан бары тик татарча гына сөйләргә тиешләр иде. Әстерхан вәкиле Динара Мәҗитова урысчага күчкәч, Тәбрис үз таләбенең принципиаль булуын әйтте. Тик тегесенең аңа карап кына теле ачылмый бит инде... Өстәвенә Әстерханда чыга торган “Идел” газетының баш мөхәррире икән. Хәтерлисезме, заманында Г. Гомәри ачкан, С. Рәмиләр эшләгән басма? Өстәвенә Казан университетының юридик факультетында биш ел укыган. Тик анда аны бик шәп татарча язарга, бик шәп татарча укырга өйрәткәннәр, ә сөйләшергә – юк! Валлаһи газим, үзе шулай диде.

Форумда катнашучыларның иң кимендә яртысы татарча белми иде

Форумда катнашучыларның иң кимендә яртысы татарча белми иде. Белгәннәре дә татарча газета-журнал, китаплар укыганга охшамаган. Егерме-утыз кеше бардыр, әлбәттә, татар әдәбияты белән таныш булучылар, ләкин алар бу хәтле кеше арасында статистикага эләкми.

Урыс әдәбияты классикларының иҗаты белән таныш булмаган берәр татар баласын күрсәтегез миңа! Юк андый кеше.

Нәтиҗәне мин ясамыйм. Киресенчә, мин аңардан качам. Туксанынчы елларда милли бәйсезлек дип янып йөрүчеләрнең барысы да шундый халәттә түгелме соң? Сәхнәдә уен дәвам итә, ә залда инде беркем дә калмаган.

Югары мөнбәргә чыккан түрә-кара хәзер татар телен гаиләдә саклап калырга чакыра. Күрәсең, милли телләрдә укытуны туктатырга җирлек әзерлиләр.

Татар яшьләре форумында Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясый

Татар яшьләре форумында Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясый

Пленар утырышта Фәрит Мөхәммәтшин да гаиләдә телне саклауның мөһимлеген, өйдән бер сүз татарча белми килгән баланы бакча гына, мәктәп кенә көйгә китерә алмавын сөйләде. Тик нигә шундый хәлгә калган соң татар баласы? Егерменче гасыр дәвамында дәүләт тарафыннан урыслаштыру сәясәте алып барганга түгелме? Баланың ата-анасы гына түгел, әби-бабасы да татарча белми икән, гаиләдә татар телен саклау турында нинди сүз булырга мөмкин? Димәк, дәүләт үзенең яман сәясәтен үзе үк төзәтергә дә тиеш. Ягъни татар телен белергә ихтыяҗны дәүләт кенә тудыра ала. Үле иврит телен дәүләт теленә әверелдергән Израилне искә алыгыз. Инде юкка чыгып барган валли телен гамәлгә кайтарган Уэлс хөкүмәтенең бүгенге эшчәнлеген хәтерләгез. Янымда Дамир Шәйхетдин дигән егет шул фикерләрен әйтергә бик кыбырсынып утырды. Сүз сорап форум җитәкчесенә язу да җибәрде. “Нигә сорап торасың, чык та әйт, яшь кешегә килешә ул,” дип үземчә киңәш бирдем мин.

Янып торган яшьләрне яратам. Тик егет артык интеллигент булып чыкты. Без беренче рәттә утыра идек, президиум шактый ерак, пышылдап кына сөйләшүебез анда ук ишетелерлек түгел...

Әмма – шайтан алгыры! – хәзер шундый заман, күрәсең, өстәгеләр оста, технологияләр камил: Тәбрис Яруллин ниндидер ишарә ясарга да өлгермәде – еракка китәр бу егет! – трибунага илтәр юл өстенә бер кыз белән егет чыгып та басты.

Тәбрис Яруллин

Тәбрис Яруллин

Тәбриснең ризалыгыннан башка анда беркемне дә үткәрмәселәре тәвәккәл йөзләреннән ачык күренә. Ленин мавзолеен саклаган ике солдат кебек басып торалар, якын килергә куркыныч. Милли киемнән иде алар үзләре: егетнең башында түбәтәй, кызның аягында читек, икесенең дә өстендә милли камзул... Тик, иманым камил, камзул астыннан теге футболканы киеп куйганнар иде.

Ркаил Зәйдулла, язучы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG